Мин үзем яшь белгеч буларак, хезмәт эшчәнлегемне Прибельский мәктәбендә башлаганда башлангыч сыйныф укытучыларының тәҗрибәсенә таянып эш иттем. 30 елдан артык эш стажым булуга карамастан, әле булса хезмәттәшләремнең дәресләренә керәм һәм алардан тәҗрибә туплыйм.
Укытучы дигән олы исемгә лаек булу җиңел түгел. Моның өчен күп укырга, педагогик осталыгыңны даими камилләштереп торырга кирәк. Әлбәттә, балаларны ярату, алар белән аралашудан тәм табу, бөтен гомереңне шушы изге эшкә багышлау өчен күңелеңдә ныклы ышаныч булырга тиеш. Башлангыч сыйныфлар укытучысы Елизавета Ивановна Климкина бу сыйфатларның барысына да ия. Аңа сәләт Ходайдан бирелгән, дип ышанычлы әйтергә мөмкин. Ул дөрес һәм матур итеп сөйли, дәресләрдә укучылары сорауларга тулы җавап бирә, үзләренең фикерләрен төгәл җиткерә ала. Аның ата-аналар җыелышын алып баруы миңа аеруча ошый. Аларның һәрберсе зур булмаган спектакль. Балаларының уңышлары һәм җитешсезлекләре турында исемнәрен әйтми генә, шаян сүзләр кушып ата-аналарга әйтә, ләкин шул ук вакытта алар сүз нәкъ аның баласы турында баруын аңлый. Е.И.Климкина һәрвакыт укучыларының әти-әниләренең исем-шәрифләрен яттан белә. Әле дә Елизавета Ивановна укучыларының гаиләләре белән тыгыз бәйләнештә, ә дәрестән соң аларның һәрберсе белән сөйләшергә вакыт таба.
Тамара Михайловна Иванова үзенең тәрбияләнүчеләренә тавышын күтәрми. Аның укучылары да аңа охшап максатка омтылучан һәм актив. Дәрес барган сыйныф яныннан үткәндә укытучының ягымлы тавышы ишетелә, шулвакыт дәрескә кереп, аның укучысы булырга теләк барлыкка килә.
Кагыйдә буларак, педагогия коллективында укытучылар үзләренең укучылары өчен борчыла, шатлана һәм гомерләрен алардан башка күз алдына да китерми. В.Ә.Хәбибуллина – шундый укытучыларның берсе. Венера Әкъсән кызы минем күрше бүлмәдә дәрес алып бара. Миңа еш кына аның чараларга тырышып әзерләнүен һәм борчылуын күргән бар. Сыйныфтагы һәр укучысы да актив, әти-әниләре дә ярдәм күрсәтә. Бер үтенечне дә җавапсыз калдырмый, һәрвакыт вакыт табып, ярдәм кулы суза.
Светлана Рим кызы Миннибаева да зур хөрмәткә лаек укытучы, эше өчен “янып-көя” торган иҗади кеше. Укучылары да укытучыларына охшап ачык йөзле һәм гади. Ул үткәргән дәресләр һәм чаралар бик кызыклы килеп чыга.
Л.П.Мөхәммәтҗанова - шаян сүзле һәм тормышка уңай карашлы, ләкин дәрестә ул җитди һәм таләпчән укытучы. Людмила Петровнаның балалар белән аралашуның үз стиле бар. Дәресләрен яратып, кызыклы һәм мавыктыргыч итеп үткәргәнгә, аны балалар зур кызыксыну белән көтеп ала. Дәрес вакытында ул укучыларының башыннан сыйпый, аларга ягымлы итеп эндәшә, укучылары да яраткан мөгәллимәләрен кочаклап ук ала.
Светлана Венер кызы Баемова искиткеч гади, үткен карашлы, туры сүзле, ачык йөзле, аралашучан, һәр баланың күңеленә ачкыч табып, үзенекедәй күреп ярата, аңлый белүче мөгаллимә.
Яшь булуына карамастан, Ләйсән Дамир кызы Дәүләтбаева үзен лаеклы алмаш буларак күрсәтергә өлгерде дә инде. 4нче сыйныфта Ләйсән Дамир кызы үткәргән кичәдә һәммәсе дә үзләрен әкият дөньясында кебек хис итте. Биредә балалар да, аларның әти-әниләре дә зур теләк белән катнашты. Районда үткәрелгән чараларда да алар актив катнаша.
Р.Р.Ихсанова, Ә.Ф.Йосыпова һәм С.А.Потапова кебек гимназиядә яңа эшли башлаган укытучыларны да балалар һәм ата-аналар ярата, хөрмәт итә.
Яшь педагогларга үрнәк алырлык, зирәклеккә, түземлеккә һәм оптимизмга өйрәнерлек укытучыларыбыз байтак. Мәктәпне тәмамлаучылар укытучыларын онытмасыннар һәм олы хөрмәт белән искә алсыннар иде.
Татьяна Мусина, Кырмыскалы гимназиясенең башлангыч сыйныфлар укытучысы.