Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 Май 2018, 12:03

Үрләрне кыюлар яулый

Рөстәм Якупов – Олыкүл авылында яшәүче эшкуар. Яшь булуына карамастан, ул үзен төрле өлкәләрдә, хәтта реклама гәзитендә дә сынап карарга өлгергән. Ләкин профильле торбалар бөгүче станок җитештерү аңа уңышка юл ача.

“Дамано” җәмгыятенең торба бөгүче станоклары үзенең мөмкинлекләре һәм сыйфаты буенча чит ил корылмаларыннан бер дә аерылмый. Шуның өчен дә компания Русия һәм СНГ буенча зур сорау белән файдалана.
- Тәүдә без теплицалар әзерләп сату белән шөгыльләндек. Соңыннан торба бөгүче станок җыеп, продукция җитештерә башларга карар иттек. Тәүге заказлар килә башлады. Шул вакыттан алып без бу шөгыльдән аерылган юк. Хәтта Бәйсез илләр берлеге (СНГ) илләреннән дә заказлар килә. Заказ бирүчегә РФ биләмәсендә товар бушлай илтеп бирелә, гарантиясе бар. Корылманы файдалануда катлаулыклар юк. Шул ук вакытта алар чыдамлы һәм югары җитештерүчәнле. Әгәр клиент безнең станокны модернизацияләү буенча үз тәкъдимен кертсә, без үзебезнең исәпкә аңа камиләштерлегән моделен кайтарып бирәбез, - ди компания җитәкчесе, эш серләре белән уртаклашып.
Олыкүл авылында урнашкан компаниядә мастер Максим Клинов, токарьлар Евгений Путьмаков һәм Виктор Климов, эретеп ябыштыручы Константин Сайгушев, слесарьлар Газинур Искәндәров һәм Марс Мөнасипов кебек оста белгечләр эшли.
Торба бөгүдән башка “Дамано” компаниясе сатып алучыларга авыл җирендә кирәкле саналган байтак товарлар (торсион, струбцин, завитки, авторубка) тәкъдим итә. Товарны җитештерүчедән алганга күрә, клиент өчен ул отышлы, арадашчыга өстәмә түләргә кирәкми. Барлык сервис һәм гарантия мәсьәләләре шулай ук урында хәл ителә. Шул сәбәпле компания абруй казана да инде.
Ринат Шәйбәков.
Читайте нас: