Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 август 2018, 14:39

Киләчәгебез үзебезнең кулда

Территориаль сайлау комиссиясе рәисе З.Ә.Әхмәрова белән әңгәмә 2018 елның 9 сентябрендә Русия Федерациясе биләмәсендә Бердәм тавыш бирү көне - Башкортстан Республикасында алтынчы чакырылыш Дәүләт Җыелышы-Корылтайга депутатлар сайлау үткәрелә. Бу сайлауларның үзенчәлекләре нинди, алар ничек үткәреләчәк һәм районда аңа әзерлек ничек бара? Кырмыскалы районы муниципаль районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе Зөлфия Әнвәр кызы Әхмәровадан бу һәм башка сорауларга җавап бирүен сорадык.

– Зөлфия Әнвәр кызы, сентябрьдә сайлаулар ничек үтәчәк, яңалыклар бармы?
- Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтае 110 депутаттан тора. Депутатларның яртысы бердәм республика сайлау округы буенча партия исемлекләре өчен бирелгән тавышлар саны буенча сайлана. 55 депутат бер мандатлы сайлау округлары буенча сайлана, кандидатка чагыштырмача күп тавыш җыярга кирәк. Бердәм тавыш бирү көнендә район халкы участок сайлау комиссиясендә ике сайлау бюллетене алачак: берсе – бердәм (республика) сайлау округы, икенчесе бер мандатлы сайлау округы буенча тавыш бирү өчен.
Башкортстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе Карары белән Башкортстан Республикасы Кырмыскалы районы муниципаль районның территориаль сайлау комис­сиясенә 45нче санлы бер мандатлы Бельский сайлау округы буенча Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтайга депутатлар сайлау буенча округ сайлау комиссиясе вәкаләтләре йөклә­телгән. Безнең округка Кырмыскалы районы, Архангель һәм Дәү­ләкән районна­рының бер өлеше, шул исәптән Дәүләкән шәһәре керә. Шу­ның өчен дә сайлауларга әзерлек буенча барлык эшләр безнең комис­сия иңенә төшә.
Яңалыклар арасында Башкортстан Республикасының Сайлаулар турында Кодексына сайлау көнендә яшәгән урыннан читтә булган гражданнар өчен сайлау хокукларын тормышка ашыру тәртибендәге үзгәреш­ләрне билгеләп үтәргә кирәк. Ягъни, республика дәрәҗәсендә “Мобиль сайлаучы” технологиясе кулланылачак. Гражданнар тарафыннан үзләренең сайлау хокукларын тормышка ашыруда шактый уңайлы шартлар тәэмин итүгә юнәлтелгән башка үзгә­решләр дә бар.
Бердәм тавыш бирү кө­нендә участок сайлау комис­сиясенең йомгаклау протоколларын компьютерда электрон төрдә җи­тештерү технологиясе кулланылачак. Протоколны бастырып чыгарганда аңа машина укый тор­ган махсус код (QR-код) биреләчәк.
- Сайлау кампаниясен ничек бәялисез?
- Бүгенге көндә кандидатларны күрсәтү һәм теркәү тәмам­ланды, аның нәтиҗәләре буенча, 6 кандидат теркәлде. Алар “Бердәм Русия”, Русия Феде­рациясенең коммунистлар партиясе, ЛДПР, “Русия Патриотлары”, “Яшелләр” Русия экологик, “Гадел Русия” партияләре тарафыннан күр­сәтелде. Канди­датларның социаль составы түбәндәгечә: 30 яшькәчә гражданнар - 2 кандидат, 40 яшьтән 50 яшькәчә - 3, 50 яшьтән алып һәм өл­кәнрәк - 1; 5се – югары һәм 1се – урта гомум белемле.
Әлеге мәлдә территориаль сайлау комиссиясе шулай ук учас­ток сайлау комиссиясе әгъза­лары резервын төзү белән шөгыльләнә. Сайлау кампаниясен финанслау, тавыш бирү өчен биналарны һәм технологик корылмаларны әзерләү мәсьәлә­ләрен хәл итә. Участок сайлау комиссиясе әгъзаларын укыту семинарлары планлаштырыла, сайлау кампаниясен оештыру һәм үткәрү буенча тиешле документлар раслана.
Урыннардагы эшләргә кил­гәндә, 2018 елдагы сайлау кампа­ниясендә 360тан артык әгъзасы булган 48 участок сайлак комиссиясе җәлеп ите­ләчәк.
- Республикада “Мобиль сайлаучы” технологиясе кулланыла, дидегез. Шул турыда җентек­ләбрәк сөйләп үтсәгез әле.
- Сайлау көнендә читтә тавыш бирү - Мобиль сайлаучы” технологиясе ул. Югары оперативлык һәм барлык про­цесс­ларның ачыклыгы сәбәпле, ул шундый исем алды. Гражданин теркәлгән урын буенча гына түгел, читтә дә тавыш бирә ала. Технология тәү тапкыр узган елның сентябрендә 20 төбәктә субъектлар башлыклары һәм закончалык җы­елышларына депутатлар сайлауда кулланылды. Бөтен ил күләмендә шул ук технология март аенда Русия Президенты сайлаганда да файдаланылды.
Элек, теркәлгән урын буенча тавыш бирү өчен, сайлаучыга алдан ук исәптән төшерү таныклыгы алырга кирәк иде. Моңар­дан тыш, бу документ сайлау участогында гына би­релә иде. Хәзер, яшәгән урын буенча тавыш бирү күпкә җиңеләйде - әгәр гражданин отпускада яки командировкада булып, тавыш бирү көнендә теркәлгән урын буенча килә алмаса, бернинди дә проблема булмаячак. “Мобиль сайлаучы” технологиясе белән файда­ла­нуның өч төрле юлы бар. Тәү­гесе – күп­функ­цияле үзәк офисына (Кырмыскалы авылы, Ходайбирдин урамы, 10) килү. Икен­че ысул - агымдагы елның 5 сентябренә кадәр йорттан яки офистан чыкмый гына дәүләт хез­мәт­ләре порталында тер­кәлү. Барлык очракта да тавыш бирү өчен үзеңә уңайлы участокны сайларга кирәк. Өченче ысул – территориаль сайлау комис­сиясенә (Кырмыскалы авылы, Бакча урамы, 23) эш көннә­рендә 16.00 сәгатьтән 20.00гә кадәр, ял көннәрендә 10.00 сәгатьтән 14.00гә кадәр килү. Участок сайлау комис­сия­ләрендә гаризалар 29 августта кабул ителә башлый.
Гариза сайлау кампаниясе чорында бер тапкыр гына би­релә. Моның өчен үзең бе­лән паспорт булу мотлак.
Район сайлаучылары бу хезмәт белән файдаланыр һәм 9 сентябрьдә үзләренә уңайлы урында тавыш бирү өчен гариза калдырыр, дип уйлыйм. Әл­бәттә, сайлаучының Башкортстан Республикасында булуы шарт. Әгәр ул республикадан читтә булганда, мондый гариза кабул ителми.
- Сайлаучыларга нәрсә әйтер идегез?
- Районның барлык сайлау­чыларын Русия Федерациясе Конституциясе биргән сайлау хокуклары белән актив файдаланырга чакырам. Сайлауларга килегез һәм тавыш бирегез. Чөнки безнең килә­чәгебез шуңа бәйле.
– Сезгә һәм сайлау комиссиясе әгъзаларына уңышлы эшләр телибез.
Ринат Шәйбәков.
Читайте нас: