Туймазы районының Кандра-Күл буенда урнашкан җәйге сәламәтләндерү лагеренә республиканың 5 шәһәре һәм 7 районыннан барлыгы 22 отряд килде. Безнең районнан “Яшьлек” яшьләр үзәге җитәкчесе - өстәмә белем бирү педагогы Айгөл Яхина, эзләнү отряды әгъзалары - Иске Бәбеч авылыннан Нуриман Шәймәрдәнов, Сәвәләйдән Алмаз Әмирханов, Иске Кыешкыдан Альбина Хәкимова катнашты.
Балалар биш көн буенча эзләнү эшенең теоретик һәм гамәли материалларын өйрәнделәр, тәҗрибә уртаклаштылар. Әлбәттә, иң төп максат – балаларны тимер детектор ярдәмендә казу эшләрен дөрес алып бару гына түгел, урындагы һәм республика хәрби комиссариатның архив материаллары белән эшләргә һәм Подольск шәһәрендәге оборона министрлыгының үзәк архивына сорау җибәрергә өйрәнү иде.
Сугышта хәбәрсез югалган солдатның язмышы якыннарын борчымый калмый. Республикада гына аларның саны 120 меңгә якын, ә безнең районда меңнән артык кеше хәбәрсез югалган. Укучылар солдатларны эзләү өчен төзелгән интернет-ресурсларда, төрле сайтларда мәгълүматлар буенча эшләргә, аларның наградалары, яралары, нинди частьларда сугышулары, хәрби юлларын кайда тәмамлаулары турында белергә өйрәнделәр. Киләчәктә мондый эшләрне активлаштыру өчен эзләнү отрядлары булган авылларда, мәктәпләрдә җәмәгать кабул итү бүлмәләре ачарга һәм һәлак булган яугирләрнең туганнарыннан электрон төрдә мәгълүматлар белән гариза-анкета кабул итүне планлаштырабыз. Шуның өчен дә хәбәрсез югалган солдатның язмышы эзләнү отрядларының эшләренә бәйле.
Слет азагында эзләнү тематикасы буенча конкурслар үткәрелде. Биредә безнең отряд өч номинация буенча грамоталарга лаек булды, ә хәрби төр ярышлар буенча Нуриман Шәймәрдәнов 125 катнашучы арасында пневматик винтовкадан ату һәм АК-74 автоматы макетын сүтеп-җыюда беренче урын яулады
Безнең егет һәм кызлар тәҗрибә туплап, күл буенда рәхәтләнеп ял итеп, күтәренке кәеф белән кайттылар.
Зәки Бикбаев, районның “Йолдыз” эзләнү отряды җитәкчесе.