Үзән
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 март 2018, 12:47

авылның Киләчәге – яшьләр кулында

Район хакимиятенең зур залында “Актив яшьләр” дип исемләнгән яшьләр форумы үткәрелде. Аның максаты – яшьләрне һөнәри һәм иҗади яктан үстерү өчен уку мәйданчыклары булдыру, проект эшчәнлекләрен хуплау, белемнәрен камилләштерү һәм, әлбәттә, проектларын тормышка ашыру.

Форумда укытучылар, өстәмә белем бирү педагоглары, мәдәният, медицина учреждениеләре хезмәткәрләре, укучылар, авыл Советлары һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре вәкилләре катнашты.
Җыелучыларга сәламләү сүзе белән муниципаль район хакимияте баш­лыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары И.Ә.Галиәхмәтова мөрәҗәгать итте:
- Мондый чара тәү тапкыр гына үткәрелми. Ул яшь буынның булдыклыгын һәм активлыгын күрсәтә, чөнки районның, республиканың һәм Русиянең киләчәге нәкъ алар кулында. Район хакимияте, республика кирәкле һәм файдалы проектларны тормышка ашыру өчен матди ярдәм күрсәтә, башкаларны да җәмгыятькә кирәкле ке­шеләр итеп тоярга, проектлар төзеп, аларны тормышка ашырырга дәрт­ләндерә.
Прибельский авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Р.Р.Әхмәтов чүп-чарны сортларга бүлү буенча үзенең тәүге проектын тәкъдим итте. Бу проект һәр төр көнкүреш калдыгына аерым ячейкалы контейнер булдыруны күз уңында тота. Кәгазь, пластик, пыяла, батарейка булсынмы, икенче эшкәр­түгә аларны аерым җибәрергә булышлык итәчәк. Рәмил Рафаэль улы әйтүенчә, мондый контейнерлар авылда куелган да инде. Башта авыл халкы моны җитди кабул итми, ләкин соңыннан күбесе аның белән актив куллана башлый. Хәзер кешеләр чүп-чарны посадкаларга яки автомобиль тәрәзәсеннән теләсә-кайда ташлап китми.
Соңыннан Бекет мәктәбе укытучысы Е.А. Заикина “Метеостанция” проекты белән таныштырып, метеорология будкасының төзелеше һәм ничек эшләве турында сөйләде. Ул укучылар белән һава температурасын, басымны, дымлылыкны, җилнең юнәлешен, явым-төшем дәрәҗәсен үлчәп кенә калмаячак, барлык мәгъ­лүматны чәчү эшләре вакытында авыл хуҗалыгы предприя­тиеләренә җибә­рәчәк.
Илмира Әнвәр кызы, элек метеостанцияле һәм флюгерлы будкаларның һәр мәктәптә диярлек булуы һәм гамәли күнекмәләр аеруча кызыклы үтүен билгеләде.
Прибельскилыларның активлыгын билгеләп үтми мөмкин түгел, чөнки чарада тәкъдим ителгән проектларның күбесе аларның өлешенә туры килә. Мәктәп укытучысы Д.Р.Фәезов сыйныф бүлмәләрен заманча техника белән җиһазландыру буенча кызыклы проекты белән таныштырды. Биредә укучылар 3-D ручка ярдәмендә төрле детальләргә модельләр ясый һәм җирнең, кешенең эчке органнарын һәм башка күп нәрсәләрне тикшерә алачак. Терапевт А.А.Биктимерова дәвалау-физкультура кабинеты булдыру тәкъдимен кертте. Сәламәт­лекләре какшаган кешеләр опера­ция­дән соң биредә реабилитация үтә алачак, дип белдерде. Җыелучылар Проф­союз кадрларының квалификациясен арттыру институтыннан коуч-тренерлары тарафыннан команда төзү, лидер сайлау, гаиләдәге конфликтларны профилактикалау темасына оештырылган семинарда катнаштылар.
Иң соңыннан авыл биләмәсе үзәге буларак, Подлуб авылын төзекләндерү проекты белән «Артемида» җәмгыя­тенең Ляхово сөтчелек комплексы җитәкчесе Д.П.Заикин чыгыш ясады. Ул мактау тактасы урнаштыру, юлларга асфальт түшәү, чәчкә клумбалары утырту, коймаларны алмаштыру һәм башка төзелеш эшләрен башкаруны планлаштыра.
Форум азагында жюри әгъзалары иң яхшы проектларны билгеләде һәм аларны тормышка ашыру өчен грантлар белән бүләкләде. Релаксация һәм психологик ял итү бүлмәләре булдыру проектын тәкъдим иткән Прибельский урта мәктәбе укытучысы Л.Р.Львова беренче урынга лаек булды. Икенче урында - «Яшьлек» яшьләр үзәге педагог-психологы Ф.Н.Самикова. Прибельский урта мәктәбе укучысы С.А.Барышевның проекты да иң яхшылар исәбенә керде.
Марсель Ишморатов.
Читайте нас: