Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 Май 2018, 12:06

Тимергә «җан» өрәләр

Соңгы вакытта тимердән чүкеп ясалган капкалар, беседкалар һәм башка изделиеләр модага кереп китте. Агач әйберләр дә бик матур, ләкин озак сакланмавы белән уңайсыз, шуңа йорт-курасын бер эшләгәндә озакка җитәрлек һәм әллә кайдан күзгә ташланып торырлык итәргә тырышканнар тимерне хуп күрә.

Шулай, беркөнне эш буенча бер авылга барган идем, йорт хуҗаларының капкасына күзем төште. Кем эшләде дип кызыксынсам: “Моның белән район үзәгендә Сергей Толстов дигән кеше шөгыльләнә. Шалтыраткан идем, килеп үлчәп тә киттеләр һәм “һә” дигәнче куеп та бир­деләр. Шундый капка куйдыруыма үзем дә шатланам. Беседкага да заказ бирергә булдым”, - диде апа.
Шундый сүзләрдән соң бу алтын куллы оста белән танышу теләге туды.
Сергей бу эш белән ике елдан артык шөгыльләнә икән.
- Башта заказлар күп түгел иде, алары да вак-төяк кенә. Ләкин матур капка күрсәң, үзеңдә дә шундыйны эшләтү теләге туа бит. Җайлап заказлар арта башлады. Моңа тәү чиратта тимерчеләрнең дә осталыгы сәбәпче булды. Эдуард һәм Станислав Дмитриевлар – үз эшенә иҗади караган тимерчеләр, - ди Сергей.
Әйе, “Пионер” җәмгыятенең оста­ха­нәсе – торганы белән иҗат мәйданчыгы, ә алар җитештергән әйберләр чын мәгънәсендә сәнгать үрнәге.
Тимернең үзенчәлекле матурлыгын бүләк итә бу җәмгыятьтә эшләүчеләр. Материал бөгелә, ялгана, чүкелә һәм нәтиҗәдә кабатланмас бизәкле койма, капка, эскәмия, беседка, мангал, мунча мичләре кебек кирәкле әйберләр барлыкка килә. Шулай ук биредә тимер эшкәртү, кисү, эретеп ябыштыру, токарьлык эшләр дә башкарыла.
- Күңел салып, клиентларның теләген исәпкә алып ясыйбыз. Үзебез алып барабыз, корабыз һәм урнаштырабыз, - ди Сергей Толстов.
Моңардан тыш, осталар әлеге мәлдә авыл халкы өчен иң кирәкле булган әйберләрнең берсе – теплица җитештереп сата. Аларның да ассортименты киң. Тулырак мәгълүматны 8-937-313-72-25 теле­фоны буенча шалтыратып белешергә мөмкин. Яхшы товар үзе үк реклама, диләр бит. Хакны да каерып алу максатын куймаганнар. Пенсионерларга ташлама ясаулары – авыл халкының хәлен аң­лаудан.
Иң мөһиме, тимер җене кагылган эш­челәр хезмәтләреннән канәгатьлек кичерә, ә бу исә эш нәтиҗәсенә йогынты ясаучы төп шартларның берсе.
Эльнара Абакачева.
Автор фотосы.
(Реклама хокукында).
Читайте нас: