Үзән
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл биләмәләрендә
16 гыйнвар , 13:01

МТЗ-82 тракторы өчен тавыш бирделәр

12 гыйнварда Үтәгән авылында Урындагы башлангычларны хуплау программасында катнашу буенча йомгаклау җыелышы булды.

МТЗ-82 тракторы өчен тавыш бирделәр
МТЗ-82 тракторы өчен тавыш бирделәр

Әлеге программа конкурс нигезендә территорияне төзекләндерүгә юнәлтелгән проектларны гамәлгә ашыруга республика бюджетыннан субсидияләр бирүне күз уңында тота. Шул ук вакытта биләмәләрдә проектларны сайлап алу һәм гамәлгә ашыру халыкның актив катнашлыгында тормышка ашырыла. Ягъни авыл халкы әлеге проект буенча иң өстенлекле проблеманы хәл итүне үзе билгели.

Үтәгән авылы халкы әлеге конкурста катнашу өчен тавыш бирде һәм беренче чираттагы проблемаларны ачыклады. Балалар өчен уен мәйданчыгы төзергә һәм тагылмалы МТЗ-82 тракторын сатып алырга тәкъдим ителде. Аннары бертавыштан МТЗ-82 тракторы кирәк, дигән карарга килде.

Тавыш бирү юлы белән авылның актив кешеләре – Диларә Ходайголова, Сабит Батыров, Нәзифә Бикколова, Сәгыйть Сөләйманов, Динар Батталовтан торган инициатив төркем төзелде.

Үтәгән авылы халкының бу проект белән Урындагы башлангычларны хуплау программасында җиңүләрен телибез.

Гөлчәчәк Әсәдуллина.

Автор фотосы.

 

МТЗ-82 тракторы өчен тавыш бирделәр
МТЗ-82 тракторы өчен тавыш бирделәр
Автор:Гульчачак Асадуллина
Читайте нас: