Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 июль 2018, 12:49

Биредә ял гомергә истә калачак

“Виктория” балалар сәламәтләндерү лагере биләмәсендә “Яшь армиячеләр” җәйге палатка шәһәрчеген ябу тантанасы үткәрелде.

Агымдагы елда лагерьда районнан 38 бала ял итте. Ике атна эчендә балалар армия хезмәтенә тиң шартларда яшәде. Биредә кызлар һәм егетләр автомат сүтеп җыярга, атарга өйрәнделәр, туризм серләренә төшенделәр. Шулай ук яшьармиячеләргә кунакка Ишембай казаклар корпусыннан казаклар килде. Алар кызыклы итеп үз ыруларының тарихы турында сөйләде һәм шашка белән эшләү буенча осталык дәресе күрсәтте. Р.Р.Шәймәрдәнов Бөек Ватан сугышы чорындагы экспонатлардан күргәзмә оештырды.
Шулай ук лагерьдә спорт һәм мәдәни чараларга да вакыт бирелде. Гаилә көнендә балалар театрлаштырылган тамаша белән чыгыш ясадылар. География белеме буенча конкурсларда катнаштылар. Командалар палаткаларга бүленеп, һәрберсе үзләренә бирелгән илнең флагы, мәдәнияте, популяр ризыклары турында сөйләделәр. “Виктория” лагере һәм тренер З.А.Бикбаевның тәрбияләнүчеләре белән волейбол буенча иптәшләрчә матчлар да бик кызыклы һәм киеренке үтте.
Менә күңелле лагерь көннәре инде ахырына якынлашты. Матур һәм күңелле җәй айлары укучылар күңелендә мәңге онытылмаслык булып калсын, сәламәтлеген ныгытсын, бөтен уку елына җитәрлек көч тупласын өчен биредә күп көч салынган. Ике атна дәвамында укучылар сәламәт яшәү рәвеше алып барып, яңа дуслар таптылар, иң мөһиме - кеше гомере-бар нәрсәдән дә кадерлерәк дигән төшенчәне аңладылар. Киләсе елда да лагерьда очрашырбыз, дигән теләктә таралыштылар.
Айгөл Яхина.
Читайте нас: