Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 апрель 2018, 12:25

Ашлары тәмле, йөзләре ямьле

Район үзәгендә 4 ел элек ачылган “Ихлас” сәүдә-сервис комплексында кибетләр, бөдрәханәләр, тегү остаханәләре белән бергә “Башкирочка” кафесы да уңышлы эшләп килә. Кафе өйдә пешерелгән кебек тәмле һәм милли колоритлы аш-суы, “тешләшмәгән” хаклары һәм клиентларга карата җылы мөнәсәбәте белән дә үзенә җәлеп итә.

Төшке ашка өйгә кайтып йөрү ерак булу сәбәпле, миңа еш кына бу кафеда тукланырга туры килә. Бер барганымда Авыргазы районыннан монда көн саен килеп эшләп йөрүче кафе хуҗабикәсе Илсөяр Хәмидуллина һәм аның коллективы белән якыннан танышырга дигән теләгем, ниһаять, тормышка ашты.
Илсөяр Дамир кызы 1983 елдан 2001 елга кадәр Үзбәкстанда гомер иткән. Аш-су нечкәлекләренә дә нәкъ шунда өйрәнгән. Гомумән, якыннарына тәмле ашлар әзерләү аның яраткан шөгыле була. Балалары үскәннән соң гаиләсе белән туган төяге – Талбазыга кайтып әтисе йортында төпләнергә карар итә. Инженер-технолог һөнәренә ия булган хатынга күчеп кайту белән эш табылмый. Күп уйлап тормыйча, ул шәхси эшкуарда бәлешләр пешереп сата башлый. Шунда эшләгән чакта ахирәте белән җылы ашлар пешерергә кирәк, дигән карарга киләләр.
Җәмәгать туклануы белән бәйле эшен ул автостанциядә халык күп йөрегән урында капкалап чыгу урыны ачудан башлап җибәрә. Әкренләп, корылмалар сатып алганнан соң, Талбазы авылы үзәгендә 100 урынга исәпләнгән кафе ачуга ирешә. Кызы Татьяна һәм сеңлесе Наталья бу эштә аның уң куллары була. Бүгенге көндә кафесында туйлар, банкетлар, төрле юбилейлар уздырыла, төшке ашлар, кондитер һәм кулинария изде­лиеләре пешерелә. Безнең районда кафе ачарга исә аңа танышы - “Ихлас” сәүдә-сервис комплексының генераль директоры Роберт Йосыпов тәкъдим итә.
- Кырмыскалы минем өчен икенче туган йортыма әверелде. Кешеләре дә, башкарган эшем дә ошый. Тормыш иптәшем Иван Павелко белән көн саен кондитер изделиеләрен Талбазыдан алып киләбез. Кешеләрне һәрвакыт яңа ризыклар белән гаҗәпләндерү өчен менюны төрләндерү өстендә даими эшлибез. Ярымфабрикатларны сатып алмыйбыз, аш-суны табигый продуктлардан гына әзерлибез. Тавык, сыер түшкәләрен базардан сатып алабыз, фаршны үзебездә үткәрәбез. Бәлешләр, тортлар, бавырсак, чәк-чәк, беленнәр, токмач изделиеләренә дә заказлар кабул итәбез, - ди Илсөяр Дамир кызы.
“Кафеның исеме бик матур, кем тәкъдим итте?” – дигән сорау бирәм.
- Аның исеме шул вакытта кулыма “Башкорт аш-суы” дигән китап килеп эләгүенә һәм Башкортстанда яшәвебезгә дә бәйледер, дип әйтә алам. Башта кафены “Башкорт сылуы” дип йөреттек, соңыннан килүчеләр үзләре “Башкирочка” дип йөретә башлады.
Кафе ачылу белән 7 кешегә эш урыны булдырыла. Ашнакчы-кондитер һөнәре буенча 12 ел эш стажына ия булган Үтәгән авылы кыз Динара Мозафарова монда ике елдан артык кассир-администратор вазыйфасын башкара. Кухняны һәм залда тәртип тоту, меню төзү, документлар белән эш итү, клиентлар белән аралашу аның бурычына керә. Тәҗрибәле ашнакчы Равия Галимова, аның яр­дәмчесе Лиана Зәйнуллина, клиентларны хезмәт­ләндерүчеләр Майя Мәмлиева, Альбина Батыршина, савыт-саба юучылар Земфира Зәйнуллина һәм Резеда Фәхрет­ди­нова – үз эшләренең осталары, - ди ул.
- Коллектив бердәм һәм тату. Иртәнге сәгать 9.00дан кичке 18.00га кадәр ял һәм бәйрәмнәрсез икешәр көн сменалап эшлибез. Эшне бүлешеп тормыйбыз, шул ук вакытта һәркайсыбыз үз бурычын белеп башкара. Көненә 100әр кеше кабул итәбез. Клиентларыбыз без пешергән аш-судан һәм хезмәтләндерүдән канәгать, - ди Динара Мозафарова.
Ашнакчы һөнәрен гади дип әйтеп булмый. Белем һәм осталыктан башка, һөнәри тоемлау, чама белү һәм сизгерлек сыйфатларына да ия булырга кирәк бит әле. Шулай да кафега килүчеләрнең “тәм­ле һәм туклыклы булды” яки канәгатьлек белдереп “рәхмәт” дигән сүзләрен ишетү - ашнакчыларның эшләренә зур бәһа. Арытабан да ашларыгыз тәмле һәм сыйфатлы, эшләрегез уң булсын!
Гөлчәчәк Алачева.
Роза Таҗетдинова фотолары.
Читайте нас: