Ике этаптан торган чарада зона буенча иң яхшы командалар ачыклана, соңыннан алар Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбенең спорт залында финалда очраша.
Конкурс һәм комплекслы сынаулар гомум физик әзерлек дәрәҗәсенә бәһа бирү генә түгел, Ватан тарихы һәм башлангыч медицина әзерлеге нигезләре буенча белемнәрен тикшерү дә. Чөнки заман солдаты хәрби хезмәтен уңышлы үтү өчен бу сыйфатларга ия булырга тиеш.
Командаларга тезелергә дигән боерык бирелде, безнең алда - төз гәүдәле, кыю йөрәкле, җиңү яуларга әзер булган Ватаныбызның булачак сакчылары. Шунысы куанычлы, соңгы елларда барлык мәктәпләр бердәм форма сатып алды һәм финалда барсы да тиешенчә киенгән иде.Тышкы кыяфәт һәрвакыт әһәмияткә ия, кайчакта хәтта хәлиткеч роль уйный, дисәң дә була.
Тәүге конкурс сынавында катнашучылар ялгыз һәм команда белән тезелү алымнарын күрсәттеләр. Гимназия һәм 2нче санлы Кырмыскалы урта мәктәбе укучыларына тиңнәр булмады. “Гомум гаскәр саклану комплектын вакытка киенү” конкурсында Марат Әбүбәкиров (гимназия) һәм Илдар Гайнетдиновның (2нче санлы Кырмыскалы урта мәктәбе) тәрбияләнүчеләре иң яхшы нәтиҗә күрсәттеләр.
Гимназиянең В.Вахитов исемендәге хәрби-патриотик клуб тәрбияләнүчеләре үзләренең физик яктан әзерлекләрен исбат иттеләр. Ә район үзәгенең 2нче санлы урта мәктәбе укучылары Ватан тарихы буенча белемнәрен күрсәттеләр. Автомат сүтеп-җыю, мишеньга пистолеттан ату, противогаз киюдән торган хәрби эстафета катлаулы булса да, балаларда зур кызыксыну уятты. Биредә барлык командалар да аны уңышлы үтәп чыкты һәм югары бәһа алды.
Барлык сынаулар нәтиҗәсендә конкурста актив катнашканнары өчен Сихон, Прибельский, Иске Бәбеч мәктәбе командаларына дипломнар тапшырылды. Иске Кыешкы авылының С.Т.Аксаков исемендәге урта мәктәбе вәкилләре - өченче урында. Бу мәктәптә балаларның саны аз булуга карамастан, искекыешкылылар башка мәктәпләр белән лаеклы алышты. Җитәкчеләре Зәки Бикбаев команда төзеп, аларны хәрби сәнгать серләренә өйрәтә алган. Берничә ел гимназия белән ярышкан Кырмыскалы авылының 2нче санлы урта мәктәбе вәкилләре икенче урында. М.Т.Әбүбәкиров җитәкчелегендәге В.Вахитов исемендәге хәрби-патриотик клуб тәрбияләнүчеләре чираттагы тапкыр җиңүче дип танылды.
“Ватанны саклаучы” дигән район конкурсында җиңүче командаларга яшьармиячеләр формалары алуга сертификатлар тапшырылды.
Бу чара чикләрендә тантаналы шартларда төрле гомум белем бирү мәктәпләреннән 68 укучы “Яшь армияче” Бөтенрусия хәрби-патриотик җәмәгать оешмасы сафларына басты. Бу аларга төрле республика слетларында, фестивальләрдә һәм ярышларда катнашуга мөмкинлек бирә.
Чараны оештыручылар һәм судьялар – мәгариф бүлегенең тормыш хәвефсезлеге нигезләре кураторы А.А.Әкбаров, Балалар һәм спорт мәктәбенең директор урынбасары Р.Р.Әминев, хәрби комиссариат вәкиле С.А.Симонов, Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе тренерлары Р.Р.Рәхмәтуллина, О.А.Фирсова, “Патриот” җәмәгать оешмасы рәисе, хәрби хәрәкәтләр ветераны А.Ә.Ярмөхәммәтов финалга чыккан командаларга ярдәм күрсәткән һәм югары дәрәҗә әзерләнгән өчен мәктәп җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.
Ә финалга җитә алмаган катнашучыларга тырышлык һәм хәрби хезмәттә кирәкле алымнарга күбрәк игътибар бирүләрен телибез.
Рушания Хәмәтгалимова, муниципаль район хакимиятенең яшьләр белән эшләү буенча баш белгече.