Үзән
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 гыйнвар , 11:21

Янә суыта

-34 градуска җитәчәк, диләр. 

Янә суыта
Янә суыта

Салкыннардан соң бераз җылыткан иде. Озакка түгел, ахрысы. Синоптиклар фаразлавынча, алдагы көннәрдә янә суытачак.

Бүген, 12 гыйнварда, кар явачак, кайсыбер районнарда буран булачак. Җил дә шактый көчле исәчәк. Һава температурасы көндез -5, -10 градус тирәсе булачак.

Шимбә, 13 гыйнварда, шулай ук кар явуы көтелә. Төнен термометр баганалары -20, -25, аязытканда -30 градуска төшәчәк, көндез -19, -24 градус булачак.

Якшәмбе, 14 гыйнварда да, бераз кар явачак. Һава температурасы төнен -24, -29 градуска, аязытканда -34 градуска кадәр җитәчәк. Көндез -18, -23 градус салкын фаразлана.

"Өмет" сайтыннан алынды.

Фото авторы Гөлчәчәк Әсәдуллина.

Янә суыта
Янә суыта
Автор:Гульчачак Асадуллина
Читайте нас: