Газиз төягемдә балачактан әсир иткән, ике ярын сары тал каплаган, шул талларда җәйләрен өздереп сайрар җырчы кошлары белән җәлеп итәр Карлыман елгабыз бар. Ул туган авылым Бишаул–Уңгарга терәлеп дигәндәй ага, артык киң дә түгел, үтә тар дип әйтергә дә тел әйләнмәс. Балык кармакларга яраткан Егор тегермәне буасы, инде үзе булмаса да, күңелгә якын. Карлыманыбыз Акташ тирәсендә Агыйделгә коя. Ифрат хозур ул тирәбез, ожмахның үзе. Шуңадыр, анда үткән балалык елларым, ярты гасырлык томанга төренсә дә, сагынуларымның басыласы юк. Карлыман дигәч, «кылт» итеп хәтерегезгә Карлыман станциясе, Карлыман шикәр заводы, Сөт-консерва комбинаты, Карлыман мәгарәсе, Карлыман, Карлыманбаш авыллары искә төшәр. Туган авылым яныннан гына чылтырап аккан елгабыз әнә шулай Кырмыскалы районының киң таралган атамасына әверелгән, хәзергечә әйтсәк, брендыбызга әйләнгән. Әйдәгез, елганың тамагынан аның үренә Карлыманбаш тарафларына юл тотыйк, хәтер йомгагын чишә-чишә, үткәннәрне барлыйк. Уй-хыялларыбызга ирек биреп, кеше бәхете-сәгадәте турында фикер йөретик.
Кырмыскалы районының Карлыман авылына тәү башлап Бишаул-Уңгар сигезьеллык мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы булган чакта аяк бастым. Сыйныф җитәкчебез Миңнебай Вәлиев Абзан шарлавыгыннан туп-туры безне велосипедларыбызда, байтак ара үтеп, Карлыманга алып килде. Олыташ мәгарәсенә сәфәр кылдык, кичен авыл халкына укучы балалар зур концерт куйды. Халык күпләп килгән иде. Авыл белән кызыксыну арта барды. Вакытында карлыманнар урта белемне безнең авылда алган. Күренекле шәхесләр - шагыйрь Шәриф Биккол, журналист Әниф Бикколов, бик күп орденлы механизатор Фән Исхаков, газ-нефть сәнәгатенең күренекле белгече, партия һәм дәүләт эшлеклесе Фәнис Исхаков, райкомның идеология буенча секретаре Мөхтәр Абакачев, мәгариф ветераны Борис Абакачев, озак еллар мәктәп директоры булып эшләгән Фәрит Котлыбаевлар шушы авылныкы. Аларның һәрберсе белән танышлык булды, аралашып яшәлде. Шәриф Биккол каты авырганда янында хәл белешеп утыру бәхете тиде. Шигъриятен, җырларын яратудан, үз итүдән монысы.
Язмышыма рәхмәтлемен. 1970 еллар уртасында Фәргать Фәрит улы Котлыбаев белән таныштык, алай гына түгел, районыбызның Алайгыр сигезьеллык мәктәбендә бер педагогик коллективта җиң сызганып эшләү язды. Дуслыгыбыз, җәмәгать эшендә бергә кайнау дистәләрчә ел дәвам итә. Фәргать Котлыбаев 1957 елның 20 ноябрендә мәктәп директоры Фәрит һәм башлангыч класслар укытучысы Финә Котлыбаевлар гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Адәм баласын кеше итүдә галимнәр ике юнәлешне күрә: беренчесе - әти-әни каны аша килгән нәсел кыйммәте булса, икенчесе – мохит. Фәргать Котлыбаевка ике бәхет тә берьюлы елмая. Әнисе ягыннан картәтисе Нурислам Нәзиров үз заманының алдынгы шәхесе, өч сугыш ветераны, укытучы, авыл Советы хезмәткәре. Сугыштан кайткач, авылда Совет власте урнаштыру, колхоз төзүдә актив катнаша. Укымышлылыгы белән Алайгыр авылы өлкәннәреннән аерылып тора. Балаларын да кеше итте, педагог, медицина хезмәткәре итеп үстерде. Актер, БРның атказанган артисты Кәшәф Нурислам улы Нәзировны республикабызда кем генә белми икән. Заманында үземә дә 112нче Башкорт кавалерия дивизиясенең артиллерия дивизионы командиры Әскать Нәзиров хакында материал тупларга, аның хакында укучыларыма сөйләрәгә туры килде. Капитан Әскать Нәзиров илебез иминлеге өчен яу кырында батырларча һәләк була.
Фәргать һәр каникулын картәтисе янында уздыра. Авыл тарихын, Нәзировлар шәҗәрәсен, җир-су исемнәрен, риваятьләрне тыңлый. Аның авызыннан ишеткән Егоровка крепосте, Казаклар юлы, Агыйдел буендагы Табын крепосте турында белә. Ә бит болар XVI – XIX гасырлардагы вакыйгалар. Шулай, тарихка тартыла башлый бала күңеле.
- Карлыман сигезьеллык мәктәбендә укыдым. Әти-әнием укытучылар булгач, миңа бердән җиңел, ә икенче яктан авыр иде, - дип хәтерли бүген Фәргать Фәрит улы. – «Директор малае» күп нәрсәне таләп итте: тәртибең дә, укуың да башкаларга үрнәк булырга тиеш. Бүтән малайлар кебек шаярасы, тыелганнарны да эшләп карыйсы килә, ләкин ярамый...
Мәктәптәге һәм өйдәге уңай мохит, элекке мәктәптә баланы формалаштыруга юнәлтелгән тәрбия системасы безнең геройны шәхес итүдә бик отышлы булган. Әнә, Фәргать тә китап укуга әвәсләнде, төннәрен фонарь яктысында, качып дигәндәй, калын-калын романнар, тарихи китаплар укыды. Николай Островскийның “Корыч ничек чыныкты” романындагы Павел Корчагин кумирына әверелде. Степан Злобинның “Салават Юлаев”, Әнвәр Бикчәнтәевның «Ничә яшь сиңа, комиссар?» романнары кулыннан төшмәде. Мәктәпнең кайнап торган тормышы да аны үз эченә йотты, аз гына вакыты булганда укытучылары янына атлыгып торды. Ходай артистлык сәләтен дә жәлләмәгән. Биюгә маһирлыгы халкыбызда киң таралган «Өч таган» да карт образын тудыруга ярдәм итте, укучы егетләрнең биюен Кырмыскалыда әле дә хәтерлиләр. Аның башкаруындагы “Бәрәңге” җырын һәвәскәр сәнгать сөючеләр җылы кабул итте. Җырга маһирлыгы әлегәчә дәвам итә, зур-зур сәхнәләрдә, танылган шәхесләр арасында үзе яраткан эстрада җырларын ихлас башкара ул.
Фәргать Котлыбаев туган төяген бәләкәйдән яратты. Авыл очындагы Аккүл, дәрьядай җәелеп ятмаса да, шунда уйнап үсте, газиз табигатьнең матурлыгын күрә, тоя белергә өйрәнде. Ә авылдан читтәрәк, ак кылганнар болгап, үзенә әйдәп торган Олыташ күптән инде яшәү мәгънәсенә әйләнде. Хыялы, рухи таянычы булып китте. Ул да, әнә, күкрәген киереп баскан горур егеттәй, әллә кайлардан күренеп тора. Максаты бер: табигать, хәтта кешеләр ни кадәр рәхимсез булмасын, бөгелеп төшмәскә! Җил-яңгыр аз кимермәде күкрәген, бина, өй нигезләренә дип, итәген аз җимермәделәр. Ләкин ул бирешмәде. Шөкер, хәзер изге тау республикабызның табигать хәзинәсе - Карлыман мәгарәсе киртәләп алынган, ян-ягында яшел чыршы, карагайлар колач җәеп үсә. Хәстәрлекле кеше куллары тисә, табигать яраларын төзәтергә тора.
Тарих фәненә гашыйк егет, Башкорт дәүләт университетының тарих факультетына укырга кергәч, 1976 елда хезмәт юлын укытучы булып башлый. Бу вакытта без инде берничә ел башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләргә өлгергән идек. Без, яшьләр, директорыбыз Хөрмәт Гайса улы Абдулловтан бик уңдык. Бай тормыш тәҗрибәсе туплаган, Бөек Ватан сугышында артиллерист булып, яу юлын үткән капитан Абдуллов, Көергәзе район хәрби комиссары вазыйфасыннан отставкага чыга, 1950 еллар башында туган авылына кайта. Кичәге кадрлы офицер районның «Ленин» исемендәге хуҗалыгында парторг, соңыннан рәис булып эшли. Ырынбур педагогия институтын тәмамлаган югары белемле география укытучысы мәктәпкә, балалар янына ашкына. Шул чорда хуҗалыкны район патриоты, ару-талуның ни икәнен белмәгән Рафаэль Шәгали улы Хәмитов җитәкли башлый. Тиз арада уңган рәис, райком, райсовет белән уртак тел табып, Алайгырда участок дәваханәсе, 320 урынлык мәктәп төзетә. Башлангыч мәктәпле авыл халкы дәррәү күтәрелә, ал-ял белми эшлиләр. 1967-1968 уку елында зур һәм якты бинада сабак ала башлыйлар. Некрасовка, Казанка, Егоровка, Матросовка, Мөрсәк авыллары балалары укый, теләгәннәр интернатта атна буе ятып белем ала. Бүген ул көннәрне алайгырлар XX гасырдагы иң олы вакыйга итеп хәтерли. Шулай булмый ни: бер-ике елда зур-зур биналар калкып чыксын әле! Рафаэль Шәгали улына булган хөрмәт әле дә халык телендә «Хәмитов яланы», “Хәмитов күле” кебек атамаларда саклана. Изгелекне, яхшылыкны халык онытмый, буыннан-буынга тапшыра.
Алайгыр сигезьеллык мәктәбендә 70-80нче елларда 300дән артык башкорт, рус, чуваш балалары белем алды, башкорт һәм рус сыйныфлары булды. Теләгәннәр баласын рус телендә укыта алды. Башкорт сыйныфларында барлык фәннәр дә туган телдә алып барылды. Педколлективта, балалар арасында милли җирлектә бер генә аңлашылмаучанлык булганын хәтерләмим. Мәктәп директоры Хөрмәт Абдуллов хәстәрлекле, киң күңелле, кирәккәндә, бик таләпчән булган җитәкче иде. Гадәттә, ял көннәрен дә эш бүлмәсендә сәяси дәресләргә әзерләнеп утырыр булды. Без, яшьләрне эшкә өйрәтте, һәркайсыбызга партия сафына рекомендациясен бирде. Укытучыларның һәрберсе сәхнәдә артист, фермада, колхоз басуында агитатор булды. Үзенә рәхмәтләремне күп әйтсәм дә, халык алдында җылы сүз җиткерә алмадым, шушы сүзләрем, соңлап булса да рухларыңны яктыртып җибәрсен, Укытучым! Без шулай ук укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Анна Николаевна Балабановадан да уңдык. Ул дәрескә керсә, тез-буыннар калтыраса да, ничек тә дәресне яхшырак тәмамларга тырыша идек. Азактан төпле анализ ясап, җылы сүзләре белән тагын да дәртләндереп җибәрә. Алар арабызда күптән юк, әмма изгелекләре, безне кеше, укытучы итәргә салган хәләл көчләрен онытасы түгел. Без дигәнебез: Зилә Мәхмүт кызы һәм Риф Гыйлемхан улы Сәхаповлар, Равия Колыкаева, Нәфисә Абдуллина-Корбангалиева, Фәргать Фәрит улы һәм Фәйрүзә Әбделкадыйр кызы Котлыбаевлар, Җиһанша һәм Әминә Кыдрачевлар, Әлфия Ирмякова, Рузилә Нәзировалар һәм мин. Горурланып искә алам: мәктәбебез районда алдынгылар исәбендә булды. Соңыннан, күпләребез төрле тарафларда эшләсәк тә, Хөрмәт Абдуллов мәктәбендә алган сабагыбыз, туплаган тәҗрибәбез, эш стиле үзенекен итте. Кеше арасында йөз кызармады. Бүген шунысы гына үкенечле: кадерле мәктәбебез, 70 елга якын яшәп килгән белем учагы, заман сынауларына каршы тора алмады, белем нурларын сибүен туктатты, хәтта башлангыч сыйныф балалары да Ефремкино, Иске Бәбеч мәктәпләренә көн дә йөреп белем ала.
Фәргать Котлыбаев бик белемле, киң эрудицияле тарих укытучысы булды. БДУның тарих факультетында профессор Марат Колшәрипов җитәкчелегендә дипломын югары бәһага яклады. Алма агачыннан ерак төшми. Укытучылар гаиләсендә тәрбияләнгән, итәгатьле, талантлы яшь укытучы күз алдында үсте. Алайгыр бригадасы комсомолларының пропагадисты йөген теләп тартты, геосәясәтне яхшы белде, гади тел белән халыкка аңлата алды. Авыл халкы, гади кешеләр белән эшләү, аларның әйткәнен, үтенечен тыңлау, ярдәм итәргә омтылу тәҗрибәсе шулай тупланды. Картәтисе Нурислам Нәзировның авылдашлары аны үз итте. Шунда башлы-күзле булды. Җәмәгате, Карлыман авылы сылуы Фәйрүзә дә затлы нәселдән: Абакачевлар районда киң билгеле. Бер-бер артлы уллары Айдар һәм Илдар туды. Район үзәгенә күченгәч, кызлары Айсылу дөньяга килде. Әнә шулай үзенә язган бәхет кошын кулыннан ычкындырмады Фәргать. Ә ул кош иясенең педагогик хезмәтеннән, кешеләр белән аралашудан алган шатлыгыннан, гаилә кинәнече кичерүеннән куанды, хуҗасына тагы зуррак вазыйфалар, яңа бәхетләр теләп, баш очында канатларын какты.
Яшь укытучы, өлгергән тарихчы, коммунист Фәргать Котлыбаевны 1984 елда Кырмыскалы райкомының пропаганда һәм агитация бүлегенә инструктор итеп эшкә чакыралар. Авылда туплаган тәҗрибәсе ярап кала, гадәтенчә, җиң сызганып эшкә тотына, ни кушылса, шуны җиренә җиткереп үти. Ә бераздан өметле егетне бүлек җитәкчесенең урынбасары урынына сайлыйлар. Кырмыскалы элек тә, әле дә республикабызның үрнәкле районнарының берсе, илдәге үзгәртеп корулар, авыл хуҗалыгындагы, агросәнәгатьтәге яңалыклар иң тәүдә монда башлана. Республика җитәкчелегенең, Мәскәү вәкилләренең юлы монда төшүчән. Җитәкчеләр егәрле һәм таләпчән булды. Бу уңайдан Социалистик Хемәт Герое Н.Я. Батанов, билгеле шәхес Газим Аллаяров, Бөек Ватан сугышы ветераны, районның Почетлы гражданины Иван Фомич Воликларның исемен атау да җитә. Шуңадыр районыбызда тәртип һәрчак каты булды. Таләп та иттеләр, халыкны эшләтә дә белделәр. Бер районда гына өч чөгендерче - Социлистик Хезмәт Герое булсын әле!
Булмышы белән Фәргать Котлыбаев, яңа тип җитәкче, үтә сабыр, итагатьле, олыны – олы итәр, киңәш алып йөрер, кечене – кече итәр, киңәш биреп йөрер зат. Ике телне дә югары дәрәҗәдә белүе, даирә киңлеге төрле милләт вәкилләре алдында иркен чыгыш ясау мөмкинлеген бирде. Табигатьтән куелмыш көр тавышы, кеше алдында үзен тотышы, күркәм сөйләме аны районыбызның чын мәгънәсендәге идеологы итте. Бу сыйфатлары аны тиз арада райкомның идеология бүлеге җитәкчесе, ә бераздан Кырмыскалы райкомының II һәм I секретаре итеп сайлатуга китерде. Бәлки, бу фикерем кемгәдер охшамас, кайсы заманны данлый, дип әйтерләр. Әмма мин инанганмын: һәр заманда да кешедә җаваплылык, эшеңә фидакарьлек, башкаларга яхшы мөнәсәбәтең, үзеңдәге матур сыйфатлар югары бәһалана. Янә килеп, ул дәвердә кадрлар сәясәте төпле уйланылган һәм эзмә-эзлекле иде, кадрлар резервы булды. Котлыбаев районда беренче вакытында гади, ихлас булуын, халык белән син дә мин аралашуын яхшы хәтерлим.
- 1991 елның август уртасында миңа райком ишеген соңгы тапкыр ябарга туры килде. «Партократлар», «халык җилкәсен кимерүчеләр» дигән буш хәбәр көчләп тагылды, мәгълүмати атака төпле уйланып алып барылды, күпләр моңа ышанды. Ә шулай да без, урындагы оешмалар, җитәкчеләр халык өчен эшләдек, үзебез дә шул ук халык арасыннан чыккан җитәкчеләр идек бит. Әле генә, 7 ноябрьдә, район хакимиятендә ветераннар белән очраштык, Октябрьнең 100 еллыгына доклад белән чыгыш ясадым, хатирәләр белән уртаклаштык. Үткән тарихка карата беркемдә дә начар фикер булмады, рәхмәт сүзләре күп кабатланды, - ди Фәргать Фәрит улы.
Башкарма власть җитәкчеләре Ф.Ф.Котлыбаевка яңа эш урыны тәкъдим итә - районның рус һәм татар телләрендә басылган «Хезмәт даны» гәзитен җитәкләү. Язу-сызу, әдәби иҗатка маһир кешегә уңай анысы. Гадәттәгечә, монда да ярсып матбугат эшенә тотына яшь мөхәррир. Таянырдай журналистлар да бар: Мидхәт Рәҗәпов, Марат Хәсәнов, Фәнил Солтанов, Эльза Саттарова, Рәмилә Сәйфуллина, Әхәт Юлмөхәммәтовлар. Каләмнәре үткер, районның икътисадын, социаль өлкәне яхшы беләләр, барысы да шушы гәзиттә үскән. Мөхәррир дә яңа идеяләр таба, басманы эчтәлекле итә. Нәкъ шул елларда район гәзите урында версткаланып, Уфа полиграфкомбинатында ташка басылды. Элек сыйфат түбән иде, фоторәсемдә кеше тануы авыр булды. Гәзит күркәмләнде, чыгымнар кимеде. Һәм, бер көн килеп, аяз көнне яшен уйнады, кырмыска иләвенә таяк тыгылды. 1993 ел. Мөхәррир районда артык шашына башлаган, хуҗалыкларны талау белән шөгыльләнгән диктатор хуҗа, аның әшнәләре турында үткер материал бастыра. Эшләмәс иде, элекке принципиальлеге, намусы кушмый, икенчедән, редакциядән яклау табарга тырышкан гади кешеләрнең хатлары... Район хуҗасы ниләр генә кылмый, куркыту, янау һәм башка сыймас кара ягулар... Олыташ кебек каялар да чыдамас моңа, ташлары гөрселдәп җиргә авар. Ә ирләр ничек түзсен?! Маңгайларга тирән сырлар сузылды, чикәләргә мәңге эремәс карлар ятты, йөрәк үзенең кайдалыгын иртәрәк сиздертте. Әмма күңеленә тап төшмәде, кешеләргә суынмады, Авыргазы районына чыгып китсә дә, газиз туфрагына рәнҗемәде Фәргать Котлыбаев.
- Шундый газаплы көннәрдә Авыргазы районы хакимияте башлыгы Миңлерәис Миңлегали улы Ишморатов «Ватан юлы» гәзитенең мөхәррире итеп эшкә чакырды. Рәхмәтем чиксез, үзе якын күрде, авыргазылар мине җылы кабул итте. Мондый изгелек мәңге хәтердә кала, - дип дулкынланып хатирәләргә бирелә Котлыбаев.
Районга 1994 елда яңа җитәкче, БР Хөкүмәт аппаратында эшләгән Дамир Аскаров Кырмыскалыга килү белән Ф.Ф.Котлыбаевны район хакимиятенә кадрлар идарәлеге җитәкчесе сыйфатында эшкә чакыра. – Тәҗрибәгез зур, халык Сезне ихтирам итә, миңа нәкъ шундый утны-суны кичкән егетләр кирәк, - ди Дамир Галиәскәр улы. Солтанлыктан баш тартып, яңадан үз туфрагында олтанлыкны сайлый ир узаманы. Төрле җитәкче вазыйфалар башкара Фәргать Котлыбаев, кайда кешеләр белән уртак тел таба торган, принципиаль җитәкче кирәк, аны шунда тәгаенлиләр. Менә 12 ел инде Ф.Ф.Котлыбаев хакимиятнең эшләргә идарә итүчесе йөген тарта. Хакимиятнең барлык эшчәнлеге аның хезмәтендә чагыла. Киңәшмәләр үткәрүгә әзерлек, төп җитәкченең көндәлек эшен планлаштыру, оешма җитәкчеләрен кабул итүгә булышлык итү, авылларда халык белән очрашулар үткәрү, эш кәгазьләрен вакытында һәм төгәл итеп алып бару. Бу тиклем эшкә көненә ярты тәүлектән дә артык вакыт үтәдер.
- Фәргать Фәрит улы безнең өчен олы табыш, - ди район хакимияте башлыгы Фәнзил Фәез улы Чыңгызов. – Ул һәръяклап әзерлекле җитәкче, олы шәхес. Аның үз эшенә үтә җаваплы каравы, иҗади фикерләве, иң мөһиме - гади кешеләр белән аралашу осталыгы башкаларга үрнәк булырдай. Сер түгел, районда республика, хәтта Русия күләмендәге чаралар үткәрелеп тора. Алар җентекле әзерлек, җаваплылык таләп итә. Таяныр кешең булу – уңышның яртысыдыр.
Әйе, яраткан хезмәтеннән, бетмәс-төкәнмәс җәмәгать эшләреннән ямь табып яши замандашыбыз. Кайсыбер кешеләр бәхетне дә нәкъ эшеннән таба, шуның тәмен татып яши. РФ, БР Журналистар берлеге әгъзасы, Табын ыруының кор башы, КПРФның урындагы лидеры Фәргать Котлыбаев шундыйлардан. 23 ел урындагы башкарма власть органнарында эшләгән муниципаль хезмәт советнигы Башкортстан Республикасының Мактау грамотасы, БР Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.
Якты күңелле кешеләр һәрвакыт үзләренең янына башкаларны җәлеп итеп яши, күрәсең, җирнең тарту көче булган кебек, шәхесләрнең дә үзенчә тарту көче буладыр. Фәргать Фәрит улы да үз янына кемнәрне генә тартып тормый, алар арасында дәүләт хезмәткәрләре генә түгел, бихисап язучылар, журналистлар, сәнгать әһелләре, укытучылар һәм башкалар бар. Аларның һәркайсысы белән ул озак еллар аралашып яши, дуслык җепләре бәйли. Безгә дә шул бәхетне кичереп яшәү насыйп булды. Авылда гаилә дуслары булдык, балаларны бергә үстердек. Дуслыгыбыз еллар үтү белән ныгый гына бара. Педагог буларак, миңа Айдар, Илдар, Айсылуның музыкаль белем бирү гимназия-интернатында директорлары булырга язды. Айсылу моннан тыш студентым булды. Алар һәрберсе талантлы музыкант, юрист. Шул һөнәрләргә юнәлтүдә катнашуым белән бәхетлемен. Фәйрүзә Әбделкадыйр кызы белән Фәргать Фәрит улы егәрле, акыллы һәм итагатьле балалар үстерде. Башкача булуы мөмкин түгел, чөнки әти-әниләренең икесе дә югары белемле укытучылар, талантлы шәхесләр, эшсөярләр. Котлыбаевларны бүген музыка, җыр, халык иҗаты берләштерә. Алар районның мәдәни тормышында актив катнаша, халыкка эстетик тәрбия бирә. Уфа сәнгать училищесын, БДУ тәмамлаган Фәйрүзә Абакачева Карлымандагы Шәриф Биккол музее директоры, әдәбиятны актив пропагандалый, халык иҗатын үстерә.
Талантлы кеше һәръяклап талантлы була, диләр. Фәргать байтактан бирле шигырьләр яза, алар район гәзитендә әледән-әле дөнья күрә. Аның сүзләренә районыбызның билгеле композиторы Фәрит Яхшыголов шәп җырлар ижат итте. Авторлар икесе дә матур итеп башкара аларны.
Шагыйрьнең “Гомер көзе” әсәреннән:
...Гомер көзе – күңел көзгеседәй,
Бар үткәннәр ачык күренә.
Бер нәрсәне яшерерлек түгел, -
Уңышлар да, хаталар да килгән,
Матур эшләр нурлый бәсемне.
Бөтен булганнары – үземнеке,
Аңлаганнар өчен – фәһемле.
Мәгънәле, матур шигъри юллар, поэтик әсәрләргә куелган таләпләргә җавап бирердәй шигырь үрнәге, минемчә. Ижат ит, Фәргать, яшәгәндәге кебек, янып ижат ит. Җыр-моңга, тормышка гашыйк җаннар, гадәттә, әйбәт шигырьләр яза. Шагыйрьлеге - күңел байлыгыннан, катлаулы заманда да матурлыкка табынудан. Хәзерге ирләр, әнә шулай, хезмәтеннән, көндәлек тормышыннан куанып кына яшәми, илһам канатлары да аңа иҗат бәхетләре бүләк итә. Синең сүзләреңә язылган җырлар бәйрәмнәрдә яңгырый, кешеләр йөзендә шатлык нурлары балкый икән – бу чын бәхет бит!
Шәхси тормышта да Фәргать Котлыбаев үрнәкле замандаш. Кулынан барлык эш килә, менәме дигән итеп дөнья көтә. Хәләл көче белән балаларын аякка бастырды. Хәстәрлекле әти, картәти ул. Бу юлларны язган көндә кордашымның әнисе Финә апа гүр иясе булды. Көне-сәгате белән кордашымның авыр кайгысын күтәрергә тырыштым, җылы сүзләр әйттем. Җавабы кыска: «Җиңел булып калды!..». Озак авырды Финә Нурислам кызы. Бүген Фәрит абыйның да хәле җиңелдән түгел, түшәктә. Фәргатьнең ни тиклем дә әти-әни җанлы кеше икәнен беләм. Кадерлеләренең яннарыннан китми, дәваханәләрдә аз дәваламады, ни алып, ни бирергә белми. Без инанган Хәдисләр әнә нәрсә ди: «Әти-әниеңә ярдәмчел булсаң, савабы хаҗга бару савабына бәрабәр». Әллә ничә тапкыр хаҗ сәфәре кылыр савап-фатихалы Котлыбаев. Җәннәт капкаларының әниләрнең аяк астында икәнен балачактан белеп үсте. Ана рәхмәтен ишеткән ирләр чын кешедер ул. Бәхет дигәнең, әнә шулай, гел уңышлар, куанычлар белән генә үлчәнми икән шул бу дөньяда!
Язучылар берлекләре әгъзасы, Башкортстан мәгарифне үстерү институты доценты, филология фәннәре кандидаты.