Үзән
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бәйрәм кайтавазы
15 июнь 2023, 16:20

Җәй айлары бигрәк ямьле Сабантуйлары белән

Үткән атнада Таусеңер акланында йолага әверелгән Сабантуй бәйрәме үткәрелде. 

Җәй айлары бигрәк ямьле Сабантуйлары белән
Җәй айлары бигрәк ямьле Сабантуйлары белән

Кунаклар, рәхим итегез!

Рәсми делегацияне кырмыскалылар икмәк-тоз белән каршы алдылар. Бәйрәм кунаклары арасында Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов, БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Рушанна Бабич, режиссер Булат Йосыпов, БР эшкуарларының волонтерлык штабы рәисе Тимергали Уразгулов, актриса һәм телевидение тапшыруларын алып баручысы Юлия Краснова, “Башпотребсоюз” идарәсе рәисе Венер Ильясов, “Көнчыгыш – Көнбатыш” офтальмология буенча халыкара конференциядә катнашучылар һәм башкалар бар иде.

Изге йола буенча, рәсми делегация милли ихаталарны карап йөреде. Мәсәлән, Ирек Хәйривар улы һәм Альфир Фәрхәт улы татар балалары белән сөйләштеләр һәм аларга туган телләрен өйрәнүдә уңышлар теләделәр. Чуваш ихатасында кунакларны халык бизәнү әйберләре күргәзмәсе кызыксындырды. Рус ихатасында кунаклар маскировка челтәрләрен ничек үрүләрен күрделәр һәм үзләре дә катнаштылар.

Прибельский модельле мәдәният йорты вәкилләре кунакларга сугышчыларның туган яктан туфрак салып, махсус хәрби операциягә үзләре белән алып китү өчен капчыклар тегүләрен күрсәттеләр.

- Элек сугышчылар бөти урынына туган яктан бер өч туфрак алып киткәннәр. Без дә моның өчен махсус капчыклар тегәргә булдык. Махсус хәрби операция зонасындагы ир-егетләр өчен оештырылган бу тәүге генә акция түгел. Без аларга балаларның рәсемнәрен һәм открыткалар җибәрдек. Ә Пасха бәйрәмендә тартмаларга куличлар һәм тәм-томнар салдык, - дип сөйләде Екатерина Кадынцева.

Ихаталарда алар җырладылар, кунакларны биергә чакырдылар, шулай ук тәмле милли ризыклар һәм эчемлекләр белән сыйладылар.

Безнең Сабантуйда актриса, телевидение тапшыруларын алып баручысы, блогер Юлия Краснова да булды.

- Балачак хыялым тормышка ашты - гомеремдә беренче тапкыр Сабантуйга килдем. Мондый зур һәм якты күренешне беркайчан да күргәнем юк иде. Әйтерсең, мин әкият дөньясына эләктем. 

Биредә милли ашлар һәм көнкүреш әйберләре белән бизәлгән тирмәләр, бию һәм вокал программалар, конкурслар, спорт ярышлары – барсы да бар. Район халкының бердәмлеге һәм ачыклыгы аеруча сөендерде. Мондый бәйрәмнәр халыкны берләштерә, көндәлек хәстәрлекләрдән арынырга булышлык итә. Бу көн республикабызда яшәүче талантлы, һәм үзенчәлекле кешеләрне берләштерүче Халыклар бердәмлеге бәйрәме буларак исемдә калачак, - дип уртаклашты Юлия Краснова.

 

Күз явын алырлык күргәзмәләр 

Быел кунаклар өчен җәядән ату, таш ыргыту мәйданчыклары, хәрби Дан музееның күргәзмә зонасы, эзләү отрядлары экспозициясе эшләде. М.М.Шәйморатов исемендәге “Йолдыз” хәрби-патриотик клубы җитәкчесе Зәки Әхмәт улы Бикбаев рәсми делегация вәкилләренә мәктәп укучыларының Ленинград өлкәсендәге сугыш урыннарында эзләнүләр үткәрүләре турында сөйләде, шулай ук балалар тапкан артефактларны күрсәтте.

Сабантуйда “Һөнәрлеләр кибете” зур сорау белән файдаланды.  Монда осталар үз эшләрен тәкъдим иттеләр. Кырмыскалы авылыннан Дмитриевлар гаиләсе кебек, кайберләре күңеләренә якын иҗат белән шөгыльләнә.

- Кызым Оливия стикерлар, улым Ярослав минем белән бергә кулдан шәмнәр ясый башлады. Шулай ук мин язган картиналар һәм кулдан эшләнгән чәч өчен аксессуарлар - резинкалар, яулыклар, ободоклар алып килдек. Шулай ук ирем тимердән чүкеп ясалган әйберләр - чәчкә агачы, игегалларын бизәү өчен кирәк-яраклар, мангал тәкъдим итә, - диде Людмила Дмитриева.

Ибраһим авылыннан Рәмил Галиев өчен иҗат - агачтан төрле әйберләр ясау. Ул озак еллар буенна мәктәптә рәсем төшерү һәм сызым укытучысы булып эшләгән. Ә хәзер агачтан төрле скульптуралар уеп, рәсемнәр ясау белән мавыга.

Ә менә Радмир һәм Алина Исламовлар “Стендмастер” компаниясен тәкъдим иттеләр. Алар сувенир продукциясе җитештерәләр, ул безнең районда гына түгел, аннан читтә дә зур сорау белән файдалана.

Матбугатка язылу декадасы

Матбугат декадасы чикләрендә, теләге булганнар “Үзән”, “Кармаскалинская новь” һәм “Даирә” гәзитләре редакциясе тарафыннан оештырган акциядә гәзитләргә языла алды. Бу акция күптән түгел Уфада узган “Китап-байрам” китап күргәзмәсендә старт алды. Республика башлыгы Радий Хәбиров махсус хәрби операциядә катнашучының гаиләсен район басмасына яздырды һәм эстафетаны башка активистларга тапшырды. Безнең районда акцияне Тимергали Уразгулов һәм Юлия Краснова башлап җибәрде.

- Район гәзитләре мөхәррире Ринат Шәйбәков миңа “Матбугатка яздыру” акциясе эстафетасын тапшырды. Безнең гәзит-журналларны кызыксынып укыйм, шуңа күрә моны зур теләк белән кабул итеп алдым. Шартлар буенча махсус хәрби операциядә катнашучының гаиләсе өчен яраткан басмасына яздырырга һәм эстафетаны ике катнашучыга тапшырырга кирәк. Мин редакциягә кереп, “Даирә” гәзитенә язылдым, - диде Тимергали Рәлис улы.

Сабантуйда ул эстафетаны район хакимияте Альфир Сабировка тапшырды. Ә Альфир Фәрхәт улы - Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтовка, шулай ук районның кулланучылар җәмгыяте советы рәисе Рәвис Хаҗиевка тапшырды. Алар шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә яздырдылар. Акциягә Сабантуйның башка кунаклары, шул исәптән режиссер Булат Йосыпов һәм актриса Рушана Бабич та кушылды.

Алдынгыларга – бүләкләр

Быелгы бәйрәм Русиядә “Педагог һәм остаз елы” һәм Башкортстан Республикасында “Кече Ватан өчен файдалы эшләр елы”на багышланды.

Сабантуй флагын күтәрү хокукы механизаторлар арасында язгы кыр эшләре нәтиҗәләре буенча район ярышларында – “Артемида” токымчылык хуҗалыгыннан Андриян Григорьев һәм Вячеслав Павловка һәм “Уңыш” җәмгыятеннән Винер Исрафиловка бирелде. Бәйрәмне БР Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгытов ачты.

- Сабантуй чәчү кампаниясенең тәмамлануын белдерә. Бүген нәтиҗә ясау, казанышларыбызны билгеләү һәм яңа бурычлар кую өчен сәбәп бар. Чикләүләргә карамастан, без икътисадый һәм социаль тотрыклылыкны тәэмин итә алдык, тормыш сыйфатын киметүгә юл куймадык һәм бүген дә хезмәт базарын саклап калабыз, кешеләргә эш табарга ярдәм итәбез, бизнесны хуплыйбыз. Әмма агросәнәгать комплексын үстерүгә аерым игътибар бирүне дәвам итәбез, – диде Ирек Хәйривар улы, кырмыскалыларны бәйрәм белән котлап.

Муниципаль район хакимияте башлыгы Альфир Сабиров авыл эшчәннәренә рәхмәт белдерде һәм барысына да ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек теләде.

- Язгы басу эшләренең тәмамлануы – районыбыз тормышында мөһим вакыйга. Изге йола буенча, без аны халык бәйрәме дип атыйбыз, ул күптән көтелгән вакыйга булган һәм булып кала. Бүген барыбызны да бәрәкәтле Кырмыскалы җире үзенә җыйды. Хезмәт кешеләре, басу эшәчәннәре булмаса, мондый бәйрәм булмас иде. Без аларга рәхмәт әйтәбез. Безнең хуҗалыклар 48 мең гектардан артык мәйданда сабан культуралары чәчтеләр. Уҗым культуралары белән бергә 68 мең гектардан артык мәйданда чәчелде, 9 000 тоннага якын минераль ашлама кертелде. Бу югары уңышка өмет бирә, – дип билгеләп үтте Альфир Фәрхәт улы.  

Аннары авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү алдынгыларына бүләкләр тапшырдылар. Предприятиеләр һәм алдынгы эшчәннәр дипломнар һәм акчалата премияләр, кыйммәтле бүләкләргә лаек булды. Шулай, “Эшендә ирешкән уңышлары, югары һөнәри осталыгы өчен” – “Артемида” токымчылык хуҗалыгыннан - Ришат Абдиев, Светлана Каргина һәм Сергей Кузьмин; “Гәрәев” крестьян-фермер хуҗалыгыннан - Мидхәт Гәрәев; “Уңыш” җәмгыятеннән - Владимир Зеленин һәм Николай Яковлев; “Кырмыскалы” кулланучылар җәмгыятеннән Валентина Сандакова бүләкләнде. 

Эшендә ирешкән уңышлары, югары һөнәри осталыгы өчен “Кырмыскалы – Сәвәләй” авыл хуҗалыгы эшкәртү һәм сату кооперативының ярымфабрикатлар цехы начальнигы Фларида  Кужеевага БР Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.

Эштә ирешкән уңышлары, югары һөнәри осталыклары өчен РФ агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре профсоюзының Башкортстан республика оешмасы Мактау грамоталары белән “Артемида” токымчылык хуҗалыгының ашлык эшкәртү аппаратчысы, бухгалтер һәм ясалма орлыкландыру буенча оператор Валерий Семенов, Олеся Мусина һәм Милана Пожидаева бүләкләнде.

Күрсәткән батырлыгы, кыюлыгы өчен Константиновка авылыннан К. Артемга “Батырлык өчен” медале тапшырылды. 

Районның иҗтимагый тормышында актив катнашканы, муниципаль берәмлекнең социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш керткәне, патриотик эше өчен Рәмил Әминев (Кормаев крестьян-фермер хуҗалыгы), Николай Андреев (Суык-Чишмә авылы), Юрий Ночевкин (“Урал-Тау” җәмгыяте), Рамазан Шәймәрдановка (Иске Бабич авылы) БР Хөкүмәтенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Актив гражданлык позициясе, махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм җыюда үз теләкләре белән ярдәм күрсәткәннәре өчен Кабак авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Руслан Әюпов, Илтуган авылыннан Рәфит Килдеяров, “Кармет” җәмгыяте директоры Дамир Насыйров БР Хөкүмәтенең Рәхмәт хатларына лаек булды.

Николаевка авылыннан Зәлия Авгонова “Ана даны” медале белән бүләкләнде. Зәлия Абдулхак кызы тормыш иптәше белән җиде бала тәрбияли.

Мәдәният өлкәсе хезмәткәрләре дә читтә калмады. Мәсәлән, мәдәният өлкәсендә күпьеллык намуслы хезмәте өчен БР Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы Кырмыскалы Балалар сәнгать мәктәбе директоры Хәниф Батталовка тапшырылды. “Далан” үрнәкле хореография ансамбле җитәкчесе Артур Юлыевка “БРның атказанган мәдәният хезмәткәре” исеме бирелде. Ә Прибельский авыл мәдәният йортының үзешчән сәнгать коллективы җитәкчесе Гөлнара Мирәсова БР Дәүләт Җыелышы - Корылтай рәисе Константин Толкачевның Рәхмәт хатына лаек булды.

Районның агросәнәгать комплексы хуҗалыклары һәм предприятиеләре арасында Ришат Мифтахов һәм Фәнис Галиәхмәтов җитәкчелегендәге крестьян-фермер хуҗалыклары иң яхшысы дип танылды. Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында “Артемида” токымчылык хуҗалыгы һәм “Уңыш” җәмгыяте җиңүче исеменә лаек булдылар.

Йола буенча, Сабантуйда районыбызның социаль-икътисадый  үсешенә лаеклы өлеш керткән лаеклы кешеләренә “Районның почетлы гражданины” исеме бирелә. Быел бу мактаулы исемгә район кулланучылар җәмгыяте идарәсе рәисе Рәвис Хаҗиев лаек булды. Бу вазыйфаны Рәвис Әбүзәр улы 20 елдан артык башкара. Бу вакыт эчендә предприятие алдынгы урынга чыкты. Бүген дә үсешүен дәвам итә һәм районның икътисадый иминлегенә өлеш кертә.

“Финанс Меркурий Маркет Групп” компаниясе идарәсе рәисе, Русия һәм Башкортостан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, туган якны өйрәнүче, Кырмыскалы районының почетлы гражданы Айрат Сөләйманов “Атайсал” проектында актив катнашканы, кече Ватанга ярдәм күрсәткәне өчен район хакимиятенең Рәхмәт хатын алды. Айрат Мөдәрис улы, үз чиратында, Бозаяз урта мәктәбенә, “Виктория” балалар спорт-сәламәтләндерү лагерына һәм Бозаяз авыл Советы авыл биләмәсе хакимиятенә сертификатлар тапшырды.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар конвой җыюда ярдәм күрсәткәне шәхси эшкуар, волонтер, Башкортстан Республикасы эшкуарларының Волонтерлар штабы җитәкчесе Тимергали Уразгулов, БСТ телевидениесенең алып баручысы, волонтер Юлия Краснова, Кырмыскалы авылында яшәүче Тимерҗан Дәүләтшин һәм волонтер, “Лидер” җәмгыяте белгече Ирина Давыдовага район хакимиятенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Язгы басу эшләрендә ирешкән уңышлары, югары һөнәри осталыклары өчен Рәмил Әминов (“Уңыш” җәмгыяте), Илдар Әхмәдиев (119нчы Уфа ат заводы), Алексей Долбин (“Артемида” токымчылык хуҗалыгы), Илнур Ишемгулов (Э.Р.Кормаев), Рәиф Халитов (Р.Р.Халитов крестьян-фермер хуҗалыгы) муниципаль район Советының Мактау грамоталарына лаек булдылар.

Күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен “Артемида” токымчылык хуҗалыгыннан - Ришат Акбашев, Рәмзил Әхмәдуллин һәм Фидаил Бәхтияров; “Уңыш” җәмгыятеннән - Айнур Мәхмүтов, Шамил Рәхимов, Радмир Хафизов; “119нчы Уфа ат заводы”ннан - Риф Моратов, шулай ук водительләр - Азат Биккузин (Э.Р.Кормаев крестьян-фермер хуҗалыгы), Борис Волков (“Уңыш” җәмгыяте), “Р.Р.Йөзлекбаев крестьян-фермер хуҗалыгы” җитәкчесе Филүс Гайнуллин, Зәбир Сәхипгәршев (“Уңыш” җәмгыяте) муниципаль район Хакимияте башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Район тарихын саклауда һәм йорт музеен булдыруда зур өлеш керткәне өчен Рәмил Атнаголов муниципаль район хакимиятенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. 

Сабантуйда шулай ук Мөхәмәтсәлим Өметбаев премиясе тапшырылды. Ул Ибраһим авылыннан Рәмил Галиевка бирелде. Узган елда ул үз куллары белән “Фронттан кайту” скульптурасын ясаган. Ә бүген ул Ибраһим авылының Җиңү паркын бизи. Рәмил Равил улы - туган ягын бизәргә, районны данларга гына түгел, ә милләтнең абруен күтәрергә дә тырышучы кешеләрнең берсе. Шулай ук Яңа Кыешкы авылыннан Риф Йөзлекбаев та бу премиягә лаек булды. 2003 елда аның “Кайту” дип исемләнгән тәүге китабы дөнья күрә. Ә бүген аның 12 басмасы басылган. Риф Хаҗиәхмәт улының әсәрләре “Агидел”, “Шоңкар” һәм “Толпар” журналларында басыла. Аның шигырьләренә 20ләп җыр язылган.

Бу көнне шулай ук “Иң төзек биләмә” район конкурсына йомгак ясалды. Комиссия карары буенча Сарт-Чишмә авылыннан Мингалиевлар гаиләсе - өченче, Сихон авылыннан Дмитрий һәм Елена Андреевлар – икенче урынга лаек булды. Ефремкино авылыннан Олег һәм Наталья Васильевларның йорты җиңүче дип танылды.

Илмир Әминев - җиңүче!

Әлбәттә, һәр Сабантуйның иң күңеллесе - ат чабышлары. Бу мавыктыргыч тамашаны карарга бик күп кеше җыелды. Йөзләгән халык сыйбайлыларны күзәтеп һәм аларны дәртләндереп тордылар.

Ат чабышлары, “Атларыгызны җигегез, егетләр!” конкурсыннан башланып китте. Беренче карашка бу гади кебек, әмма моны бик тиз башкарырга, шуннан соң ат белән бер әйләнеп киләргә кирәк. Нәтиҗәдә, Константиновка авылыннан Рәмил Габитов җиңүче дип танылды.

Быел ат чабышларында үз көчләрен сынаучылардан тыш, яңа спортчылар да катнашты. Ярышта өч тапкыр урап чыгарга кирәк иде. Ярыш нәтиҗәләре буенча финиш сызыгын беренче булып Илмир Әминев узды.

Юл хәрәкәте кагыйдәләре 

Сабантуй бәйрәмендә юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белемнәрен сынап карарга да мөмкин иде. Бу мөмкинлектән тәҗрибәле шоферлар да, яңа башлаучылар да кулланды. Катнашучыларга тестларны чишәргә һәм 20 сорауга җавап бирү бурычы куелды.  

- Конкурста катнашу юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшерергә мөмкинлек бирде. Оештыручыларга рәхмәт, кызыклы булды, - дип билгеләп үтте конкурста катнашып, җиңү яулаучыларның берсе – Карлыман авылыннан Гаяз Заманов.

“Фигуралы йөртү” конкурсы нәтиҗәләре буенча Айдар Әхтәмов – беренче, Рөстәм Мостафин – икенче һәм Радмир Айбулатов өченче урын алды.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен иң яхшы белүче дип Әхмәт Хафизов танылды, Гаяз Заманов - икенче, Генрих Кашхчян өченче булды.  

“Шифалы үләннәр” һәм “Арт-объектлар”

Таусеңер акланында Сабантуй чикләрендә “Чыңла, чалгы” республика фольклор бәйрәме дә бик күңелле үтте. Анда республиканың Иглин, Көергәзе, Кушнаренко, Архангель һәм Дәүләкән районнары вәкилләре катнашты. Бәйрәм кунакларын такыя үрү, “Шифалы үләннәр”, “АКлан байлыклары” һәм “Арт-объектлар” бәйгеләре көтте.

Сабантуйга кергән урында ук беренче рәтләрдә шифалы үләннәр җыючылар урнашкан. Алар жюри әгъзаларына “Шифалы үләннәр” конкурсында кеше сәламәтлеге өчен кирәкле күп санлы файдалы үсемлекләрне тәкъдим иттеләр. Дәүләкән районыннан – Рәйзә Әхмәтрәхимова -  беренче, Прибельский авыл биләмәсеннән – Рәсимә Шведкова – икенче һәм Кабак авыл биләмәсеннән Лена Мостафина өченче дәрәҗә лауреат исемнәре бирелде.

“Табигать байлыклары” конкурсында катнашучылар кыр шартларында үз милли сыйларын әзерләде. Иглин районыннан - Шәмсетдинова Фәгыйлә Мәгафур кызы – беренче, Дәүләкән районыннан - Хәмәдиева Зәлия Мансур кызы – икенче һәм Ефремкино авыл биләмәсеннән Дмитриева Тамара Николаевна өченче дәрәҗә лауреат булдылар.

“Арт-объектлар” сәнгать конкурсы осталарының эшләре дә зур кызыксыну уятты. Анда районның балалар бакчалары һәм гомуми белем бирү учреждениеләре катнашты. Печән һәм саламнан ясалган төрле фигуралар тамашачыларның берсен дә битараф калдырмады.

Бәйрәм кунакларын Кырмыскалы авылының 1нче балалар бакчасы ясаган мультфильм персонажлары каршы алды. Кабак авылының “Каенкай” балалар бакчасы жюри хөкеменә “Кабак паровозы”н, Сихон авылының “Тирәккәй” балалар бакчасы “Чебиләрен иярткән тавык” фигураларын тәкъдим итте. Ә Сәвәләй, Суык-Чишмә һәм Подлуб мәктәпләре хәрби тематиканы сайлаган. Сәвәләйлеләр солдатлар белән блиндаж, суыкчишмәлеләр танк, ә подлубовлылар авыл тормышын, улларын сугыштан көтеп торган әти-әнисен ясаганнар.

- Ихатага умарталар, кое куйдык. Махсус хәрби операциягә багышладык. Хәтер тактасын, һәлак булган ир-егетләрнең фотоларын  урнаштырдык. Шулай ук үз арт-объектларында быелгы төп темаларны – “Педагог һәм остаз елы” һәм “Атайсал” проектын чагылдырырга тырыштык, - дип уртаклашты Подлуб мәктәбе директоры Гөлгенә Кәлимуллина.

Әлеге конкурста I дәрәҗә лауреат дип Алия Федорова (Подлуб мәктәбе), II дәрәҗә - Рамазан Шәймәрданов (Иске Бәбеч авыл советы), III дәрәҗә - Виктория Сәхипова (Константиновка авылының “Кояшкай” балалар бакчасы) танылды.

Арт-объектлар, иҗат мәйданчыклар янында кызлар үз куллары белән кыр чәчәкләреннән ясалган “баш киемнәре”н күрсәттеләр. Аларның берсе - Дәүләкән районыннан Людмила Егорова “Рассвет” авылының район мәдәният йортында эшли.

- Без Кырмыскалы районына беренче тапкыр гына кунакка килмибез. Ике ел элек “Чыңла, чалгы!” бәйрәмендә катнашкан идек. Быелгы чара шактый чагурак һәм зуррак оештырылган. Мондый бәйрәмдә катнаша алуыма бик шатмыйн. Мин үзем өчен яңа нәрсәләр өйрәнергә һәм башка районнардагы кешеләр белән танышырга, аралашырга яратам. Чараны оештыручыларга чакырулары өчен рәхмәт, – дип уртаклашты Людмила Владимировна.

“Чыңла чалгы!” 

Бу конкурста ир-егетләр генә түгел, хатын-кызлар да теләп катнашты. Ярышлар башланыр алдыннан үз көчләрен БР Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов һәм район хакимияте башлыгы Альфир Сабиров сынап карады.

Ә аннан соң авыл Советларының иң яхшы печән чабучылары рәтләргә тезелеп үз осталыкларын күрсәттеләр. Биредә вакыт кына түгел, чабылган печәннең сыйфаты һәм биеклеге дә бәяләнде.

Конкурс нәтиҗәләре буенча ир-егетләр арасында Риф Фәйзуллин (Кабак авыл Советы), Рафил Гафаров (Прибельский авыл советы), Рөстәм Фәтхуллин (Николаевка авыл советы); ә хатын-кызлар арасында Рәзифә Арсланова (Яңа Кыешкы авыл Советы), Ләйсән Абдуллина (Иске Бәбеч авыл советы), Алевтина Максимова (Ефремкино авыл Советы) җиңү яуладылар.

Риф Фәйзуллин әлеге конкурста беренче тапкыр катнаша.  

- Печән чабарга балачактан ук өйрәндем. Һәр ел саен әти-әнигә ярдәмләшә идем. Ихата тулы мал-туар, аларны ашатырга кирәк. Әле генә ул печән хәзерләү авыр түгел, күбесен техника эшли. Беркем дә кул чалгысы белән чабып йөрми диярлек, – диде Кабак авыл Советыннан Риф Рифгат улы.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, беренче тапкыр печән чабу буенча фольклор бәйрәме 2014 елда уздырылган иде һәм ул районыбызның бренд чарасына әверелде. Чара җиңүчеләргә бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.

Тизрәк, югарырак, көчлерәк

Сабантуйда спорт ярышлары программасы һәрвакыт мавыктыргыч үтә. Милли көрәш буенча җиңүчегә батыр дип таныла һәм төп бүләк – сарык белән бүләкләнә.

65 килограмм авырлык категориясендә беренче урынны Радмир Галиәкбәров (Кырмыскалы авылы), икенче урынны Динар Гыйрфанов, өченче урынны Артур Хәйретдинов (Кырмыскалы авылы) яулады. 70 килограмм авырлык категориясендә беренче урынга – Иоанн Дедушкин (Прибельский авылы), икенче урынга - Рафил Гафаров (Иске Бәбеч авылы), өченче урынга - Айдар Кашапов (Прибельский авылы) лаек булды. 90 килограмм авырлык категориясендә беренче урын - Данил Калмык (Яңа Кыешкы авылы), икенче урын - Динар Закиров (Уфа шәһәре), өченче урын – Азат Абдуллинда (Прибельский авылы). 90 килограммнан артык категориясендә Илдар Моратов (Стәрлебаш районы) - беренче, Азат Бикташев (Төкен авылы) – икенче һәм Илшат Хәбибуллин (Авыргазы районы) өченче урында.

Шулай ук гер һәм штанга күтәрү, кул көрәше буенча ярышлар үткәрелде. Ә менә колгага менү – бәйрәм кунакларының иң яраткан спорт сынауларының берсе булгандыр. Бүләк шома колга башына беркетелгән. Ярышта катнашучылар аңа менеп, бүләкне алып төшәргә тиеш иде. Бу тәү караганда гына җиңел кебек тоела, ләкин анда үрмәләү бер дә җиңел түгел. Баганага менү өчен Шәйморат авылыннан Рәлиф Хисмәтуллинга бер минуттан артык вакыт җитте. Иске Бәбеч авылыннан Рушан Мөхәммәдьяров – икенче урында. Алайгыр авылыннан Алик Федоров өченче урында. Иң яшь катнашучы – Бозаяз авылыннан 15 яшьлек Кирилл Гайнатуллин бу сынауны үтә алды. 

Авыш баганага менүне балалар да, үсмерләр дә ярата.

- Без Уфа шәһәрендә яшибез, ә җәйге каникулда Бекет авылына нәнәй янына кайтабыз. Ел саен Сабантуйга киләбез. Бүген мин авыш багананың очына кадәр бардым һәм бүләк оттым, - дип шатлыгы белән уртаклашты Байрас Гобәйдуллин.

Балалар өчен “Сазлык аша йөгереп чык”, “Яулык бәйлә”, “Ат чабышлары” кебек башка мавыктыргыч уеннар да узды. Һәркем теге яки бу спорт төрендә катнашырга һәм үзен сынап карарга теләде.

Сабантуйда шашка һәм шахмат буенча уеннарда өлкәннәр дә, балалар да уйнады. Кыюлар һәм көчлеләр армрестлингта катнаштылар, футбол һәм волейбол уйныйлар. Җиңүчеләр һәм призерларга грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды.

Чагу концерт программасы

Ат чабышларыннан соң, спорт чаралары белән бер үк вакытта, күңелле җыр һәм биюләргә бай концерт программасы башланды. Кунаклар һәм район халкы безнең район халкының үзешчән сәнгать номерлары белән ләззәтләнә алды. Халык иҗатының атказанган коллективы, “Далан” үрнәкле хореография ансамбле, “Йолдыз” үрнәкле бию ансамбле, “Кызлар” вокал ансамбле, “Дәрт”, “Бөрлегән” башкорт фольклор ансамбльләре һәм башка солистларның чыгышлары, дуэтлар кунакларга күтәренке кәеф бүләк итте.

“Кызлар” вокал ансамбль башкаруындагы “Герой” вокал-хореографик композиция махсус хәрби операция зонасында булган ир-егетләргә ярдәм йөзеннән башкарылды.

Шулай ук хореография ансамбльләренең яшь катнашучылары матур биюләр тәкъдим итте. Тамашачы һәр чыгышны көчле алкышларга күмде. Бу күңелле, чагу һәм мавыктыргыч бәйрәм булды. 

Әлфия ӘХМӘДУЛЛИНА, Светлана КАРПОВА, Галия КӘРИМОВА, Эльнара ШӘЙМӘРДӘНОВА, Гөлчәчәк ӘСӘДУЛЛИНА.

Җәй айлары бигрәк ямьле Сабантуйлары белән
Җәй айлары бигрәк ямьле Сабантуйлары белән
Автор:Гульчачак Асадуллина
Читайте нас: