Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 декабрь 2017, 11:19

Конкуренция шартларында

Район кулланучылар җәмгыяте пайчыларының отчет җыелышында муниципаль район хакимияте башлыгы Ф.Ф.Чыңгызов, “Башпотребсоюз” рәисе М.Р.Абдуллин, хакимият башлыклары, район кулланучылар җәмгыяте хезмәткәрләре һәм пайчылар катнашты. Алар узган 5 еллык эшчәнлекләренә йомгак ясадылар һәм киләчәккә бурычлар билгеләделәр.

Фәнзил Фәез улы үзенең чыгышында тотрыклы эшләгәннәре өчен район кулланучылар җәмгыяте җитәкчеләренә һәм коллективка рәхмәт белдерде һәм ваклап сату базарын актив үстерү шартларында барлык көчне үз продук­цияләренең конкуренциягә сәләтлеген арттыруга юнәлтергә кирәклеген ассызыклады.
Мансур Рәшит улы да коллектив эшчәнлегенә уңай бәһа бирде.
- Кооперациянең саклануы, аның нинди темпта үсешүе, башка сәүдә берләш­мәләре белән конкуренция алып баруы безнең үзебездән генә тора. Бер урында таптанып торырга ярамаганлыгын без яхшы аңлыйбыз, - диде ул үзенең чыгышында.
Район кулланучылар җәмгыяте рәисе Р.Ә.Хаҗиев үзенең докладында коллективның эшчәнлегенә анализ ясап, җәмгыять район халкын тәү чираттагы товарлар белән тәэмин итүче оешма булып тора, дип белдерде.
- Безнең кулланучылар коопера­циясенең үзендә гаять зур ресурслар бар, аларны дөрес файдаланырга гына кирәк, - диде Рәвис Әбүзәр улы, эшнең анык күрсәткечләренә тукталып. – Шулай, район кулланучылар җәмгыяте эшчәнлегенең 5 еллык тулаем күләме 1 миллиард 470 миллион сум тәшкил итте. 2013 елдан башлап ваклап товар сату әйләнеше 14 процентка артты һәм агымдагы елда ул 309 миллион сумга җитте. Узган 5 ел эчендә 22050 тонна икмәк-күмәч изделиеләре җитештерелде, ит – 13 процентка, яшел­чә җитештерү - 20 процентка һәм макулатура тапшыру 21 процентка артты.
Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, транспорт чыгымнары һәм зыянга эшләүче кибетләр предприятиенең килем дәрә­җәсенә тискәре йогынты ясый. Өстәвенә, халыкны, тәү чиратта, төпкел авыллар халкына ярдәм күрсәтү дә – безнең төп бурычыбыз.
Җыелышта кулланучылар коопе­ра­циясенә яңа әгъзаларны җәлеп итү юлы белән пайчы­ларның санын арттыру һәм эшләрен көчәйтү кирәклеге турында берничә мәсьәлә күтәрелеп чыкты. Отчет чорында 137 кеше әгъза итеп кабул ителде, пай фонды 162 мең сум тәшкил итә.
Рәвис Әбүзәр улы бүген “Башпотребсоюз” системасының эре предприятие­ләренең берсе булган Кырмыскалы икмәк комбинатының әһәмиятен билгеләде. Икмәк комбинаты 90нан артык төр таләп ителгән сыйфатлы продукция җитештерә. Шулай ук прәнник, печенье, мармелад, кисель җитештерү кебек яңа төр кондитер продукциясе үзләштерелә.
Җәмәгать туклануының матди-техник базасы “Башпотребсоюз” системасында иң яхшыларның берсе . Бу үз чыгымын үзе каплау нигезендә корылган предприятиеләр төзергә булышлык итте, диде үзенең чыгышында район кулланучылар җәмгыяте җитәкчесе. Шулай, “Уют” кафесына республикада билгеле шеф-ашнакчы Анжела Гарифуллина җитәкчелек итә. Тәүге нәти­җәләр озак көттермәде – табыш күләме 30 процентка артты. “Урал” кафесы Илгиз Хәсәнов җитәк­челегендәге “Алифба” җәмгыятенә тапшырылды. Биредә алты ай эчендә җитештерелгән кондитер продукциясе ике тапкыр артты. “Агыйдел” кафесы үзгәртеп корылу өстендә. Район кулланучылар җәмгыяте җитәкчесе раславынча, боларның барсы да, пред­приятиенең хезмәтләндерү сыйфатын һәм икътисадый нәтиҗәлеген арттырырга тиеш.
Район кулланучылар җәмгыяте төп эш бирүче һәм салым түләүче оешма булып тора. Отчет чорында түләнгән салымнар күләме 123 миллион сумнан артып китә. 2013 елдан башлап уртача хезмәт хакы 28 процентка кадәр артты һәм 17 800 сум тәшкил итә.
Предприятиенең хәзерләү эш­чәнлеге турында да мәсьәлә күтәрелеп чыкты. Халыктан һәм фермер хуҗалыклардан йон, тире, шифалы үләннәр, икенчел чимал, ит, сөт, йомырка сатып алына. Шулай ук шәхси сәүдә нокталарыннан, оешма һәм мәктәпләрдән макулатура җыю буенча эш җайга салынган.
Җыелышта пайчылар район кулланучылар җәмгыятенең 2018 елга үсеш программасын расладылар һәм ирешелгән күрсәткеч­ләрне сакларга, югалтуларга юл куймаска, моның өчен эшне оста оештыру, каты икътисад таләпләрен үтәү һәм дөрес карар итү мотлак, дигән фикергә килделәр.
Читайте нас: