Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 июль 2018, 14:39

Йөз яшькә җиттем – йөзектән үттем

Күркәм гомер итеп, 100 яшькә кадәр җиткән кешеләр районда бармак белән генә санарлык. Шушы бер гасырга тиң вакыт эчендә алар ниләр генә күрмәгән дә, ниләр генә кичермәгән. Кабак авылында гомер итүче Мөхәммәдиева Хафизә Хәлил кызының да үткән гомере гадәти булмаган.

1918 елда Нуриман районының Байгилде авылында дөньяга килгән кызга узган гасырның барлык авырлыкларын үз җилкәсендә татырга туры килә. Ачлык-ялангачлык булганга күрә, аңа мәктәптә уку эләкми. Шуңа да бераз кул арасына керү белән, әти-әнисенә ярдәм булсын дип, ул фермада сарыклар карый башлый. Байтак еллар көннәре эш белән үтеп, сылу кыз булып буй җиткерә. Беркөнне җиңгәсенә аулакка барганда шул авыл егете Әлтах кызны ошатып, урлап алып кайта. Матур гына яшәп китәләр. Ләкин бәхетләре озакка бармый, сугыш башланып, ирен фронтка алалар. Хафизә авырлы булып кала. Тиздән кызлары туа, аңа Хамидә дип исем куша. Озак вакыт сугыштагы иреннән бернинди дә хәбәр килмәгәч, Хафизә кызын ала да Дәүләкән кирпеч заводына эшкә барып урнаша.
- Әй, балам, нинди генә эшләр башкарырга туры килмәде: вагоннардан күмер бушаттык, төядек, траншея да казыдык, кыскасы, бернинди эштән дә куркып тормадым. Киергә кием, ашарга азык, мичкә ягарга утын юк. Көн-төн эштән кайтып кермим. Өстәвенә, суны да көянтәләп ерактан ташый идек. Шулай бер эштән әлсерәп чак кайтып җиттем дә, хәлсезләнеп идәнгә егылдым. Рәхмәт күршеләремә, алар алып кереп ашатып чыгардылар. Гомумән, мин күршеләрем­нән уңдым. Кайда гына яшәсәм дә, миңа гел әйбәт күршеләр туры килде, минем өчен өзелеп тордылар. Эштән кайтуыма мич ягып, ашлар җылыталар, я булмаса үзләренә чәйгә чакырып алалар. Рәхмәтлемен аларга, - ди Хафизә әби.
Кызымны рәнҗетмәсеннәр, кимсет­мәсеннәр, дип Хафизә башкача кияүгә дә чыкмый. Поездка утыртып, еракка эшкә җибәргәч тә, баласы дип йөрәге өзелеп, вагоннан төшеп кала.
Шулай михнәтләр күреп үстерә ул Хамидәне. 1967 елда кызы кияүгә чыккач, бераз вакыт Ырынбур өлкәсендә яшәп ала. Ләкин климат ярамый һәм ул Стәрлетамакка кайта. Аллага шөкер, кызы өметен аклый, кияүгә чыгып, матур итеп гаилә кора, Радик һәм Илгиз исемле улларына яхшы тәрбия биреп үстерәләр. Кызганычка каршы, 7 ел элек кызы Хамидә инсульт булып фани дөньядан китеп бара. Кияве дә дүрт ел элек чирләп үлеп китә. Шулай итеп, баласының үлемен дә кичерергә туры килә аңа.
Кабак кирпеч заводы эшли башлагач, оныкларына ияреп, Кабак авылына күченеп кайта. Кайда гына эшләсә дә, тыл эшчәненең тырыш хезмәте лаеклы бәһалана, аңа “Хезмәт ветераны” дигән исем бирелә, бик күп наградалары да бихисап Хафизә әбинең.
Бүгенге көндә әби оныгы Илгиз һәм килене Людмила тәрбиясендә яши. Люда үзе дә: “Нәнәйне шулай тәрбияли алганыбызга чын күңелдән сөенәбез. Исән генә булсын инде”, - ди. Алардан ерак түгел оныгы Радик белән килене Венера яши. Алар да әледән-әле килеп, нәнәй­ләренең хәлен белешеп, хөрмәт күрсәтеп торалар. Без килгәндә дә алар анда иде.
Хафизә әбинең оныкларының көткән дөньясы да күпләргә үрнәк булырлык. Заманча төзелгән күркәм йортлары күз явын алырлык. Озын булып тезелгән теплицаларында ниләр генә үсми: кыярлары өлгергән, сабакларында помидорлар кызара. Умарта тоталар, ихаталарында оныгы Илгиз үз куллары белән ясаган трактор утыра. Йортлары алдындагы урамда ике бертуган Радик белән Илгиз балалар мәйданчыгы төзеп куйганнар. Урамдагы барча балалар шунда рәхәтләнеп мәш килеп уйный. Гомумән, әбинең оныклары да, үзе кебек уңган һәм тырыш булулары күренеп тора.
Олы яшьтә булуына карамастан, әби үзен бик яхшы хис итә.
- Соңгы елларда гына бераз күзе начарайды, колакка катты. Ә моңа кадәр кулыннан килгәнчә безгә йорт эшләрендә ярдәмләшеп торды: бакчасын да утады, савыт-саба да юды, балаларны да карашты. Әле булса тачка су сала да кайбер киемнәрен үзе юып ала, ләкин аңардан юдырмаска тырышабыз, Аллага шөкер, хәзер автомат кер юу машинабыз бар, - ди килене Венера.
- Ходайга шөкер, кадер-хөрмәттә яшим. Балаларым иманлы булды, җәбер-җәфа күрсәтмәделәр. Урыным түрдә. Табыннарда оҗмах нигъмәтләре, тормышлары бер дигән. Ике оныгым, сигез туруным барсы да “нәнәй” дип өзелеп торалар. Язмышымнан канәгатьмен, - ди көләч йөзле әбиебез. Шул яшендә аяк-кулларың йөреп, авырткан җире булмаганда, чыннан да, нигә зарланып торырга соң әле?
Шул көннәрдә Хәфизә әбине 100 яшьлек юбилее белән котларга авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Р.Ф.Әюпов һәм авыл биләмәсенең башлангыч ветераннар оешмасы рәисе Р.Г.Ганиев килеп, республика Башлыгы Р.З.Хәмитовның Рәхмәт хатын, чәчкәләр гөлләмәсе һәм бүләк тапшырып киткәннәр.
Шундый хөрмәт күрсәткәннәре өчен әби куанып бетә алмый. Без дә Хафизә әби Мөхәммәдиевага исәнлек-саулык һәм тыныч тормыш теләп калабыз.
Венера Гафарова (Бакиева).
Автор фотосы.
Читайте нас: