Үзән
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 Май 2018, 13:47

Өлкәннәргә ярдәм итәләр

Элек-электән өлкәннәргә хөрмәт белән карау һәм ярдәм итү изге эш дип санала. Шуңа да балаларда кешелеклелек, шәфкатьлелек һәм миһербанлылык сыйфатлары тәрбияләргә тырышабыз.

Кырмыскалы гимназиясенең өлкән вожатый Гүзәл Якупова җитәкчелегендәге 6 “б” сыйныф укучыларыннан торган “Фортуна” пионерлар отряды Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны, мәгариф ветераны В.Я.Прохорованың йортына бардылар һәм аның ихатасын, бакчасын тәртипкә китерделәр, җыештырдылар. Үз чиратында, Вера Яковлевна үзенең хезмәт батырлыклары турында сөйләде, укучыларны бер нәрсәдән дә курыкмаска, кыю булырга, мохтаҗларга ярдәм итәргә чакырды.
Тимур эше яшәргә тиеш, чөнки өлкән яшьтәгеләр ярдәмгә генә түгел, игътибар да мохтаҗ. Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл эшчәннәре һәм өлкән яшьтәгеләр яннарында аларның проблемаларын уртаклашыр һәм ярдәмгә килергә әзер кешеләр яшәвен тоярга тиеш.
Милена Шәймәрдәнова.
Читайте нас: