Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
31 июль 2018, 16:38

Төзелеш барган җирдә тормыш гөрли

Агымдагы ел Кабак авылы халкы өчен сөенечле вакыйга белән истә калыр - ноябрь аенда яңа мәдәният йорты үз ишекләрен ачар, дип көтелә.

Әлеге вакытта заманча авыл мәдә­ният йорты төзелеше тулы куәткә бара. Проектка ярашлы, 300 урынга исәп­ләнгән учреждение 500 квадрат метрдан артык мәйданны биләячәк.
- Төп эшләр башкарылды да инде. Стеналары күтәрелде, бинага су, канализация үткәрелде. Түбәнең бер өлешен ябасы, вентиляция үткәрәсе, эчке эшләре һәм биләмәне төзекләндерәсе генә калып бара. Алар вакытында тө­гәлләнер, дип уйлыйбыз. Шунысы куанычлы, кайбер мәсьәләләрне хәл итүдә безгә район һәм авыл биләмәсе хакимияте зур ярдәм күрсәтә, - ди”Капитал Строй” җәмгыятенең участок начальнигы Денис Зотов.
Яңа мәдәният йортында халык өчен барлык уңайлыклар булдырылган – зур парковка, санузел, электр энергиясе өзелгән очракта – тавыш һәм ут корылмаларын өзлексез тәэмин итү өчен дизельле электростанция мәйданчыгы да бар. Шул ук бинаның түбәсе астында яңа китапханә дә урнашачак. “Уңайлы мохит” проекты буенча терәк-хәрәкәт аппараты имгәнгән гражданнар өчен баскычлар пандуслар белән җиһаз­ландырылган.
- Авыл мәдәният йорты төзелеше оешкан шартларда бара. Яз көне генә биредә бушлык иде. Биредә бер минут та эшләр туктап тормый- төзелеш гөрләп бара. “Капитал Строй” компаниясе хезмәткәрләре алларына куелган бурычларга зур җаваплылык белән карый, планлаштырылган эшләр вакытында башкарыла, - ди авыл биләмәсе башлыгы Руслан Әюпов.
Бу мәдәният учреждениесенең ачылуын халык түземсезләнеп көтә. Авылда клуб булмау сәбәпле, кабаклыларга концерт карарга район үзәгенә яки Уфа шәһәренә барырга туры килә иде. Хәзер, ниһаять, аларның хыяллары тормышка ашырыла.
Ринат ШӘЙБӘКОВ.
Читайте нас: