Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 июнь 2018, 11:32

“Курайның туган ягына сәяхәт”

Узган якшәмбе көнне безнең районда күренекле курайчы Ишмулла Дилмөхәммәтовның 90 еллыгына багышланган “Курайның туган ягына сәяхәт” дип исемләнгән автойөрештә катнашучылар булып китте.

Машиналар колоннасы 17 июнь көнне иртән Уфа шә­һәренең Салават Юлаев исе­мендәге мәйданнан кузгалып китеп, тәү тукталышны безнең районда – Шәймо­ратов авылында ясады. Авто­сәяхәттә катнашучылар генерал-майор М.М.Шәймо­ра­товның һәйкә­ленә чәчкәләр салды, якташы­бызның музеенда булды һәм күренекле дивизия командиры турында 3D-маппинг фильм карады.
Кунаклар билгеләвенчә, 112нче Башкорт кавалерия ди­визиясенең батыр командиры М.М.Шәйморатовның кече туган ягы аларның һәрбер­сенең күңелендә бай тәэс­сорат­­лар калдырды. Күренекле курайчы Юлай Гайнетдинов, җыелучылар алдында чыгыш ясап, кырмыскалыларга кунакчыллыклары өчен рәхмәт белдерде һәм Салават Юлаев һәйкәленнән соң Миңлегали Шәймо­ратовның туган ягына килү очраклы түгел, дип бил­геләде. Чөнки яу алдыннан дивизия командиры яугир­ләренә: “Сез Салават токы­мын­нан”, - дип әйтә торган булган.
Республика Халык иҗаты үзәгенең бүлек начальнигы Эльвира Әхмәтҗәнова, авто­сәяхәтнең маршруты турында сөйләп, чараның бай булуын да ассызыклады. Авто­сәяхәттә катнашучылар, алар шул ук вакытта күренекле курайчы исемендәге башкорт халык коралларында уйнау­чыларның республика конкурсы катнашучылары һәм жюри әгъза­лары, арытабан Белорет районында Заһир Исмәгый­левның музеена, Баймак районының Темәч авылындагы тарихи-туган якны өйрәнү музеена, күре­некле курайчы Ишмулла Дилмө­хәммәтовның кече туган ягында - Зилаер районы Иске Якуп авылында урнашкан йорт-музеена баралар, курайчы Рөстәм Шәри­повка мемориаль тактаташ ачу тантанасында катнашалар. Ә кич көне өч көн дәвам итәчәк республика конкурсын ачу тантанасы үткә­релә.
Һәр тукталышта алар­ны курайчылар белән очрашулар көтә. Безнең районда исә авто­сәяхәт кылучыларны Имза Биктимеров җитәкче-леген­дәге “Толпар” курайчылар ансамбле каршы алды.
Эльвира Ямалетдинова.
Автор фотосы.
Читайте нас: