Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 гыйнвар 2018, 12:13

Балалар күңел ачты

Район үзәгенең Эшчеләр урамында яшәүче ата-аналар берләшеп, үзләренең балалары өчен күңелле бәйрәм оештырдылар. Алдан ук Кыш бабай сайлап куйдылар, сценарий төзеделәр, конкурслар уйладылар, бүләкләр әзерләделәр һәм чыршы бизәделәр.

Төрле костюмнар кигән илледән артык бала, суыктан куркып тормыйча, әти-әни­ләре, нәнәй һәм карт­әтиләре белән бергә күңел ачтылар, чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар, Яңа ел турында җырлар башкардылар.
Ә конкурслардан соң балаларга Кыш бабай бүләкләр таратып бирде. Бәйрәм балаларга бик ошады, алар рәхәтләнеп уйнады, күңел ачты, теләкләр теләде һәм яңа елда тың­лашып торырга, тырышып укырга сүз бирделәр.
Бәйрәм чарасы салют белән тәмамланды. Ата-аналар бәйрәмне оештыручы Г.Акбашева, Э.Мусина, В.Шәмсетдинова, А.Шәйхлисламова кебек активистларга рәхмәт белдерәләр.
Лиана Гобәйдуллина.
Читайте нас: