Шул максатны күз уңында тоткан өмәләр Илтуган авылында елына ике тапкыр оештырыла: берсе май аенда булса, икенчесе көз көне. Үткән ял көннәрендә авыл зиратын төзекләндерү, чистарту һәм җыелышып мәрхүмнәрне искә алу буенча өмә үткәрелде. Дөрес, һәрбер кеше якын кешеләренең каберләрен әледән-әле карап, тәрбияләп тора. Ләкин берлектә оештырылган әлеге изге эшкә берсе дә битараф калмый, һәрберсе үз өлешен кертергә тырыша. Бу юлы көн салкын һәм яңгыр явып үтүгә карамастан, кеше шактый җыелган иде. Саваплы эштән берсе дә читтә калырга теләмәде: яшьләр дә, өлкәннәр дә, читтән кайтучылар да берсе дә буш кул белән килмәгән: берәүләр тырма, сәнәк, чүп тутырырга капчыклар алып килсә, икенчеләр балта һәм пычкысын да онытмаган. Яше-карты җиң сызганып эшкә тотынды. Күпләр өчен ул чын бәйрәмгә әверелде.
Өмә көне буена диярлек дәвам итте: зират чүп-чардан, коелган яфраклардан чистартылды, корыган агачлар киселеп, черекләре капчыкларга тутырылып, зират читенә чыгарып куя барылды. Зират чистарып, киңәеп һәм яктырып калды. Өлкәннәрнең: “Уртак йортыбыз шунда, барыбызга да шунда барасы”, “Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең кадерен белсәк иде”, “Барлык авырлыклар онытылып, күңелемә җиңел булып китте”, дигән сүзләре ишетелеп торды.
Ә бәйрәм көннәре алдыннан авылның ветераннар советы әгъзалары, клуб һәм китапханә хезмәткәрләре берлектә дини йортыбыз – мәчет тәртипкә китерелде. Ир-егетләр аның биләмәсен җыештырган арада, хатын-кызлар мәчет эчендә тәрәзәләрне һәм идәннәрне юды, тузаннарны суырдырды, келәмнәрне какты.
Йолага әверелгән мондый изге эшләр киләчәктә дә дәвам итсен, үзенең әһәмиятен югалтмасын, динебезне үстерүдә үз өлеш кертсен иде. Кешеләр күңелендә туган бу җылы хисләр тиз арада суынмас, күркәм гамәл үсеп килүче яшьләр күңелендә шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек хисләре тудырмый калмас дип өметләнәсе килә.
Венера Гафарова (Бакиева).