Менә шул үткәннәрне искә төшергәндә күзләрдән яшь бөртекләре килеп чыга. Чөнки бөртекләп җыеп, халык акчасына төзелгән ферма биналары, складлар, гаражларның җимерелгәнен күрү бик авыр. Ләкин моның белән бернәрсә дә эшләп булмый - һәр заманның үз агышы, үз сагышы. Иң мөһиме, безнең колхозчыларның бүген сагынып сөйләргә сүзләре бихисап.
Йола буенча, көзнең соңгы аенда авыл хуҗалыгында эшләгән хезмәт кешеләренең зур бәйрәме үткәрелә. Менә шул уңайдан Сахай авыл мәдәният йортына үз бәйрәмнәрен билгеләргә элекке “ Победа” колхозында эшләгән хезмәт кешеләре җыелды. Беренче сүз “Победа” колхозының икътисадын күтәрүгә бар көчен салган, 27 ел колхоз рәисе булып эшләгән Уразгилдин Флюр Әхмәт улына бирелде.
- Бу безнең чын хезмәт бәйрәме, - дип башлады ул чыгышын. - Әлбәттә, бу көн колхозлар тулыканлы яшәгән чорда аеруча зурлап билгеләнә иде. Ул вакытта колхозда эшләр гөрләп барды, халык та яхшы шартларда яшәде. Кемгә нәрсә кирәк, кем нәрсәгә мохтаҗ, ул кеше колхоз идарәсенә килә иде дә, үз йомышын йомышлап, канәгать булып кайтып китә иде. Һәр айның 12сендә без эшчеләргә хезмәт хакы бирдек. Профсоюз линиясе буенча ел саен берничә кешебез ял йортына, шифаханәләргә барып, сәламәтлекләрен ныгытып кайтып, дәртләнеп эшкә тотыналар иде. Хәзер дөнья үзгәрде. Колхозлар бетте. Шулай да, әлеге вакытта да безнең кебек колхозчыларны искә алып, яңартылган мәдәният йортына чакырып, концерт программасы күрсәткәнгә шатмын һәм рәхмәтлемен. Бу үсеп килгән буын өчен дә безнең хезмәтне зурлау үрнәге булып тора.
“Туган җирем, рәхмәт сиңа!”- дип аталган әдәби кичәнең сценариясе буенча сүз 1975 елда район күләмендә генә түгел, ә республика буенча иң югары уныш - гектарыннан 35,2 центнер ашлык, 395 центнер шикәр чөгендере җыеп алган “Победа” колхозының баш агрономы, “Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән югары исемгә лаек булган районыбызның Почетлы гражданинына Галәветдинов Вәзил Мозафар улына бирелә.
- Бүгенге чыгышымда мин үзем белән гомер буе эшләгән, бүгенге көнне фани дөньядан киткән уңган, тырыш эшчеләр хакында әйтеп үтәр идем. Механизаторлар Барый абзый Камалов, Ленин Ордены кавалеры Гәлиәхмәт абзый Самиков, комбайнчылар Әхәт Якупов, Ягафәр Кабиров, Закария Айбашев, тракторчылар Рамазан Гәрәев, Тәлгать Сәгыйтов, Рәшит Зәйнуллин, Талха Рахимколов ал-ял белми хезмәт салдылар. Шоферларыбыз көндез башка эштә булсалар, төнлә үстергән уңышны иген кабул итү пунктларына өзлексез ташып тордылар. Бу уңайдан Наил Латыйпов, Рифкать Якупов, Рәмил Төхвәтуллин, Гомәр Бикташев, Миннигазиз Искәндәров, Миңлемөхәммәт Халиков, Мәхмүт Гыйззәтуллиннарның исемнәрен әйтеп үтәргә була. Менә шулай бер таңнан икенче таңга тиклем алар юлда булдылар. Шуны әйтеп китәсем килә: мин “Победа” колхозының беренче бригадасы бригадиры Латыйпов Мидхәт Хан улыннан уңдым. Аның хезмәте бәяләп беткесез булды. Форсаттан файдаланып, барыгызга да рәхмәт сүзләре җиткерәм, - дип сүзен йомгаклады аксакал.
Әлбәттә, Бөек Октябрь революциясен дә искә алмый булмый. Чөнки бу вакыйгага быел 100 ел тулды. Бу уңайдан сүз “ Победа” колхозының баш зоотехнигы, партком секретаре, вакытында Сахай авыл Советы хакимияте башлыгы булып эшләгән Наил Насыйбулла улы Котлыяровка бирелде.
- Алдан сөйләп үткән иптәшләрнең сүзләренә өстәп шуны әйтеп үтәсем килә: дөньяларыбыз яхшы якка үзгәрер ул. Яңадан-яңа техника булыр, басулар югары унышлы культуралар белән чәчелер. Шулай да үткәнне онытырга тиеш түгелбез. Без колхоз өчен генә түгел, ил өчен эшләдек. Нинди генә югары, мактаулы исемнәргә лаек булмадык. Кайчандыр ферма мөдире булып эшләгән Зөлфәр абзый Баязитов яхшы хезмәте өчен Ленин Ордены белән бүләкләнде. Бу Октябрь революциясенең унай ягы хакында сөйли. Гади эшче балалары югары уку йортына укырга кереп, илебезнең югары урыннарында эшлиләр, - дип, җыелучыларны бәйрәм белән котлады.
Бүгенге көнне безнең “Победа” колхозы Шәйморатов хуҗалыгы белән кушылып берлектә эшли. Вакытында колхозның партком секретаре булып эшләгән Равил Әбделнасыйр улы Абакачевның улы – Дамир Сахай бүлекчәсе белән җитәкчелек итә. Ул да үзенең уй-хисләре белән уртаклашты.
- Быелгы ел безнең өчен бик унышлы булды. Колхозчыларга пай җире өчен 5 центнер ашлык бирдек. Шулай үткәннәрне искә төшереп, матур кичә уздыруыгызга мин бик шатмын. Барыбыз да без шушы колхоз икмәген ашап үстек. Шулай булгач, аны беребезнең дә онытырга хакы юк, - дип сүзен йомгаклады.
Очрашу кичәсен ямьләп мәдәният йортының үзешчән сәнгатьтә катнашучылары һәвәскәр җырчылары Язилә Хисамова, Сәлимә Хафизова, Урал Байназаровның баян моңына кушылып җырлап, эшчеләрене яшьлек елларына алып кайттылар. Сахай почта бүлекчәсе хат ташучысы Раушания Искәндәрованың моңлы җыры тамашачыларның күнелләренә үтеп керде. Марат Кәбиров, Гөлназ Фәткуллина үзләренең җырлары белән тантана сәбәпчеләрен котлады. Сахай авыл мәдәният йорты хезмәткәре Рания Хисамова матур җыры белән кичәгә тагын да ямь өстәде.
Иске Акташ авылы егете, кайчандыр “Победа” колхозының икенче бригада бригадиры булып эшләгән Баязит Гыйззәтуллин сәхнәне яңгыратып җырлап, тамашачыларның күнелен күтәрде. Тавыш операторы Радмир Хисамов бәйрәм кичәсенә җан өрде.