Үзән
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Лаеклы бүләк

“Безнең Патриот” волонтерлар штабы “Ярдәм - игелекле эшләр вакыты” проекты дипломы белән бүләкләнде.

Лаеклы бүләк
Лаеклы бүләк

Махсус хәрби операция башлану белән “Безнең Патриот” волонтерлар штабы махсус хәрби операция зонасында булган сугышчыларга гуманитар ярдәм күр сәтә. Районда алар беренчеләр дән булып балаклавлар тегә, маскировка челтәрләре үреп, “Лешего” костюмнары тегеп, хәр биләргә кирәкле әйберләрне җыя башладылар.
- Якташлар алгы сызыкка киткән беренче көннәрдән үк без - Олыкүл авылы халкы берләшеп, үзебезнең якташларыбызга ярдәм итәбез. Бүләкләү көнендә “Башинформ” мәгълүмат агентлыгында сугышчыларның әниләре белән аралашып,
алардан бик күп рәхмәт сүзләре ишеттек. Бу безне тагын да ныграк рухландырды, һәм без аларга тагы да ярдәм итәчәкбез, - диде “Безнең Патриот” Волонтерлар штабы координаторы Динара Гыйззәтуллина.
“Ярдәм - игелекле эшләр вакыты” проекты “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы тарафыннан БР “Максат” Башкортстан яшь ләр хәрәкәте төбәк иҗтимагый яшьләр оешмасы белән берлектә гамәлгә ашырыла.
Проектның максаты – “Ярдәм - игелекле эшләр вакыты” рубрикасы астында мәгълүмат агентлыгы көн саен башкаларга ярдәм иткән, алар аркасында урындагы тормыш яхшы якка үзгәргән гади һәм тыйнак кешеләр турын да сөйли.
Киләчәктә дә без волонтерларыбызга авыр, әмма мөһим эшләрендә уңышлар телибез.
Игелекле эшләрегез сезнең алда булган ишекләрне ачсын.
Галия Кәримова.

Лаеклы бүләк
Лаеклы бүләк
Автор:Гульчачак Асадуллина
Читайте нас: