Палас һәм келәмнәрне чистарту процессы ничек баруы турында без компаниягә нигез салучы Р.Р.Исламовтан сораштык.
- Без паласларны барып алабыз, чистартабыз һәм илтеп бирәбез. Чистартучы чараларның тирән үтеп керүе аркасында палас һәм келәмнәрдәге микроблар, төрле бактерияләр, пычрак таплар һәм начар исләр юкка чыга. Келәмнәр безнең цехка килеп эләкте икән, тулысынча чистарып чыга.
Бездәге ангарлар җылы, шуның өчен дә эшебезне елның теләсә-кайсы мизгелендә, теләсә-кайсы һава торышы булганда да башкара алабыз. Пенсионерлар өчен бу аеруча уңайлы. Юу, киптерү һәм илтеп бирү өчен күп дигәндә ике көн үтеп китә.
Предприятиедә тәүлек әйләнәсе, сменалап, ял һәм бәйрәм көннәрсез тәҗрибәле алты белгеч эшли. Шулай итеп, келәмегезне яки паласыгызны юдырырга телисез икән, безгә рәхим итегез! - ди Радмир Рәҗәп улы.