Үзән
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Изгелегенең иге-чиге юк

Икенче “Якташлык көче” форумында Михаил Малюшинга Башкортстан Республикасы Башлыгының Рәхмәт хатын тапшырдылар.

Изгелегенең иге-чиге юк
Изгелегенең иге-чиге юк

Радий Хәбиров проектта катнашучыларга кече ватанга ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде, дәүләт бүләкләрен һәм “Атайсал” истәлекле билгеләрен тапшырды.

- Бүген бирегә уңышларга ирешкән, ил һәм туган республика өчен күп эшләр башкарган кешеләр җыелды. “Атайсал”ның төп идеясе – көчләрне берләштерү. Бу бик мөһим. Барыгызга да рәхмәт. Сез - безнең горурлыгыбыз һәм үрнәгебез. Без чын йөрәктән изге эшләр башкарганда, чын мәгънәсендә файда китерәбез. Бу проект республикабызны ныгыта, - дип ассызыклады Радий Хәбиров.

Михаил Васильевич Матюшин – Русия Табигый фәннәр академиясе докторы, техник фәннәр кандидаты, Кырмыскалы районының Почетлы гражданины. Ул Подлуб авылында туган. Балачакта ук әти-әнисе белән Якутиягә күченә. Күптән бирле башка төбәктә яшәвенә карамастан, кече Ватанын онытмый, туган авылына даими ярдәм итә.

Елга училищесын тәмамлаган. Байтак гомерен Якутия транспорт комплексына багышлаган. 1969 елда штурман-механик белгечлеге буенча хезмәт юлын башлый. 1978 елда читтән торып Новосибирск су транспорты инженерлары институтын тәмамлый. 1980 елдан Нюрбинск пристане җитәкчесе булып тора. Покров пристане начальнигыннан алып “Вилюй” суднолар компаниясенең генераль директорына кадәр юл үтә.

Юлия СУЛТАНОВА.

Изгелегенең иге-чиге юк
Изгелегенең иге-чиге юк
Автор:Гульчачак Асадуллина
Читайте нас: