Үзән
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Махсус операциядә катнашучыларга ярдәм

Сәвәләй урта мәктәбе махсус операциядә катнашучыларга ярдәм итү өчен хәйрия ярминкәсе оештырды.

Ярминкәдә мәктәпнең барлык сыйныфлары да катнашты.
Балаларга камыр ризыклары һәм башка ризыклар белән әти-әниләре һәм туганнары ярдәм итте.
Гомум тырышлык белән 53 294 сум җыелды. Барлык акчалар “Ватан” ярдәм фондына тапшырылды. Ярминкәне оештырган һәм үткәргән һәркемгә рәхмәт белдерәбез.
Наталья Әхмәтова.

Автор:Гульчачак Асадуллина
Читайте нас: