Үзән
+6 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Авыл биләмәләрендә
6 февраль , 16:11

Авыл зиратын ремонтлау

Прибельский авыл биләмәсенең Сарт-Науруз авылы халкы Урындагы башлангычларны хуплау парограммасында катнашырга карар иттеләр. 

Авыл зиратын ремонтлау
Авыл зиратын ремонтлау

2023 елның 25 декабрендә һәм 2024 елның 11 гыйнварында алдан, ә агымдагы елның 12 гыйнварында йомгаклау җыелышлары үткәрелде. Аны Прибельский авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Наталья Анатольевна Суркова ачты. Җыелучылар җыелышның рәисен һәм секретарен, шулай ук исәп комиссиясен сайладылар.

- Сарт-Науруз авылы Урындагы башлангычларну хуплау программасында катнашу инициативасы белән чыкты. Программа  конкурс нигезендә республика бюджетыннан территорияләрне төзекләндерүгә юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыруга субсидияләр бүлеп бирүне күз уңында тота, - диде Наталья Анатольевна.

Җыелышта катнашучылар бертавыштан Урындагы башлангычларны хуплау программасында катнашу өчен тавыш бирделәр. Сарт-Науруз  авылы халкы берләшеп, күпчелек тавыш белән программада катнашу өчен авыл зиратын коймалау проектын сайлады.

Проект җиңгән очракта, бу сумманың 11 проценты халыктан җыячаклар. Моннан тыш, иганәчеләр дә ярдәм күрсәтәчәк. Сәйфетдинов Рамзил Вәсим улы, Мортазина Рәмилә Хаҗигали кызы, Әрдәширова Гөлнара Зөлфәт кызы, Ракимов Рәлиф Сөләйман улы, Котлыяров Салих Ягафәр улы, Яхшыголов Флюр Рәхимҗан улы, Котлыяров Мөнир Мәкъсут улыннан торган инициатив төркем төзелде. 

Артып калган очракта, акчаны чүп-чар өчен контейнер алуга һәм урнаштыруга тотынылачак. 

Елена ЯНТУРАЕВА.

Авыл зиратын ремонтлау
Авыл зиратын ремонтлау
Автор:Гульчачак Асадуллина
Читайте нас: