Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 февраль 2018, 13:04

Батырларны онытырга хакыбыз юк

Патриотлык – туган илгә сөю, тугрылык, аңа хезмәт итү һәм аны якларга һәрвакыт әзер булу. Яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү – муниципаль структураларның мөһим бурычы. Республиканың патриотик тәрбия бирү һәм яшьләрне хезмәткә әзерләү юнәлеше дәүләт органнарының игътибары астында.

2013 елдан башлап район биләмәсендә хәрби-патриотик клуб челтәрләрен киңәйтү максатында Кабак, Кырмыскалы, Бозаяз һәм Иске Бәбеч авылларында хәрби-патриотик клублар эшләп килә. Шул көннәрдә Прибельский авылында аның бишенчесе ачылды һәм аңа 1941 елда Одессаны батырларча обороналауда катнашкан кадрлы офицер Сөләйман Ибраһим улы Солтангалиевның исеме бирелде.
Тумышы белән Сарт-Науруз авылыннан булган С.И.Солтангалиев лаеклы тормыш юлы үтә. Взвод, рота, уку бүлекчәсе, батальон командиры, полк командиры ярдәмчесе булып хез­мәт итә. 1941 елның көзендә 25нче Чапаев дивизиясе сос­тавында үзенең полкы белән безнең якташыбыз Одессаны саклауда катнаша. Яулар­ның бер­сендә ул каты яралана һәм берничә ай гос­питальдә дәвалана. 1942 елда инвалидлык бирелгәч, ул Кызыл Армия сафларыннан демобилизацияләнә һәм туган ягына әйләнеп кайта. Соңыннан урындагы мәктәп директоры, ә 1951 елда Карлыман шикәр заводы эшли башлагач, гомеренең соңгы көненә кадәр партия комитеты секретаре вазыйфасын башкара.
“Ватанны саклаучы” дип исемләнгән район конкурсы чикләрендә хәрби-патриотик клубны ачу тантанасына бик күп халык җыелды. Чарага Солтангалиевның якын­­нары: хәзерге вакытта Чишмә районында яшәгән оныкасы Галина Анатольевна Шиндина, туганы – Башкорт дәүләт авиация университеты профессоры А.М.Мөхәммәдьяров та чакырылды. Тантананы Прибельский урта мәктәбе директоры Р.М.Хисмәтуллина ачып җибәрде. Рита Мо­таһар кызы җыелучыларны Сөләйман Ибраһим улының тормыш юлы белән таныштырды. Кырмыскалы һәм Архангель районнары буенча хәрби комиссар Р.Н.Гыймалов үзенең чыгышында район тормышында бу вакый­ганың әһәмияте һәм роле турында сөйләде. Муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары И.Ә.Гали­әхмәтова шулай ук җыелу­чы­ларны якынлашып кил­гән истәлекле даталар белән котлады һәм үсеп килүче буында патриотлык рухы һәм гражданлык активлыгын тәрбияләү – без хәл итәргә тиешле төп бурычыбыз, дип билгеләде. Халкы­бызның хезмәт һәм хәрби йолаларын саклау һәм дәвам итү турында район ветераннар советы рәисе А.Л.Мө­хәм­мәтҗановның чыгышында да әйтелде.
Тантаналы чара азагында яңа хәрби-патриотик клуб җитәкчесе итеп сайланган физкультура укытучысы Р.С.Галиәкбәров тәрбиялә­нүчеләре алдында ант бирде. Киләчәктә аларны зур эш­ләр көтә, ләкин клубны уңыш­лы эшләтү – җиңел түгел. Шуңа карамастан ул югары нәтиҗәләргә ирешер һәм танылу алыр, дип ышанасы килә.
Рушания Хәмәтгалимова.
Читайте нас: