Кунакларны мәгариф бүлеге инспекторы Г.Р.Чыңгызова һәм Русия география җәмгыятенең урындагы бүлекчәсе рәисе А.Г.Фәхрисламова озатып йөреде. Бер көн эчендә алар районның берничә истәлекле урынында булдылар. Тәүге сәфәр Илтирәк авылындагы Михаило-Архангель чиркәвеннән башланып китте. Дин әһеле мордва мәгърифәтчесе, тәүге мордва-эрзя әлифбасы авторы А.Ф.Юртов турында сөйләде. Соңыннан китапханәче А.В.Михайлова музей буенча экскурсия үткәрде, мәгърифәтченең биографиясе һәм тормыш юлы белән таныштырды, борынгы көнкүреш әйберләре, китаплар һәм мордва халык костюмнарын күрсәтте. Шулай ук А.Ф.Юртовның оныгы - Анатолий Юртов белән таныштылар.
Шәйморатов авылында делегация иң тәүдә урындагы мәктәптә укучылар белән очрашты. Тарих укытучысы В.Н.Моратшинаның М.М.Шәйморатовның катлаулы язмышы һәм легендар дивизия командирының батырлыгы турындагы чыгышын барысы да йотлыгып тыңлады. Шул исемдәге музейда кунакларны авыл биләмәсе башлыгы И.М.Моратшин каршы алды. Күпфункцияле социаль-мәдәни үзәкнең 3D-кинозалында бөек генерал турында биографик фильм күрсәтелде.
- Күргәзмә залындагы экспозицияләрне кызыксынып карап йөредем. Аеруча фильм миндә бик күп тәэссоратлар калдырды. Берничә минут кына баруына карамастан, ул М.М.Шәйморатовның гомер юлын ачып салды. Патриотлар, геройның лаеклы дәвам итүчеләрен тәрбияләү буенча бурыч уңышлы үтәлә, - ди Русия география җәмгыятенең урындагы бүлекчәсенең башкарма директор Л.А.Соколов.
Шулай ук Русия география җәмгыятенең урындагы бүлекчә комиссиясе рәисе Р.К.Денисламов авылда чишмә ачылуы һәм аңа Миңлегали Шәйморатов исеме бирелүе турында бәян итте. Киләчәктә ул төзекләндереләчәк һәм “БР Кырмыскалы районынның тарихи-мәдәни урыны” буларак экскурсия программасына кертеләчәк. Хәрби Дан һәм 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе командиры Миңлегали Шәйморатов мемориалына чәчкәләр салынды.
Программаның арыбатангы пункты район үзәгенә экскурсиядән торды. Биредә кунакларны муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар буенча урынбасары И.Ә.Галиәхмәтова һәм район үзәге гимназиясенең география укытучысы Ф.Ф.Дәүләтшина каршы алды. Ана аллеясы, сәясәтче һәм язучы Мирсәет Солтангалиевның һөйкәленә, Җиңү паркы һәм яугир-чик сакчылары һәйкәлләрен карап йөределәр.
“Түгәрәк өстәл”дә Олыкүл урта мәктәбенең география укытучысы А.Г.Фәхрисламова һәм С.М.Чугункин исемендәге Кырмыскалы урта мәктәбе укытучысы И.Г.Йосыпов чыгыш ясады. Сөйләшүнең төп темасы – безнең районга туристларны җәлеп итү. Русия география җәмгыятенең урындагы бүлекчә рәисе советнигы Г.А.Евдищенко башкарылган эшләр өчен И.Г.Йосыповка рәхмәт белдерде һәм тәрбияләнүчеләре белән “Урал барсы” проектында катнашуга чакырды. Ул Русия тарихында Көньяк Уралда эчке туризмны үстерүгә юнәлтелгән тәүге төбәк проекты.
Шулай ук кунаклар Ибраһим авылында бөек башкорт мәгърифәтчесе, этнограф һәм 1883 елдан бирле Русия география җәмгыятенең Ырынбур бүлекчәсе әгъзасы Мөхәммәтсәлим Өметбаевның йорт-музеенда булдылар. Кабак урта мәктәбе укытучысы З.З.Кәримов аның һәм районнан чыккан башка күренекле шәхесләр турында мавыктыргыч чыгыш ясады. Арытабан кунаклар Иске Кыешкы авылындагы билгеле рус язучысы С.Т.Аксаковның йорт-музеена, авыл янында урнашкан шул исемдәге күлгә һәм мәктәптәге әдәби залга бардылар.
Шул ук көнне тарих укытучысы һәм Шәйморатов авылында мәктәп музее мөдире В.Н.Моратшинага һәм Русия география җәмгыятенең урындагы бүлекчәсенең попечитель советы рәисе урынбасары Р.Ә.Хаҗиевка Русия география җәмгыяте әгъзасы билеты тапшырылды.
Кунаклар райондагы экскурсиядән канәгать калдылар һәм кунакчыллыклары өчен рәхмәт белдерделәр.