Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 гыйнвар 2018, 11:57

Кыш бабайлар белән бергәләп...

Кыш бабайлар белән бергәләп...Ял көннәре алдыннан район үзәгендә тирә-якка яңа ел кәефе бүләк итүче бәйрәмнең башлануын гәүдәләндергән Кыш бабайлар парады үткәрелде. Бу көнне район үзәгенең төп мәйданында уен-көлке, шатлыклы көлүләр бик озак ишетелеп торды.

Төрле авыл биләмәләреннән килгән дистәләгән Кыш Бабай үзләренең оныкалары – Карсылулар белән кырмыскалыларны Яңа ел белән котлап, район үзәгенең Ходайбирдин, Солтангалиев һәм Киров урамнары буйлап үттеләр, соңыннан чыршы алдындагы мәйданда урнаштырылган сәхнәдән тамашачы­ларның кәефләрен күтәрделәр.
Үткәрелгән төрле конкурсларда балалар да, аларның әти-әниләре дә әкият геройлары да зур теләк белән катнаштылар. Хәтта кайбер водительләр машиналарын туктатып, аларны күзәтте, бергәләп фотога төштеләр.
Чыршы тирәли өлкәннәр дә, балалар да әйлән-бәйлән уйнадылар, биеделәр, җырладылар, шигырь сөйләделәр, такмаклар әйттеләр. Актив катнашучыларга Кыш бабай бүләкләр таратты.
Марсель Ишмортов.
Читайте нас: