Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 март 2018, 13:09

Рөстәм Хәмитов Уфа сәүдә үзәкләренең берсендә хәвефсезлек мәсьәләләрен тикшерде

Кичә Уфа буйлап эш сәфәре барышында Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов «Тирәкләр» сәүдә йортында булды.

Ул комплекс җитәкчелеге белән кешеләрнең иминлек мәсьәләләрен тикшерде. Әңгәмә барышында төшкә кадәр сәүдә йортында уку эвакуациясе булганы билгеләнде.
Хәтерегезгә төшерәбеҙ, әлеге мәлдә республика Башлыгы кушуы буенча сәүдә үзәкләренең, концерт залларының һәм конгресс биналарының хәвефсезлегенә тикшерүләр оештырылған.
Рөстәм Хәмитов шулай ук товарлар төрлелеге белән танышты, республикада җитештерелгән азык-түлек барлыгы һәм аларга ихтыяҗ дәрәҗәсе белән кызыксынды.
УФА, 2018 ел, 30 март. /«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы/.
http://www.bashinform.ru/news/1136591-rustem-khamitov-obsudil-voprosy-bezopasnosti-v-odnom-iz-ufimskikh-torgovykh-tsentrov/
Читайте нас: