Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 июнь 2018, 13:53

Канат ярган нәни кошлар сыман Талпынасыз очып китәргә...

Узган атна ахырында муниципаль район хакимиятенең кече залында йолага әверелгән медалистлар балы үтте. Агымдагы елда 209 укучы өлгергәнлек аттестаты алып, мәктәп белән саубуллашты, аларның 57се – “Укудагы аерым уңышлары өчен” билгесе белән бүләкләнде.

Чараның төп сәбәпчеләре – укуда гына түгел, спортта, мәктәпнең җәмәгать тормышында актив катнашкан, олимпиадаларда, конкурсларда һәм, әлбәттә, Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырганда яхшы нәтиҗәләргә ирешкән кыз һәм егетләр.
Бу көнне аларга муниципаль район Советы секретаре А.Ф.Сабиров, район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ф.Н.Макеева, Пенсия фондының район идарәлеге начальнигы З.Х.Котлыева, районның мәгариф бүлеге начальнигы Г.М.Исәнбаева, шулай ук әти-әниләре тәбрикләү сүзләре белән мөрәҗәгать иттеләр һәм ак юллар, барлык уй-хыялларының тормышка ашуын, белемнәрен дәвам итеп, җәмгыятебез өчен файдалы кешеләр булуларын теләделәр.
Шушындый балалар тәрбияләгәннәре өчен ата-аналар да рәхмәт йөзеннән район башлыгының Рәхмәт хатлары һәм чәчәк бәйләмнәре алдылар.
Светлана Карпова.
Читайте нас: