Салават балачактан җырга әвәс булып үсә. Әнисе дә моңлы тавышлы, музыкага сөюне ул тәрбияли дә инде. Ә бүген ул профессиональ җырчы. Үзе дә шат күңелле һәм актив кеше буларак, тәүге очрашуда ук укучыларының дәртен һәм тырышлыгын күреп, ансамбльне “Дәрт” дип атарга карар итә. Ул күңел күтәренкелеге һәм яхшылыкка омтылыш, дигән мәгънәдә. Салават Фатыйх улы элек балалар белән эшләгән, соңыннан өлкәннәр төркемен ачу идеясе барлыкка килгән.
- Күптән мондый хыялым бар иде, ләкин төркем төзергә базнат итми йөредем. Хезмәттәшләрем дә, туганнарым да: “Син оста оештыручы. Синең кулыңнан килер ул” дип дәртләндереп җибәрделәр. Бу төркем аларның ярдәме белән килеп чыкты, дисәң дә була, - дип уртаклашты Салават Фатыйх улы.
С.Әюпов репетицияләрдә таләпчән педагог, ләкин шаян сүзле дә була белә. Ансамбльдәгеләрнең һәрберсе белән уртак тел табарга тырыша. Дөрес тын алу, тавышның көчен арттыру буенча бергә эш алып баралар.
- Коллективта тәү тапкыр җырлап караучылар да, “әзер” тавышлылары да бар. Мәсәлән, Равил Фазылов тумышы белән, минем кебек, Белорет районыннан. Альбина Фәйзуллинаның да тавышы көчле, оештыру сәләтенә ия, ул безнең активистка да. Ансамбльгә Ләйсән Байдәүләтова һәм Лия Биктимерова кебек мәктәп укучылары зур теләк белән йөри. Төркемдә, нигездә, урта яшьтә булуларына карамастан, барсы да тырышалар. Мәсәлән, Динар һәм Салават Галәветдиновлар, Гөлшат Исламова – шәхси эшкуарлар, ләкин бирегә йөрергә дә вакыт табалар. Миңа, педагог буларак, ышанганнары өчен аларга рәхмәт әйтәсем килә. Безнең коллективка кушылырга теләүчеләр булса, рәхим итсеннәр, - ди Салават Фатыйх улы.
“Дәрт” вокаль ансамбле тәү тапкыр район Мәдәният сараенда яңа ел концертында чыгыш ясады. Катнашучылар белдерүенчә, аларның күптәнге хыялы тормышка ашты.
- Ансамбль белән концертка шулай тиз арада чыгарбыз дип уйламаган идем. Ләкин алар үзләрен шулкадәр ышанычлы тота, шуңа без чыгыш ясауны озакка сузмаска булдык. Концерт тәмамланганнан соң, кайбер тамашачылар чыгышыгыз ошады, дип мактап та алдылар. Ул безне тагы да канатландырып, дәртләндереп җибәрде, - ди ансамбль җитәкчесе.
Альбина Фәйзуллина мәктәптә укыганда ук җырлау белән мавыга, төрле концертларда чыгыш ясый. Ләкин һәрвакыт тәҗрибәле педагогта шөгыльләнергә, җыр сәләтен арттырырга тели.
- Төркем төзеп, безнең белән шөгыльләнгән өчен мин Салават Фатыйх улына рәхмәтлемен. Ул безгә хыялыбызны тормышка ашырырга мөмкинлек бирде. Шунысы куанычлы, ничә яшьтә булуларына карамастан, бирегә теләге булган һәр кеше йөри ала, - ди Альбина Таһирҗан кызы.
“Дәрт” вокаль ансамбле – мөмкинлекләре булган бердәм иҗади коллектив. Чагыштырмача яшь булуына карамастан, коллектив тамашачыларның сөюен яуларга өлгерде дә инде.