Үзән
+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 гыйнвар 2018, 12:36

Әйлән-бәйлән уйнадык...

Яңа елны ничек каршылыйсың, елың шулай үтәр, диләр. Кырмыскалы авылында яшәүче Эльза һәм Тимур Сафиннар да гаиләсе белән аңа ныклы әзерләнеп, зарыгып көтеп алды.

- Яңа ел күңелгә дәрт һәм күтәренке кәеф бүләк итә. Без дә бу сихри бәйрәмне йортыбызны бизәп, матур киемнәр киеп, мул табын әзерләп, гаиләбез белән каршы алдык. Чыршы алып кайтып, аны 5 яшьлек кызыбыз Милана һәм 2 яшьлек улыбыз Тамирлан белән бергәләп бизәп куйдык, астына Кыш бабай бүләкләрен куйдык. Ул бүләкләргә алар бик сөенделәр. Сәгать 12не суккач, бер-беребезгә изге теләкләр теләдек. Соңыннан авыл үзәгендәге чыршы бәйрәменә бардык. Бар җирдә дә бәйрәм рухы сизелә: бизәлгән чыршы, төрле төсләре белән җемелдәүче утлар, гирляндалар, кардан ясалган әкият сыннары күңелләрне канатландырып җибәрә һәм кәефне күтәрә. Фейерверклар бик күп булды, күк йөзе гел яктырып торды. Рәхәт­ләнеп бергәләп тау шудык, чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнап, җырлап-биеп йөредек. Кыскасы, искиткеч күңелле ял иттек.
- Барлык авырлыклар һәм борчылулар иске елда калсын, Яңа ел һәркемгә күңелле яңалык-үзгәрешләр генә алып килсен, - ди Эльза Расих кызы, теләкләрен белдереп.
Венера Гафарова.
Автор фотосы.
Читайте нас: