Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 март 2018, 13:46

Серле дөньяга сәяхәт

Район үзәк китапханәсендә халыкны китап укуга җәлеп итү буенча төрле чаралар оештырылып тора. Әледән-әле күренекле якташларыбызга багышланган әдәби кичәләр, балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре һәм мәктәп укучылары өчен мавыктыргыч кичәләр үткәрелә. Бирегә төрле яшьтәге кешеләр, үз мәнфәгатьләрен, кызыксынуларын канәгатьләндерү өчен килә.

Менә бу көнне дә кеше китап укудан ямь табарга өйрәнергә тиеш дигән фикер белән 2нче санлы Кырмыскалы урта мәктәбенең О.Н.Утманцева җитәкче­леген­дәге 1 «а» сыйныф укучылары район китапханәсенә экскурсиягә килеп, китаплар дөньясына “чумды”.
- Китапханәгә барырга җыенганда ук балаларның шатлыгы күзләренә чыккан иде. Аларның барысы да укый белә, шуңа, күреп торасыз, төрле калынлыктагы һәм зурлыктагы матур китапларны карый, кызыксына. Бүгенге очрашудан алган тәэссоратлар аларның күңел­ләрендә бик озак сакланачак, - ди Ольга Николаевна.
Балалар китапханәсе хезмәткәрләре Н.В.Вдовина, Г.М.Атнабаева, Г.Г.Гәрәева бер-бер артлы китапханәгә язылу, китаплар алу тәртибе, уку залында шөгыль­ләнү кагыйдәләре турында сөйләделәр, китап-журналлар күрсәттеләр. Серле китап дөньясы белән якыннанрак танышу максатыннан укучылар китап киштәләре арасыннан үттеләр, стендларны карап чыктылар, шулай ук ничек китап сайларга, аларны ничек тотарга өйрәнделәр. Ә аннары балалар үзләренең күңеленә хуш килгән китап һәм журналларны карадылар һәм теләгәннәрен сайлап алдылар.
Китаплар дөньясына сәяхәт мавыктыргыч һәм кызыклы булды, дип ышанычлы әйтергә мөмкин. Рәхмәт сүзләре әйтеп, бирегә килергә сүз куешып, балалар теләр-теләмәс кенә китапханәдән чыкты.
Эльвира Ямалетдинова.
Читайте нас: