Очрашуга хуҗалык, оешма һәм предприятие җитәкчеләре, шулай ук район активы чакырылды. Чараны муниципаль район хакимияте башлыгы Ф.Ф.Чыңгызов алып барды.
Павел Рюрикович “Шәһәр мохите” проектының тормышка ашырылуына аеруча игътибар бирде.
- 3 ел эчендә бу программа буенча илдә 25 миллиард сум акча бүленде. Бу акчалар 1000нән артык кеше яшәгән авылларны төзекләндерүгә юнәлтелде. Алдагы 6 елда бүленгән акча күләме 6 тапкырга арттырылачак. Бүген Башкортстан Республикасы “Шәһәр мохите” проектын тормышка ашыру өчен федераль бюджеттан - 856 миллион сум, ә Кырмыскалы районы 14 миллион сум акча алса, якын киләчәктә бу сан ике тапкырга артачак һәм район 28 миллион сум күләмендә субвенция алачак. Бүген волонтер хәрәкәте һәм Гомум халык фронты контроле эшли. Ягъни, барлык эшләр дә вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарылырга, акчалар максатлы тотынылырга тиеш. Бу проект халык проекты булырга, ягъни нәрсә эшләргә, ничек эшләргә халык үзе хәл итәргә тиеш, - дип белдерде Павел Качкаев.
Чыгыш ясаучылар шулай ук яшь гаиләләрне борчыган проблемаларга тукталып үттеләр.
- 2017 елда 3 миллион гаилә торак шартларын яхшыртты. Безнең бурыч – алдагы 6 ел эчендә бу санны 5 миллионга кадәр җиткерү. Президент Мөрәҗәгатьнамәсендә якын вакытта ипотека кредитларын 7-8 процентка кадәр төшерергә, дигән бурыч куелды. Бүгенге көндә ипотека кредиты буенча процент ставкасы 9,5 процентка кадәр киметелде. Якын вакытта ясле төркемнәре төзү кебек тагы бер мөһим бурыч хәл ителә. 3 яшькә кадәрге балалар өчен 270000 урынлык балалар бакчасы төзеләчәк. Бу максаттан 50 миллиард сум акча бүленде, - диде Павел Рюрикович.
Чыгышта шулай ук пенсия, югары тизлекле интернет, электр энергиясе белән тәэмин итү, юлларны төзекләндерүгә кагылышлы мәсьәләләр тикшерелде.
Арытабангы очрашу “сорау – җавап” форматында үтте. Павел Рюриковичка экология, чүп-чар яндыру заводлары төзү, торак-коммуналь хуҗалыклары булдыру кебек төрле темаларга кагылышлы сораулар бирелде.