Үзән
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
14 февраль , 15:45

Проектлар тормышка ашырыла

Ф. Әсәнов исемендәге Бозаяз урта мәктәбе укучылар инициативаларына нигезләнгән инициативалы бюджетлаштыру проектларын гамәлгә ашыруда актив катнашалар.

Проектлар тормышка ашырыла
Проектлар тормышка ашырыла

Ел башында ук проектны гамәлгә ашыру турында старт бирелде. Мәктәптә 8-11нче сыйныф укучылары арасында проектлар төзү буенча эш башланды. Укучылар командалары мәктәп дәрәҗәсендә проект тәкъдимнәрен сайлап алу процедурасы белән таныштылар. Мәктәптә уку шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән югары сыйныф укучылары командаларының “Балаларның инициативалары үзәге”, “Фантазия”, “Истоки” заманча мәктәп музее, “Интеллектуаль өлкә” мобиль классы, “Комфорт” ял зонасы”, “Релакс” сенсорлы кабинет” исемле биш проект тәкъдим ителде.  

29 гыйнварда мәктәп укучыларының проектлары презентациясе узды. Һәр проект буенча инициатив төркемнәр үз идеяләрен җыелышта катнашучыларга тәкъдим иттеләр. Мәктәп укучылары мәктәп инициативалы бюджетлаштыруның иң яхшы проектын сайлау буенча тавыш бирүдә актив катнаштылар.

Күпчелек тавыш белән , “Интеллектуаль өлкә” мобиль классы” проекты җиңде. Бу проектны тормышка ашыру мобиль компьютерларны төрле дәресләрдә кулланырга, шуның белән дисциплинага кызыксынуны арттырырга һәм укытуга мотивацияне стимуллаштырырга мөмкинлек бирер дип өметләнәбез.

Проектны тормышка ашыруда уңышлар телибез.

И.Бикмәтова, укыту-тәрбияви эш буенча директор урынбасары.  

Проектлар тормышка ашырыла
Проектлар тормышка ашырыла
Автор:Гульчачак Асадуллина
Читайте нас: