Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 август 2018, 12:26

Башкортстанның иң актив гаиләсенә БР Башлыгыннан бүләккә автомобиль тапшырылачак

Бөтенрусия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә республика бәйрәме үткәрелгән “Башкортстан LIFESTYLE үзәге” мәйданында “Үрнәк ал” дип исемләнгән социаль актив гаиләләр конкурсын рәсми ачу тантанасы үткәрелде. Конкурска старт бирелүе, җиңүчегә Башкортстан Башлыгыннан бүләк бирелүе турында республиканың Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова игълан итте. Конкурста үзе яшәгән шәһәр яки районның җәмәгать тормышында, коммерция нигезендә булмаган оешма эшендә актив катнашкан яки волонтер эшчәнлеге алып барган гаилә катнаша ала. Конкурс Башкортстан Республикасының Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы һәм “БСТ телевизион каналы белән берлектә үткәрелә.

Конкурста катнашу өчен 2018 елның 8 июленнән 9 сентябренә кадәр гаиләңнең социаль актив эшчәнлеге турында фотога, видеокамерага яки кесә телефонына төшереп, видеоматериалны “Ютуб”, “Инстаграмм”, “ВКонтакте”, “Фейсбук”, “Од­­но­классники” социаль челтәр­лә­рен­дәге гаилә әгъзаларының берсенең битенә #Берипример хештегы куеп урнаштырырга кирәк. Арытабан Баш­нь­юс сайтындагы Конкурс битендә видеоматериал урнаштырылуы турында сылтанманы күрсәтеп заявка тутырырга кирәк. Ролик рус, шулай ук башкорт те­лендә төше­релергә мөмкин. Роликның хронометражы 60 секундтан артырга тиеш түгел.
Гаиләләрне сайлау Интернетта тавыш бирү, шулай ук Русия Федерациясе Президенты каршындагы бала хокукы буенча тулы хокуклы вәкил Анна Кузнецова җитәк­челегендәге махсус төзелгән җәмәгать комиссиясенең сайлавы буенча 3 этапта үткәрелә.
Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча иң күп балл җыйган гаилә җиңүче дип таныла. Аңа БР Башлыгы исеменнән җиңел автомобиль сатып алу өчен 600 мең сумга сертификат тапшырыла. Сертификат тапшыру тантанасы Башкортстан Республикасында Гаилә елы чараларына йомгак ясау тантанасында тапшырыла. Конкурста катнашу шартлары турында җентекләп язылган Положение белән Башньюс сайтында Конкурс битендә танышырга мөмкин.
Республика халкын “Башкортстан LIFESTYLE үзәге” трибунасыннан Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлап, Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова, Мостай Кәримнең “ХХI гасырны тулысынча гаилә гасыры, дип игълан итәргә мөмкин. Чөнки гаиләң булу бик мөһим. Ялгыз кеше бәхетле була алмый”! – дигән сүзләрен мисал итеп китерде. Дәүләт ягыннан гаиләгә күрсәтелгән ярдәм турында сөйләгәндә, министр, Гаилә һәм хезмәт министрлыгы ягыннан балалы гаиләләргә еллык ярдәм күләме 4,5 миллиард сум тәшкил итә, дип белдерде. Республикада гаиләләргә күрсәтелгән еллык күләм якынча 10 миллиард сум тәшкил итә.
- Шул ук вакытта без гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең яңа чаралары турында уйлыйбыз. Агымдагы елдан башлап тәүге сабыйлары туган яки уллыкка алынган гаиләләргә яңа пособие булдырылды, ана капиталы озайтылды.
“Башкортстан LIFESTYLE үзәге” мәйданы алдында Бөтенрусия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган республика чарасы үткәрелде. Күпсанлы гаиләләр балалары белән килгән, өлкән яшьтәге гаилә парлары фольклор һәм балалар коллективларының чыгышларыннан бәйрәм концертын карадылар. Ачык һава астында барлык мәйданда балалар рәхәтләнеп имбир перәнникләрне буядылар, курчаклар белән уйнадылар, уктан аттылар, үз куллары белән төрле әйберләр ясадылар, дәртле уен төрендә физика һәм химия законнарын өйрән-деләр. Өлкәнрәк кунаклар өчен фитнес-зона оештырылды, махсус эскәмияләр урнаштырылды.
Чара дәвамында БСТ телеканалында бәйрәм турыдан-туры эфирда күрсәтелде, шул ук вакытта Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган телемарафон үткәрелде.
БР Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Читайте нас: