Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 апрель 2018, 13:30

Пионер һәрвакыт беренче

Пионер оешмалары булган, дружина җыелышлары үткән мәктәпләр, якты уй-максатлар белән янып йөрүче, галстукка тугры калган кызлар һәм егетләр бармы хәзер?! Әлбәттә, балаларны дуслашырга, укырга, бер-береңә ярдәм итәргә, үз кылыкларың өчен җавап бирергә, өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәтүче җәмәгать оешмасы бар.

Күптән түгел Прибельский урта мәктәбенең 4нче сыйныф укучыларын пионерлар сафына кабул итү буенча тантаналы линейка үткәрелде. Алар да абый-апалары кебек үк бердәм, тырыш һәм тәртипле булырга сүз бирде. Димәк, бүген “Башкортстан пионерлары” җәмәгать оешмасы үзләренең сафларына үсмер малай һәм кызларны кабул итеп, ата-бабаларыбызның изге йолаларын дәвам итә. Хәзер галстуклар элекке кебек кызыл төстә булмаса да, заманча пионерларның кагый­дәләре шул ук кала: дус булырга һәм тырышып укырга.
Зифа Сәйфетдинова, өлкән пионервожатый.
Читайте нас: