Үзән
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Шәйморатов медале белән бүләкләнде

Район хакимиятендәге оператив киңәшмәдә Шәйморат авылыннан “Партизан” кушаматлы сугышчыга Шәйморатов медале тапшырылды. Бу дәүләт бүләгенә ул хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән кыюлыгы һәм батырлыгы өчен лаек булды.

Шәйморатов медале белән бүләкләнде
Шәйморатов медале белән бүләкләнде

Узган елның көзендә сугышчы РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзи һәм махсус хәрби операция зонасына китә. - Һәр ир-егет Туган илебезгә хезмәт итәргә, Ватаныбызны, үз җирен, үз гаиләсен якларга тиеш, - дип уртаклашты ул.
Хәрби хезмәткәр, мәктәпне тәмамлагач, Уфа автотранспорт колледжында юл эшләре мастеры һөнәре алып чыга. Төзүче булып эшли. Хатыны белән өч бала үстерәләр. Агымдагы елның язында сугышчы “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән. “Партизан”ны лаеклы бүләге белән котлыйбыз.
Алия Юлуева.

Шәйморатов медале белән бүләкләнде
Шәйморатов медале белән бүләкләнде
Автор:Гульчачак Асадуллина
Читайте нас: