Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 декабрь 2017, 11:50

Якташ шагыйрәгә багышлап

Шагыйрә, актив җәмәгать эшлеклесе Дилә Булгакованың исеме районда гына түгел, республикадан читтә дә киң билгеле. Үзенең 80 яшьлек юбилеен егермедән артык китап, йөзләгән шигырь һәм җыр авторы көр күңел белән каршы ала.

Бозаяз модельле авыл китап­ханәсе мөдире Әлфинә Мостаева юбилярның тормыш һәм иҗат юлына байкау ясады. Аның чыгышын авыл биләмәсенең эшләргә идарә итүчесе Флүзә Сөләйманова, ветераннар оешмасы рәисе Рәшит Жданов, “Кызыл таң” гәзите һәм “Тол­пар” журналы журналисты Рәзилә Низамова, Үзәкләштерелгән китап­ха­нәләр системасы директоры Миләүшә Бикмәтова, методика бүлеге мөдире Надежда Гогитидзе һәм башкалар тулыландырды. Үзеш­чән сән­гатьтә катнашучылар Флюр Абдиев, Венера Макаева, Әлфия Бик­мәтова, Олег Акбашев һәм мәк­тәп укучылары юбилярның җыр­ларын башкардылар, әсәр­ләреннән өзекләр укыдылар. Хезмәт ветераны, үзешчән композитор Марс Мостаев Дилә Булгакова шигырьләренә язылган көй­ләрне башкарды. Авыл биләмәсе башлыгы Илдар Латыйпов аңа изге теләк­ләрен җиткерде.
Дилә Хәмзә кызы чараны оештыручыларга һәм аның талантын сөючеләргә рәхмәт белдерде, берничә шигырен укып ишеттерде һәм китапларын бүләк итте.
Мидхәт Рәҗәпов.
Бозаяз авылы.
Читайте нас: