1918 елдан башлап ХХ гасырның 90нчы еллар башына кадәр бюджет үтәлешен хезмәтләндерү функциясе СССР дәүләт банкының өстенлекле системасы була.
Русия Федерациясенең финанс министрлыгы составында Федераль казначейлык органнарының заманча системасы РФ Президентының 1992 елның 8 декабрендәге “Федераль казначейлык турында”гы 1556нчы санлы Указы нигезендә яңадан төзелә. Шул вакыттан алып Русиядә казначейлык тергезелә. 1999 ел урталарында РФ Хөкүмәте карары белән 2000-2004 елларга федераль казначейлык органнарын үстерү буенча Федераль максатлы программа кабул ителә. Аның төп максаты – дәүләт финанс ресурсларына идарә итү нәтиҗәлеген арттыру һәм аны контрольдә тоту коралы буларак бу системаны үстерү. 2000 елның 1 гыйнварында РФ Бюджет кодексы гамәлгә керү белән Федераль казначейлык яңа үсеш ала. 2000-2002 еллар дәвамында 89 идарә һәм 2254 бүлекчәдән торган федераль казначейлык органының вертикаль структурасы төзү тәмамлана. 2002 елда РФ Оборона министрлыгының аерым учреждениеләреннән башка барлык федераль учреждениеләр федераль казначейлык органнары аша хезмәтләндерүгә күчерелә. Шулай ук Федераль учреждениеләрнең бюджеттан тыш акчалары буенча операцияләр дә аларның күзәтүе астына алына.
Кырмыскалы районы буенча казначейлык бүлекчәсе Башкортстан Республикасы Федераль казначейлык идарәлегенең 2001 елның 30 декабрендәге “Русия Федерациясе Финанс министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча бүлекчәләрен төзү турында”гы 336нчы санлы боерыгына ярашлы төзелә.
Федераль казначейлык структураларын һәм функцияләрен оптимизацияләү концепциясенә ярашлы, 2011 елда территориаль бүлекләр сыйфатында бүлекчәләр Башкортстан Республикасы Федераль казначейлык идарәлегенә кушыла.
Елдан-ел бүлекчәнең структурасы һәм аның функцияләре үзгәреп тора. 2011 елның октябреннән 29нчы санлы бүлек БР Федераль казначейлык идарәлегенең структура бүлекчәсе булып тора һәм ул район биләмәсендә Идарәлек вәкаләтләрен гамәлгә ашыру өчен төзелә. Бүлек эшчәнлеген Идарәлекнең структура бүлекчәләре, Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы башкарма власть органнары, урындагы үзидарә, кредит оешмалары һәм башка оешмалар һәм учрежденияләр белән бергә алып бара.
Бүлекнең бурычы – район биләмәсендә, Башкортстан Республикасы һәм урындагы федераль бюджет үтәлешен хезмәтләндерү. Бүгенге көндә бүлектә 20 клиент хезмәтләндерелә, алар өчен 22 шәхси исәп ачылган. Көн саен Ерактагы финанс документ әйләнеше системасы аша федераль, республика һәм урындагы бюджет акчаларын алучыларның 200дән артык түләүләре эшкәртелә.
Район эчке эшләр, суд приставлары бүлекләре, Пенсия фонды идарәлеге, муниципаль район хакимиятенең финанс идарәлеге, уналты авыл биләмәсе безнең карамакта. Федераль казначейлык идарәлегендә аларга бюджет өчен шәхси исәпләр ачылган, анда бюджет килемнәре һәм чыгымнары исәпкә алына, казначейлык белгечләре тарафыннан клиентларның исәп-хисап, банктан тыш документлары, банк өземтәләре, ял һәм отчет формалары эшкәртелә һәм теркәлә, шулай ук оешмаларның исәп-хисап (дебит) карталарын файдаланып, кулдан акча белән тәэмин итү буенча операцияләр башкарыла.
Федераль казначейлыкның 2014-2018 елларга билгеләнгән Стратегик картасындагы бурычларның берсен тормышка ашыру йөзеннән 2015 елдан башлап “Электрон бюджет” дәүләт мәгълүмат системасына кушу һәм кертү буенча зур эш башкарылды. Хәзерге вакытта районның 74 оешмасы “Электрон бюджет” дәүләт мәгълүмат системасына кертелгән. Агымдагы елның сентябреннән бюджет бурычлары бу система буенча исәпкә алына һәм контрольдә тотыла. Киләчәктә клиентларның банк өземтәләрен эшкәртү буенча эш алып барылачак.
Инновацион технологияләр нигезендә
Бу еллар эчендә бик күп новаторлык идеяләре кертелде. “Русия Федерациясенең казначейлык системасын модернизацияләү” проектының берсе -“Федераль казначейлыкның автоматлаштырылган системасы”н куллану. Бу Русия Федерациясенең бюджет системасын бердәмләштерергә булышлык итте.
2010 елда товарларга заказлар, башкарылган эшләр, күрсәтелгән хезмәтләр турында Интернет челтәрендә Гомум Русия сайты (
www.zakupki.gov.ru) төзү, заказчыларның җыелма исемлеген алып бару, дәүләт һәм муниципаль түләүләр турында Дәүләт мәгълүмат системасы кертү дә мөһим вакыйга булып тора.
Онлайн режимда финанс документлар әйләнеше системасы уңышлы эшләп килә. Бу мәгълүматларны саклаучы заманча чара түләү документларын эшкәртү вакытын шактый киметергә, бюджет акчаларын нәтиҗәле тотынырга һәм хезмәт җитештерүчәнлеген арттырырга булышлык итә.
2011 елның октябреннән бүлектә 5 хезмәткәр эшли. Бүлекнең ике белгече - Сәлимә Вафа кызы Йосыпова һәм Рәйсә Әхәт кызы Гәрәева бүлекчә төзелгән көннән бирле хезмәт сала.
Хезмәттә ирешкән уңышлары, федераль казначейлык органнарына керткән казанышлары өчен 2007 елда С.В. Йосыпова Федераль казначейлыкның Мактау грамотасы һәм Башкортстанның Русия составына кушылуына 450 ел тулуына багышланган Спартакиадада актив катнашканы һәм федераль казначейлык органы төзелүгә 15 ел тулу уңаеннан Федераль казначейлык идарәлегенең грамотасы белән бүләкләнде. Р.Ә Гәрәеваның күпьеллык намуслы хезмәте Башкортстан Республикасы Федераль казначейлык идарәлегенең Рәхмәт хаты белән билгеләнде.
Бүлек коллективын һәм ветераннарны Русия казначейлыгы төзелүгә 25 ел тулу уңаеннан кайнар котлыйм һәм барсына да ныклы сәламәтлек, озын гомер һәм шатлык-куанычлар телим.