Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 апрель 2018, 11:20

Исемнәре җисемнәренә туры килә

Район Мәдәният сараеның зур залында Сталинград сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган республика “Дуслык” үзешчән сәнгать иҗаты фестивале чикләрендә, районның үзешчән коллективларының концерты үтте.

Биредә 11 иҗади коллектив “халык” һәм “үрнәкле” исемнәрен яклап чыгыш ясадылар. Сәхнәдә Р.Т.Фәйзул­лина җи­тәкчелегендәге “Йәй­гор” башкорт халык кораллары ансамбле, “Толпар” үр­нәкле курайчылар ансамбле (җитәкчесе И.А.Бик­тимеров), “Прибельские зори” халык рус җырлары хоры (җитәкчесе Д.В.Якунина), “Далан” үр­нәк­ле хореография ансамбле (җитәкчеләре Альбина һәм Артур Юлыевлар), “Виват” халык академия вокал ансамбле (җитәкчесе Е.Р.Хәби­буллина), “Йолдыз” үрнәкле ха­лык биюләре ансамбле (җитәкчеләре Гөлназ һәм Эмиль Сөярголовлар), “Родник” (җитәкчесе А.Л.Степанова) һәм “Шев­ле” (С.С.Мат­­веева) халык чуваш фольклор ансамбльләре, “Рябиновый звон” халык рус вокаль ансамбле (В.И.Куп­­риянова) лаеклы чыгыш ясады.
Фойеда “Исток” үзешчән рәссам­нары клубы (Г.Д.Ямалетдинова) картиналарыннан күргәзмә оештырылды.
Коллективларны респуб­лика­ның халык иҗаты үзәге белгечләре И.Әх­мәтҗанова, К.Ш.Кайдалова, Н.М.Кондакова, Э.С.Зиянгирова һәм А.А.Гайфул­лина составындагы комиссия бәһалады.
“Халык” һәм “үрнәкле” исемнәрен як­лау һәр коллектив өчен һәрвакыт җит­ди һәм дулкынландыргыч имтихан. Фестиваль үзешчән артист­лар­ның югары сәнгать һәм башкару осталыкларын күр­сәтте. Димәк, коллективлар үсешә, репертуарларын яңар­та, традицион һәм яңа ысуллар куллана.
Коллективлар һәм алар­ның җитәк­челәрен фести­валь­дә уңышлы чыгыш ясаулары белән котлыйбыз һәм арытабан да иҗади уңышлар телибез.
Гүзәл Галиева, методист.
Читайте нас: