Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 гыйнвар 2018, 11:59

Беренче трактор

Хөрмәтле редакция! Мин район гәзитен 50 елдан артык алдырам. Ул безнең гаилә әгъзасы кебек, аннан башка тора алмыйбыз. Ул гәзит килми торса, нәрсәдер җитешмәгән кебек. Вакытында аның битләрендә шигырьләрем, хикәяләрем, юморескаларым да дөнья күрде. Бүген шул чакларны искә төшереп, берничә язмамны җибәрергә булдым.

Кәрим бай (хәзер андыйларны эшкуар диләр) - зур хуҗалык җитәкчесе. Көтү-көтү маллары, иген басулары, кибетләре, тегермәне, пекарнясы, хәтта авыл уртасындагы Якты күлдә моторлы көймәсе дә булган. Революциядән соң Ленинград шәһәрендә Путилов заводында Америкадан сатып алынган Фордзон тракторларын “Фордзон-Путиловец” исемендә чыгара башлыйлар. Кабинасыз, артта – зур, алда бәләкәй тимер тәгәрмәчле. Алдан тимер ручканы әйләндереп кыздыралар. Двигателе керосинда эшли. 1925 елда Кәрим бай шундый трактор алып кайта.
- Киләчәктә барлык эшләрне тракторлар, машиналар эшләячәк, - ди ул.
Тракторны күрергә барлык авыл халкы җыела. Тотып та, сыйпап та карыйлар.
- Бу тимер атка нәрсә ашаталар? – дип сораучылар да табыла. Шундый тимер корылманың йөрүенә ышанмыйлар. Авыл муллалары:
- Кем дә кем шушы шайтан арбасына утырып йөри, шул тәмуг утында яначак, - дип куркыталар. Ләкин кешеләр таралмый, кызыксынулары куркудан өстен булып чыга.
Кәрим бай двигатель рукояткасын борып җибәргәч, кайберәүләр төтен чыгарып эшли башлаган трактордан куркып йөгерешә башлый.
Бай руль артына утырып, кузгалып киткәч:
- Кара әле, аттан да шәбрәк чаба бу! - дип ыбыр-чыбырлар аның артыннан йөгерергә тотына. Берничә тапкыр түгәрәк ясап урагач, тракторны туктатып, теләкләре булган барысын да янына утыртып йөретеп килә. Беренче тракторда йөрегән малайларның күпләре киләчәктә үз тормышларын техника белән бәйли.
Шулай, сугыш кырларында танкларда, машиналарда илбасарларга каршы геройларча сугышканнар, колхоз кырларында техника ярдәмендә иген үстер­гәннәр.
... 1930 елда колхозлашу башлана. Көчле хуҗалыклардан мөлкәтләрен тартып алалар. Кәрим байны да мондый тәкъдир урап узмый. Малларын сатып өлгерә, ә трактор белән нишләргә? Аны әлегә тартып алмаганнар. Сахайдан Прибельский ягына барган юлда чокырлар бик күп. Бу урыннарны “41 чокыр” дип тә йөртәләр. Аларның берсендә күл барлыкка килә. Ул корымый, хәтта тирә-ягында төнбоеклар да үсә.
Киләчәк буыннар табарлар, алар өчен саклансын, дигәнме, тартып алынган байлыклары өчен ачуы килепме, белмим, двигателен дә сүндерми, биек ярдан тракторын шул күлгә төшерә.
Кәрим байны, кулаклыкта гаепләп, сөргенгә озаталар. Ул Сталин үлгәч кенә кайта һәм гомеренең соңгы көннәрен хәерчелектә үткәрә.
...Күпме елллар үтте, күпме сулар акты. Бу трактор да ничәмә катлам ләм астында ятадыр. Берәй вакыт үз җиренең патриотлары, үткәннәргә ихтирам белән караган кешеләр табылып, тракторны эзләп табар һәм постаментка куеп, тарихы­бызның бер өлеше буларак карар, дип ышанасы килә.
Флюр Хисамов.
Сахай авылы.
Читайте нас: