Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 апрель 2018, 11:39

Изгелек йомгагы

Русия Федерациясендә Ирекмәннәр һәм волонтерлар елына багышланган “Буыннан буынга” дип исемләнгән район фестивале старт алды.

Бу чара яшьләрне волонтерлык эшчәнлегенә җәлеп итү, тәҗрибә уртаклашу һәм илебезнең чын патриотларын тәрбияләүгә юнәлтелгән.
Прибельский авыл мәдәният йортында узган беренче зонада Камышлы, Сахай һәм Прибельский авыл биләмәләренең өч командасы катнашты. Фестивальнең программасына ярашлы, алар волонтерлар оешмасының визит карточкасын, “Буыннар бердәмлеге” дигән театрлаштырылган тамаша, казанышлар күргәзмәсе тәкъдим иттеләр, волонтер оешмалары җитәкчеләре өчен аерым бәйге оештырылды.
Чара ахырында барлык катнашучылар да дипломнар белән бүләкләнде. Шулай итеп, Е.В.Янтураева җитәкчелегендәге Прибельский авылы вәкилләре барлык номинацияләрдә дә иң яхшылары дип танылды. Театрлаштырылган тамашада алар буыннар бәйләнешен чагылдырып, аталар һәм балалар проб­лемасын ачык күрсәтеп бир­деләр.
Фестивальнең икенче этабы Сәвәләй авыл мәдәният йортында үтәчәк, анда да иң актив һәм яхшы эшләүче командалар ачыкланачак.
Прибельскилылар билгеләвенчә, изгелек ул йомгакны хәтерләтә, җылы сүзләрдән, яхшы эшләрдән бик яхшы әйберләр бәйләп булган кебек, волонтерлык та барысы өчен дә кирәкле һәм мөһим булган нәрсәгә әверелеп китәргә мөмкин. Ә без, үз чиратыбызда, моңа барлык тырышлыгыбызны салырга тиешбез.
Рушания Хәмәтгалимова.
Читайте нас: