Үзән
0 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 апрель 2018, 12:34

Мәдәни тормыш гөрләп тора

Илтуган авылында мәдәни тормыш гөрләп тора. Мәдәни чаралар оештыручы Әлфинә Насыйрова, художество җитәкчесе Альфира Әхтәмова һәм китапханә мөдире Гөлчирә Кадаева тарафыннан истәлекле даталар, бәйрәм көннәре уңаеннан үткәрелгән чараларга халык та күп йөри. Еш кына бәйрәмнәр авылдашлар белән бергәләшеп чәй эчү белән тәмамлана. Бу уңайдан авыл Советы хакимияте, урындагы кибет хуҗалары да ярдәм күрсәтә, һәркем үзе белән күчтәнәч алып килә - табыннарны шулай бергәләшеп эзерлибез.

Биредә төрле түгәрәкләр эшли. Бию буенча “Кыңгырау”, вокал буенча “Шат балалар”, театр буенча “Нур” һәм “Алтын ай” фольклор түгәрәкләрендә балалар да, өлкәннәр дә зур теләк белән шөгыль­ләнә.
Шулай ук авыл клубы каршында берничә ел “Алмакай” берләшмәсе эшләп килә. Биредә кем нәрсә белән шөгыль­ләнә - шулар белән уртаклаша. Бер-беребездән бәйләү, чигү үрнәкләре өйрәнәбез, гөл-чәчкәләр, җиләк-җимеш үстерү серләре белән уртаклашабыз. Эш планы ел мизгеленә карап төзелә. Көз көне, бакча эшләре беткәннән соң, кул эшләре белән мавыксак, февральдә орлык чәчү эшләренә керешәбез. Махсус журналлар, китаплар укыйбыз да бер-беребезгә сөйлибез, киңәшләшәбез. Ә җәй һәм көз айларында кем күпме уңыш алуы, моңа ничек ирешүе белән кызыксынабыз һәм, әлбәттә, кышкылыкка салатлар, кайнатмалар ясау рецептлары белән уртаклашабыз. Шулай ук аш-су, милли ризыклар әзерләү буенча конкурслар оештырабыз һәм авылыбызның иң уңган, иң оста хуҗабикәләрен ачыклыйбыз.
Әлеге вакытта язгы мәшәкатьләр белән янып яшибез, чөнки тиздән теплицаларда, бакчаларда эшләр башланачак.
Фәнүзә Йосыпова, мәгариф ветераны.
Илтуган авылы.
Читайте нас: