Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 Май 2018, 12:03

Күзләр курка, кул эшли…

Хәзер бик күпләр үзләренең шәхси эшен ачарга хыяллана. Берәүләрнең ул тәүдә ук уңышлы бара, икенчеләрнең, мөмкинлекләрен исәпләмичә тиз баерга теләп эш башлаучыларның, тәүге уңышсызлыктан ук теләге кире кайта. Шулай да, нәрсәдән башларга соң үзеңнең эшеңне? Бу сорау белән без район үзәгендәге эшкуар Тимур Камалетдиновка мөрәҗәгать иттек. Ул үзенең максатка омтылышы, тырышлыгы аркасында халыкка файда, гаиләсенә табыш китерә торган эшне үзләштергән.

Водитель, район авылларына су үткәрү буенча слесарь булып эшләгәндә аңа әледән-әле коелар өчен тимер-бетон боҗралар белән эш итәргә туры килә. Аларны төйи, бушата, бригада белән бергә урнаштыра. Бәлки, шуңа да үзен бу өлкәдә сынап карау теләге барлыкка килгәндер. Тәүдә ул боҗраларны гараж эчендә эшләп карый. Соңыннан бер танышыннан корылма алып торып, ярдәмгә абыйсын һәм иштәшен чакыра. Баштарак барсы да теләгәнчә килеп чыкмый. Туганнары да: “Нигә этлә­нәсең, эшләргә эшең бар бит”, - дип уеннан кире кайтарырга итсәләр дә, Тимур башлаган эшен ташламый. Әкренләп алар җитештергән изделиеләрнең сыйфаты яхшыра, аны танышлары һәм дуслары сатып ала башлый.
- Реклама да үзем ясадым: текстын яздым, аларны йорттагы принтердан чыгарып, белдерүләр тактасына ябыштырып чыктым. Ертып ташласалар, янә язып ябыштырам, - ди елмаеп әңгәмәдәшчем. – Ниһаять, миңа шалтыратып, боҗраларга заказ бирә башладылар. Ул вакытта минем иске генә “ГАЗель” машинасы бар иде. Мин үзем төяп, илтеп бирәм һәм үзем бушатам. Боҗралар җитештерү – җиңел эш түгел, бетон катсын һәм ныгынсын өчен ким дигәндә бер тәүлек вакыт кирәк, – ди Тимур.
Ихтыяҗ арту белән, ул иптәше белән бергә боҗраларны һәм люкларны төрле зурлыкта җитештерүгә күчә. Эшче куллар җитешмәү – зур проблема була, чөнки берәүләр вакытлыча, икенчеләр эштән бушаган арада гына килсә, өченчеләр көнозын эшләргә дә риза. Кайчакта ул акча эшләп алырга теләгән студентларны да җәлеп итеп карый.
Вакыт үтү белән эшкуар үзенең җи­тештерү базасын киңәйтергә, ел әй­лә­нәсе эшләргә карар итә. Уңай һәм тис­кәре яклары уйланганнан соң, Тимур иптәше белән уңайлы урында җир билә­мәсен арендага ала һәм шунда ангар төзелешен башлап җибәрә. Берсе эретеп ябыштыру, икенчесе монтаж эшләрен башкара. Шулай, кыска гына вакыт эчендә 150 квадрат метрлы бина салы­нып бетә, аны җылыталар һәм пиролиз мич урнаштыралар. Аңардан соң тагы бер ангар салына, ләкин анысы җәйге файдалану өчен генә төгаен­ләнгән.
Шулай, үзенең максатка омтылышы, тырышлыгы аркасында Тимур халыкка файда, гаиләсенә табыш китерә торган эшне үзләштерә.
- Бу тормышта бары тик үз көчеңә таянырга кирәк. Акча турында хыяллану берни бирми. Алдыңа максат куеп, эшләргә дә эшләргә кирәк, - ди Тимур.
Марсель Рәшитов.
(Реклама хокукында).
Читайте нас: