Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 февраль 2018, 12:35

Үткәне данлы, бүгенгесе ныклы

Иске Кыешкы авылындагы С.Т.Аксаков исемендәге мәктәпнең спорт залында Зәки Әхмәт улы Бикбаев дәрес үткәрә. Көч-дәрте ташып торган тәҗрибәле физкультура укытучысына 70 яшь дип әйтеп тә булмый.

Бүген Зәки Әхмәт улы Бикбаевны райондагы М.М.Шәйморатов исемендәге “Йолдыз” хәрби-патриотик клуб җитәкчесе һәм футбол буенча тренер буларак яхшы беләләр. Оста нәсыйхәтченең канаты астында хәрби-патриотик клуб әгъзалары республика һәм район күләмендә үткәрелгән ярышларда лаеклы урыннар яулый. Хәрби клуб төзегәннән соң, 2015 елда ул Иске Кыешкы мәктәбе базасында шул исемдәге эзләнү отряды булдыра. Ел саен аның әгъзалары Ленинград өлкәсенә “Хәтер вахтасы”на бара. Алар ярдәмендә дистәләгән солдатның мәете табылды һәм туган якларына кайтарып җирләнде. Шулай ук Бөек Ватан сугышы вакытындагы борынгы әйберләр табылып, Хәрби Дан музеена тапшырылды. Ә 2017 елда аны “Яшь армия” җәмәгать хәрәкәтенең урындагы бүләкчә җитәкчесе итеп сайлап куялар. Үзе әйтүенчә, кайчандыр язмышы укытучы эшчәнлеге белән бәйле булыр, дип күз алдына да китерә алмаган.
…Зәки Әхмәт улы унөч балалы эшчеләр гаиләсендә унберенче булып дөньяга килә. Уфа шәһәренең “Нижегородка” бистәсендә үсеп буй җиткерә. Уфа индустрия техникумын тәмамлаганнан соң Совет армиясе сафларына алына һәм Ерак Көнчыгышта хезмәт итә. Нәкъ шул чорда аның оештыру сәләте ачыла да инде. 20 яшьлек егеткә дивизия командиры Киев шәһәрендәге Югары хәрби-сәяси училищега укырга керергә тәкъдим итә. Ләкин йортта олы яшьтәге әти-әнисе һәм балигъ булмаган туганнары барлыкка сылтанып, тәкъдимнән баш тарта. Армиядә ул частьнең комсоргы була, Коммунистрлар партиясе сафларына баса. Демобилизацияләнү алдыннан, 1970 елның апрелендә тәүге дәүләт наградасы – “Хәрби батырлыгы өчен” медале белән бүләкләнә.
Хезмәтен тутырып кайту белән Зәки Әхмәт улы Уфа фанер җитештерү комбинатына эшкә урнаша. 1970 елдан башлап 8 ел фанер корпусы механигы, соңыннан конструктор бюросында инженер вазыйфасын башкара. 1980 елда, Мәскәү олимпиадасы алдыннан, партия аны комбинат коллективында мәдәниятне һәм спортны “күтәрергә” җибәрә. Ә тиздән йорт җиһазлары җитештерүче, шырпы фабрикасы һәм фанер комбинаты кебек өч эре предприятиене үз эченә алган “Башлеспром” җәмгыятенең мәдә­ният йорты һәм спорт комплексы директоры итеп тәгаенләнә. З.Бикбаев җитәкчелек иткән чорда сугыш ветераннары белән очрашулар, бик күп иҗади кичәләр, спорт бәйрәмнәре оештырыла. Мәдәният йортында теннис буенча СССРның күп тапкыр чемпионы, спорт комментаторы Николай Озеров, киноактерлар Наталья Варлей һәм Михаил Кузнецов кебек билгеле кешеләр, Фәйзи Гаскаров исемендәге дәүләт академия халык биюләре ансамбле килеп, чыгыш ясый. Һәр цехның үзенең үзешчән сәнгать коллективы, ә мәдәният йортының үзенең вокаль-инструменталь ансамбле, тын оркестры була. Ә “Кызыл йолдыз” футбол командасы шәһәр һәм республика беренчелегендә уйнап, ике тапкыр Уфа кубогын яулый. Мондый эшчәнлектән соң, 1986 елның октябрендә 1,5 меңнән артык кеше эшләгән комбинат коллективы Зәки Әхмәт улын профсоюз комитеты рәисе итеп сайлап куя. Ул вакытта хезмәткәрләрнең гаиләләре өчен өч балалар бакчасы, дүрт гомумторак, ял һәм сунар базалары эшли. 1987-1988 еллар предприятие өчен иң уңышлысы була - производство үсешә, халык профсоюз юлламалары буенча актив ял итә. Ләкин көтмәгәндә үзгәртеп кору чоры башлана. Партия профсоюзларны кысрыклый башлый. Зәки Әхмәт улы мөнәсәбәтләрне катлаулатмаска карар итә һәм 1989 елда эшеннән китә.
Ул вакытта тәүге шәхси предприя­тиеләр барлыкка килә. “8 Март” бистә­сендә торак төзү белән шөгыльләнгән “Ышаныч” торак-төзелеш кооперативында ул зур тәҗрибә туплый. Коммерция үзәгенә җитәкчелек итеп, Зәки Әхмәт улы 90нчы елларда дефицит булган кирпеч, цемент, такта кебек төзелеш материаллары белән тәэмин итә. Бераз вакыттан кешегә эшләү ялыктыра һәм ул Урта Азия республикалары белән сәүдә мөнәсәбәтләрен җайга салып, тәүдә бер, соңыннан икенче фирмасын ача. Бу эше аның 5 ел дәвам итә.
Бервакыт, хоккей матчыннан соң, Зәки Әхмәт улы “Башлеспром”ның генераль директоры урынбасары булып эшләгән курсташы Рәшит Хаҗиповны очрата. 1995 елның мартында дусты аны маркетинг, коммерция һәм тышкы икътисад элемтәләре бүлегенә эшкә чакыра. Шулай итеп, ул 1997 елның августында кризис хәлендә калган җиһазлар җитеш­терү фабрикасы директоры итеп тәгаен­ләнә. Ел ярым эчендә оста җитәкче оешманы алдынгылар сафына чыгара.
1997 елда илдәге предприятиеләр банкротлыкка кала башлый, моңа тәүге­ләрдән булып “Башлеспром”ның “1 Май” шырпы фабрикасы да эләгә. Производствоны саклап калу өчен берләшмә җитәкчелеге фабриканың арбитраж управляющие итеп юридик белеме, арбитраж управляющие һәм предприятиегә җитәкчелек итү тәҗрибәсе булган Зәки Бикбаевны тәгаенли. Шулай, 4 ел эчендә фабрика тотрыклы предприятиегә әверелә. Производстводагы уңышлары өчен җитәкчегә икенче дәүләт наградасы бирелә.
2003 елда агач эшкәртү тармагында аның хезмәт эшчәнлеге тәмамлана. Зәки Әхмәт улы тормышында яңа этапка – спортка күчә. З.Бикбаев җитәкчелек иткән “Нефтяник” футбол клубы командасы Русия беренчелеге уеннарына чыга. 2006 елда “Строитель” стадионы директоры булып эшләгән чорда бозда мотоциклда узышу буенча Русия, Европа һәм дөнья чемпионатлары үткәрә. Дөньяның булачак чемпионы Николай Красников аның күз алдында осталык туплый. 2007 елның ноябрендә Зәки Әхмәт улын “Динамо” стадионының техник директоры вазыйфасына чакыралар. Биредә төзелгән спорт корылмасын дәүләт комиссиясенә тапшырырга кирәк була һәм ул моны башкарып чыга. 2009 елның августында яңа стадионда янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар арасында V Дөнья чемпионаты үткәрелә. Тырыш хезмәте өчен Зәки Әхмәт улы республика Прези­дентының Рәхмәт хаты һәм Мактау грамотасы белән бүләкләнә.
Башкортстан футболы 2008 елдан 2010 елга кадәр Русия беренчелегендә уйнаган “Башинформсвязь” һәм “Динамо” командаларыннан башлана. Ул вакытта Зәки Әхмәт улы “Динамо” клубы директоры һәм спорт комплексының техник директоры вазыйфаларын башкарган була.
Соңрак язмышы аны Кырмыскалы районына алып килә - Кабак авылында дача буларак сатып алынган йортына яшәргә кайта.
- Үземнең йортта яшәү – балачактагы хыялым иде, - ди Зәки Әхмәт улы.
Авылга кайту белән аны мәктәпкә эшкә чакыралар. Биредә инде ул үзен тәҗрибәле нәсыйхәтче буларак кына түгел, футбол буенча тренер һәм физик культура укытучысы буларак күрсәтә. Зәки Әхмәт улының тормыш иптәше Нәфисә Зәйнетдин кызы да гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган. Уфа шәһәрендә 25 ел рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән. Бәлки, шул да Зәки Әхмәт улына производстводан укытучы эшенә күчәргә булышлык иткәндер. Бикбаевлар зур һәм тату гаилә булып яши. Өлкән кызлары Гүзәл, уллары Рубен һәм Руслан үзләре гаиләле, балалар үстерәләр. Онык-оныкалары Вадим, София, Ренат, Карина һәм Ролан картәтиләрен үзләренең уңышлары белән куандырып торалар.
Ринат Шәйбәков.
Читайте нас: