Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 декабрь 2017, 11:34

Көчле рухлылар

1992 елда Берләшкән милләтләр оешмасының Генераль ассамблеясе тарафыннан расланган бу дата күп илләрдә билгеләнелә. Аның максаты – халыкның игътибарын хезмәткә сәләтен югалткан шәхесләрнең проблемасына юнәлтү, аларның хокукларын, азатлыгын яклау, җәмәгать тормышында катнашу мөмкинлеге бирү. Бу чараларда физик, интеллектуаль яки психик тайпылышлары булган кешеләр катнаша. Аларга җәмгыятьнең һәм дәүләтнең үсешендә мөмкинлекләре чикле кешеләр катнашуына битараф булмаганнар да кушыла.

Илгиз Насыйров Бельский авылыннан. Буыннары авыртуга карамастан, 28 яшьлек егет тулыканлы тормыш белән яши. Водительгә укып чыга, үзенең автомобиле бар. Читтән торып, Урман техникумына укырга кергән, соңыннан сайлаган белгеч­леге буенча эш табарга хыяллан
Илгиз Насыйров Бельский авылыннан. Буыннары авыртуга карамастан, 28 яшьлек егет тулыканлы тормыш белән яши. Водительгә укып чыга, үзенең автомобиле бар. Читтән торып, Урман техникумына укырга кергән, соңыннан сайлаган белгеч­леге буенча эш табарга хыяллан
35 ел элек районда төзелгән инвалидлар җәмгыяте сәламәтлеге чикле 110 кешене берләштерә. Безнең оешма активистлары район һәм республика күләмендә үткәрелгән барлык чараларда да катнашырга тырыша. Шулай, Урал авылыннан көр күңелле, ныклы рухлы һәм спорт ярышларындагы казанышлары белән танылу алган дөнья һәм Европа, сурдлимпия чемпионы Миңлегали Абдуллин безнең горурлыгыбыз. Данлыклы спортчыбыз сәламәт тормыш рәвешен пропагандалый, төрле чараларда катнаша һәм яшьләрне дә җәлеп итә. Тумышы белән Олыкүл авылыннан булган Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе тренер-укытучысы Марат Хәсәнов пауэрлифтинг буенча бәйгеләрдә катнашып, берничә тапкыр призер исеменә лаек булды. Шулай, Сочи шәһәрендә үткәрелгән Русия Кубогында 44 килограмм авырлыктагы егетнең 130 килограммлы штанга күтәреп, икенче урын яулавы агымдагы елда чагу чыгышларының берсе булды. Район үзәгеннән Әхәт Нурышев үзенең осталыгы белән күпләрне таң калдыра. Йомырка кабыгыннан ясалган әйберләре районда гына түгел, төбәк күргәзмәләренә һәм конкурсларына да куела.
Агымдагы елда безнең җәмгыять вәкилләре чаңгы ярышы, авыр атлетика, шахмат, дартс буенча республика һәм төбәк ярышларда катнаштылар. Санап үтелгән активистлардан башка Бекеттан - Алексей Ковалев, Бельскийдан - Илгиз Насыйров, Кырмыскалыдан Роберт Мөлеков һәм башкаларның тормыш сөючәнлеге, оптимизмы һәм максатка омтышлары соклану хисе уята.
Читайте нас: