Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 июль 2018, 13:42

Эзләнү отрядларының тәүге слеты

Үткән атнада Бозаяз урта мәктәбендә район эзләнү отрядларының тәүге слетын ачу тантанасы үткәрелде.

Ике көн буена Бозаяз, С.М.Чугункин исемендәге Кыр­мыскалы, Прибельский, Түбәнге Төкен, Сәвәләй, Иске Кыешкы, Кабак, Иске Бәбеч урта мәктәпләреннән укучылар эзләнү эшенә өйрәнделәр.
Слет Кабак авылыннан “Йолдыз” эзләнү отряды җи­тәкчесе Зәки Әхмәт улы Бикбаевның башлангычы һәм муниципаль район хакимияте, “Яшьлек” яшьләр үзәге һәм “Йолдыз” эзләнү отрядының ярдәме белән үткәрелде.
- Мондый слет оешты­руның максаты – эзләнү эше буенча белем дәрәҗәсен арттыру һәм эзләнү отрядларына яңа укучыларны җәлеп итү. Укучыларга моның өчен ниләр белергә кирәклеге һәм аларны нинди авырлыклар көтүе турында аңлатылды. Слетка барлыгы 29 укучы килде, аларның күбесе яңа кеше булса, җидесе Ленинград өлкәсендә казу эшләрендә катнашкан. Укучы­ларның бу эш белән кызыксынуларына без бик шатбыз, - диде Зәки Әхмәт улы.
Бу чараны Бозаяз мәктә­бендә үткәрергә, дигән карарга килдек, биредә теоретик белем өчен сыйныф бүлмәләре, спорт күнекмәләре һәм эксгумация үткәрү өчен мәйданчыклар әзерләнде.
Тәүге көндә мәктәп укучылары өчен археология, эзләнү һәм эксгумация эшләре өчен методика, хәрби антропология, эшләр алып барганда хәвеф­сезлек техникасы, Башкортстан Республикасында эзләнү эшлә­ренең тарихы кебек темалар буенча укулар алып барылды. Туймазы шәһәреннән кунаклар – Х.А.Солтанов исемендәге эзләнү берләшмәсе җитәк­челәре Юрий Леонидович Бирюзов һәм Риваль Рәмил улы Канев чакырылды. Алар балалар өчен эзләнү эшләре темасына теоретик белем бирделәр. Балалар мәктәпнең Хәрби Дан һәм туган якны өйрәнү музеенда булдылар, шулай ук район эзләнү отрядлары тарафыннан “Хәтер вахтасы – 2018”дән алып кайткан артефактлар күргәзмәсе белән таныштылар.
Эзләнү һәм эксгумация эшләре буенча методиканы Иске Кыешкы мәктәбеннән тәҗрибәле эзләнүче Булат Байгилдин укытты.
Эзләнү эшен алып баруда балалар кирәкле тимер детектор һәм тимер эзләгеч белән эшләргә өйрәнделәр. Билге­ләнгән урында сөяк табылганчы җир катламына вертикаль шурф төшерелә. Сөякне таркатмас өчен туфрак азлап-азлап кына алына.
- Эзләнү эшчәнлеге белән мин 2015 елдан бирле шөгыль­ләнәм. Казу эшләренә тәү тапкыр барганчы Зәки Әхмәт улы белән архивларны өйрәндек. Менә өч ел инде Ленинград өлкәсенә бергә барабыз. Шул вакыт эчендә мин үзем генә ике, отрядтагы башка эзләнү­челәр белән тагы берничә яугирнең сөякләрен таптык. Һәлак булган яугирләрнең сөякләре туган якларына кайтарып җирләнде. Без мөһим эш белән шөгыльләнәбез, дип уйлыйм, чөнки алар безнең тыныч тормыш өчен гомерләрен аямый сугышкан, - ди Булат.
Ике ел элек ул үзе укыган университетта тәүге эзләнү отряды төзергә дигән карарга килә. Аның бу идеясен тәрбия­ви эш буенча бүлектә дә тулысынча хуплыйлар. Алар университетта һәм аннан читтә төрле чаралар үткәрәләр – гомум белем бирү оешмаларында укучылар өчен батырлык дәрес­ләре, тапкан экспонатлардан күргәзмәләр оештыралар. М.Ак­мулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия универ­ситетының “Бурыч” эзләнү отряды командиры буларак, агымдагы елда Булатка “Тарихи хатирәләрне саклаган өчен” медале тапшырылды. Бу медальгә казу эшләренә ике тапкырдан күбрәк барганнар гына бүләкләнә. Шулай ук аның “Актив хәрби-патриотик эш өчен” медале дә бар.
Слетның икенче көнендә конкурс программасында ко­мандалар үзләштергән белем­нәре буенча ярыштылар. Би­ремнәрнең берсе пневматик пистолеттан ату һәм каршылыклар аша йөгерүдән торды. Бу сынауда Бозаяз авылыннан иң яхшы күрсәткеч Илгиз Маннановта булды, ул бу араны 54 секунд эчендә үтте. Шәхси казанышлары өчен аңа Грамота тапшырылды.
Гомум нәтиҗәләр буенча, Иске Бәбеч авылының Талипов исемендәге эзләнү отряды беренче урын яулады, Иске Кы­ешкы һәм Кабак мәктәп уку­чыларыннан торган “Йолдыз” эзләнү отряды икенче урынга лаек булды, Сөләй­манов исе­мендәге Бозаяз һәм Сәвәләй эзләнү отрядлары - өченче урында. Команда­ларның барсына да муниципаль район хакимияте башлы­гының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ф.Н.Макеева рәислегендәге оештыру комитетыннан Дипломнар, Грамоталар һәм кыйм­мәтле бүләкләр тапшырылды.
Чарага Меркурий сәүдә үзәгенең генераль директоры, Бозаяз урта мәктәбенең попечитель советы рәисе А.М.Сө­ләйманов иганә ярдәме күр­сәтте һәм һәр командага ул истә­лекле бүләкләр тапшырды. Шулай ук, ул апрель аенда укучылар Ленинград өлкәсенә барыр алдыннан мәктәп өчен металлодетектор һәм сигез урынлык палатка бүләк иткән иде. Туган авылына һәм мәк­тәбенә сөюе өчен Туймазы шәһәре кунаклары Айрат Мө­дәрис улын “Актив гражданлык позициясе һәм патриотлык өчен” медале белән бүләк­ләделәр. Шулай ук алар бу чараны үткәрүдә ярдәм күрсәткән районның яшьләр белән эшләү буенча баш белгече Р.Ф.Хәмәт­галимовага, слет үткәрү урынын әзерләгәннәре өчен Бозаяз урта мәктәбе директоры Л.Ш.Сөләймановка һәм “Йолдыз” эзләнү отряды җитәкчесе З.А.Бикбаевка бү­ләк­ләр тапшырдылар.
- Республикада эзләнүчелә­ренең слеты бер районда да үткәрелгәне юк әле. Без тәү­геләрдән булып моңа башлангыч салдык. Экспедицияләрдә берничә тапкыр булган 8 отрядыбыз һәм 42 эзләүчебез бар. Бу зур казаныш.
Без барсын да илебезнең актив патриотлары булырга чакырабыз. 14 яшьлек укучылар гына түгел, колледж һәм университетларда укыганнар да отряд составында эзләнү эшлә­рендә катнаша ала. Бу чарада катнашучыларга, ярдәм күрсә­түчеләргә, асылда, алда санап үтелгән мәктәпләрдәге эзләнү отрядлары командирларына һәм җитәкчеләренә, муниципаль район хакимияте башлыгы Ф.Ф.Чыңгызовка һәм мә­гариф бүлеге начальнигы Г.М.Исәнбаевага рәхмәт бел­дерәбез, - ди Зәки Әхмәт улы.
Әлеге вакытта безнең ра­йонның җыелма отряды өстәмә белем бирү укытучысы Айгөл Яхина җитәкчелегендә респуб­ликаның Туймазы районында эзләнү отрядларының V ачык слетына юлланды.
Милена Шәймәрдәнова.
Автор фотосы.
Читайте нас: