Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 март 2018, 14:09

Рәхмәтем чиксез аларга

Мең төрле авыруларга дәва тапкан, күпме кеше гомерләрен саклап калган медицина хезмәткәрләрен без яратып “ак фәрештәләр” дибез. Тик моның артында күпме тынгысыз һәм йокысыз төннәр, борчылулар булуын без аңлап бетермибез кебек. Кайвакытта: “Рәхмәт Сезгә!” - дип әйтергә дә онытып җибәрәбез. Ә алар кулында – күпме кеше гомере.

Бүген мин яраткан гәзитем аша район поликлиникасында авыруларны кабул итүче сабыр холыклы, тыйнак һәм ипле кардиолог Зөлфия Винер кызы Хәмитова һәм шәфкать туташы Флюра Вәсим кызы Хәлиуллинага рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Яшь кенә булуларына карамастан, алар өлкәннәргә дә, яшьләргә дә бик игътибарлы, үзләренең акыллы киңәшләре белән дә тәнне генә түгел, җанны да дәвалыйлар.
Алар үз эшләренең осталары, дип горурлык белән әйтә алам. Эшләреннән тәм һәм ләззәт табып, халыкка хезмәт итә алар. Һәр авыруны якты йөз белән каршы алалар, игътибар белән тыңлыйлар һәм киңәш бирәләр. Шундый итагатьле, тәртипле һәм ярдәмчел кызлар үстергәннәре өчен аларның әти-әниләренә чиксез рәхмәтлемен. Киләчәктә дә аларның ак күңелләренә кер кунмасын, ак халатларына тап төшмәсен иде, авыр, ләкин мактаулы эшләрендә зур уңышлар телим.
Сәкинә Садртдинова,
хезмәт ветераны.
Кырмыскалы авылы.
Читайте нас: